Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Фәрит Мөхәммәтшин Равил Гайнетдинне юбилее белән котлады

24 сентябрь 2019, 10:57

Фәрит Мөхәммәтшин Равил Гайнетдинне юбилее белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдиннең 60 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Ул юбилярны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән котлады.

«Сез - ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында туып-үскән якташыбыз, рухи хезмәтегезне Казанның «Нур Ислам» икенче Җәмигъ мәчетенең беренче имам-хатыйбы булып, нәкъ менә Казанда башладыгыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт һәм дин әһелләре Равил Гайнетдинне югары гуманистик карашлы, ислам диненә өндәүче буларак беләләр, диде парламент җитәкчесе. «Россия мөселманнарын берләштерүгә һәм безнең мөселман руханиларын БДБ илләренең рәсми руханилары белән якынайтуга керткән өлешегез зур, бу Россиянең Евразия киңлегендә абруен күтәрә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Илгә төрле радикаль һәм деструктив сектант агымнарының үтеп керүе куркынычы шартларында тынычлык, толерантлык һәм дин иреге хас булган традицион исламны популярлаштыру буенча сезнең позициягез бик мөһим», - дип өстәде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Равил Гайнетдиннең үзенең вәгазьләрендә һәм көндәлек эшчәнлегендә цивилизацияле динара һәм этникара диалог идеясен яклавына, гражданлык тынычлыгын һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итүенә игътибар итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Указы белән Равил Гайнетдингә халыклар һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм дуслыкны ныгытуга керткән зур өлеше, шулай ук рухи мәдәниятне һәм диннәр арасындагы диалогны үстерүдәге казанышлары өчен «Дуслык» ордены тапшырылуын искәртте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте