төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 16 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










































Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды

25 сентябрь 2019, 12:16

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды
Бүген көндезге сәгать уникедә парламент бинасында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды.

Президиум утырыш каравына 22 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Беренче укылышка чыгарыла торган закон проектларының шактый өлеше финанс мәсьәләләренә кагылышлы булып, бу закон проектлары республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2020 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары  үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләүгә, пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы  күләмен билгеләүгә кагылышлы.   Ике закон проекты  башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында.

Шулай ук беренче укылышка дәүләт бүләкләре турында,  җирле үзидарә турында, тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга  күчерү,  аларны  саклау,  кире  кайтару,  күчергән һәм  саклаган  өчен  чыгымнарны  түләү  тәртибе турында, җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында законнарга үзгәрешләр кертү каралачак.

Көн тәртибенә М.А. Җаббаровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләүне һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты  тәкъдимен килештерү хакында сораулар да кертелгән.

Өченче утырышта җәмәгать судьясын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару, Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында мәсьәләләр каралачак.

Болардан тыш алты федераль закон проекты парламент каравына чыгарыла.

Дәүләт Советы Секретаре  Лилия Маврина, комитет рәисләре Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин һәм Шакир Яһудин көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы өченче  утырышының түбәндәге көн тәртибе 30 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында.

4. М.А. Җаббаровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләүне килештерү турында.

5. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты  тәкъдимен килештерү хакында.

6. «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 614-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 619-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1-6 номерлы  Татарстан Республикасы   законы проекты турында      (I укылыш).

9. «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”  10. 2-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында                          (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 613-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының             2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 618-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «2020 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары  үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында» 616-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  хакында   (I укылыш).

13. «2020 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»  611-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «2020 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 612-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы  Законының 1 статьясына  үзгәрешләр  кертү хакында»  615-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында    (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы  Чаллы шәһәре суд районы буенча  Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының  суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында»          610-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга  күчерү,  аларны  саклау,  кире  кайтару,  күчергән һәм  саклаган  өчен  чыгымнарны  түләү  тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 621-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.  «Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы  күләмен билгеләү турында» 617-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

19. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында.

20. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасын билгеләп кую турында.

21. Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле турында.

22. «Кредит тарихлары турында» Федераль законның 7 статьясына  үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Төньяк Осетия – Алания  Республикасы Парламентының закон чыгару инициативасы турында.

23. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге        48 статьясына үзгәреш кертү турында» 751723-7 номерлы федераль закон проекты хакында (физик затлардан салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләттерү тәртибен үзгәртү өлешендә).

24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  14.8 статьясына үзгәреш кертү  хакында» 755219-7 номерлы федераль закон проекты турында (сәүдә объектына идарә итә торган компаниягә һәм аның  вазыйфаи затларына  сәүдә эшчәнлеген шундый объектта  башкарганда кулланучыларның хокукларын саклауны тәэмин итмәгән өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).

25. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.61 статьясына үзгәреш кертү хакында» 743069-7 номерлы федераль закон проекты турында (фото һәм кино төшерү, видеоязма функцияләре булган махсус техник чараларга яисә  автомат режимда эшли торган фото һәм кино төшерү, видеоязма  чараларына  карата таләпләр билгеләү хакында).

26. «Хәрби бурыч һәм  хәрби хезмәт турында» Федераль законның          8 статьясына  муниципаль  округлар территорияләрендә  гражданнарны  хәрби исәпкә алуны  камилләштерүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү хакында» 750505-7 номерлы федераль закон проекты турында (территориясендә беренчел хәрби исәпкә алу гамәлгә ашырыла торган  муниципаль берәмлекләрне төгәлләштерү өлешендә).

27. «Россия Федерациясендә исәп-хисапларны гамәлгә ашырганда  контроль-касса техникасын куллану турында (муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан контроль-касса техникасын куллану үзенчәлеге өлешендә)» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 761631-7 номерлы федераль закон проекты турында.

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.211 статьясына үзгәрешләр кертү  хакында» 765480-7 номерлы федераль закон проекты турында (авыр йөкле  һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чарасының хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

29. Емельянов Геннадий Егоровичның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

30. Төрлесеннән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.