Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 20 дән 22гә арта

Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 20 дән 22гә арта

Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 20 дән 22гә арта

20 сентябрь 2019, 12:25

Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 20 дән 22гә арта
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында профессиональ даими нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары саны турында карар кабул ителде. Аларның саны 20дән 22гә арта.

Бу мәсьәлә буенча алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре утырышының оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов чыгыш ясады. Ул Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә 20 депутат, шул исәптән Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре һәм комитетлар рәисләре эшләвен әйтте. Калган 8 депутат, гариза биргән очракта,  парламент тарафыннан сайлана. Бүгенге көндә сигез депутат профессиональ даими нигездә эшләргә теләк белдергән.

Әлеге гаризалардан чыгып  профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлар исемлеге расланды.  Исемлеккә Гайзатуллин Ринат Рәүф улы, Миргалимов Хафиз Гаяз улы, Ногаев Камил Әсгат улы, Ратникова Римма Атлас кызы, Рыбакова Людмила Николаевна, Садриев Камил Гайнетдин улы, Һадиев Таһир Галимҗан улы һәм Чубаров Александр Анатольевич керде.

Депутатлар  «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлары саны  турында»  Татарстан Республикасы  Законының 1 статьясына  үзгәреш кертү хакында»  закон проектын карадылар.  Бу нисбәттән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутаты Николай Рыбушкин чыгыш ясады һәм комитетлар саны арту сәбәпле профессиональ даими нигездә эшлүчеләр саны икегә артуын әйтте  – комитет рәисе һәм урынбасары.

Депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте