Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Татарстан Элемтә министрлыгының исеме Цифрлы үсеш министрлыгына үзгәртелде

25 сентябрь 2019, 12:40

Татарстан Элемтә министрлыгының исеме Цифрлы үсеш министрлыгына үзгәртелде
Татарстан Дәүләт Советы өченче утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исемен ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы дип үзгәртү тәкъдимен хуплады.

«Икътисадның һәм социаль өлкәнең алга таба үсеше дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәле эшенә бәйле, алар хәзерге этапта үзгәрешләр таләп итә», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, министрлыкны үзгәртеп кору Татарстан Республикасының 2030 ел стратегиясен һәм «цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.

Әлеге тәкъдим ТР Дәүләт Советының күпчелек депутатлары тарафыннан хупланды, ә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин реструктуризацияләнгән ведомство өчен цифрлы карарлар ярдәмендә татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүне төп бурыч дип атады.

«Безнең алда татарстанлыларның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен платформалы цифрлы карарлар ярдәмендә эшләү бурычы тора. Бу бик җитди һәм амбициоз бурыч, аның өстендә министрлыкның бөтен коллективы һәм бөтен тармак эшләячәк», - диде Айрат Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, министрлык структурасына югары технологияләр өлкәсендә ІТ-парк, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге, «Комплекс-52» дәүләт учреждениесе, Төбәкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, «Иннополис шәһәрен үстерү фонды» керә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары