Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




























Фәрит Мөхәммәтшин Сабада Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышны ачты

21 сентябрь 2019, 16:20

Фәрит Мөхәммәтшин Сабада Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышны ачты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында булды. Анда сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты VI Кубогына финал уеннары узды.

«Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннар ел саен массакүләм, матур һәм күмәк спорт төрен яратучыларны җыя. Бу ярышларда безнең максатыбызга ирешүебез күренеп тора. Ә Кубокны оештыру максаты — волейболны популярлаштыру, шәһәрнең һәм авылның мөмкин кадәр күбрәк эшләүче яшьләрен актив спортка, волейболга җәлеп итү», - дип сәламләде ул «Саба Арена» спорт комплексында катнашучыларны һәм җанатарларны.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Саба районы җитәкчелегенә кунакчыллыклары һәм ярышларны яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук соңгы елларда финал этапларының республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә уздырылуын искәртте.

Беренче өч ел рәттән алар Казанда, дүртенченчесендә - Әлмәттә, бишенчесендә Арчада үткәрелгән иде. Быел шәһәр һәм районнардан волейбол буенча иң яхшы һәвәскәр командалар Саба районына җыелды, диде ул.

VI Кубок финалына «Татнефть» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ командалары, шулай ук зона ярышларында җиңгән Алексеевск, Буа, Саба һәм Сарман районнары командалары чыкты.

Фәрит Мөхәммәтшин финал уеннарының чын спорт бәйрәме булачагына ышаныч белдерде. Саба районы командасына туплар комплекты тапшырды һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар ачык дип игълан итте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары