Дәүләт Советының яңалыклары

Дәүләт Советы комиссияләре сайланды

20 сентябрь 2019, 12:30

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында өч парламент комиссиясе оештыру турында карар кабул ителде. Депутатлар комиссия рәисләрен һәм аларның әгъзаларын сайладылар.

Депутат Алексей Созинов Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре утырышының  парламентта 3 комиссия төзү һәм аларның җитәкчеләрен сайлау буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Дәүләт Советында өч комиссия оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе (комиссия рәисе – Ратникова Римма Атлас кызы).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен  үтәү буенча  Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы комиссиясе (комиссия рәисе – Әхмәтов Марат Готыф улы).

Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе (комиссия рәисе – Камалтынов Юрий Зимелевич).

Дәүләт Советы матбугат хезмәте