Дәүләт Советының яңалыклары

2019 елга Татарстан бюджеты дефициты кими

25 сентябрь 2019, 13:03

2019 елга Татарстан бюджеты дефициты кими
2019 елга Татарстан бюджеты дефициты 3,6 млрд сумга кимиячәк һәм 19,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар «2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында»гы законга үзгәрешләр кертүне хуплады.

Татарстан финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, бюджетның керем өлешен, салым һәм салым булмаган керемнәрнең өстәмә керемнәреннән 9,1 млрд сум һәм 3,3 млрд федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган кертемнәр исәбеннән 12,9 млрд сумга арттыру күздә тотыла. «Бюджет чыгымнарын 9,5 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә, – диде ул. - Бюджет балансланган. Бюджет дефициты ел башына калган акчалар хисабына тулысынча тәэмин ителгән».

Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, чыгымнар сәламәтлек саклау, мәдәният, беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләр, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, мәгариф учреждениеләре инфраструктурасын модернизацияләү кебек юнәлешләр буенча арттырылган.

«Илкүләм проектлар буенча зур булмаган төзәтмәләр кертелә. Агымдагы елга гомуми сумма 25,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Аларның 13,4 млрд сумы каралган проектларга үзләштерелгән инде», - диде депутат.

2019 елга Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 275,9 млрд сум, чыгымнар – 295,3 млрд сум, дефицит 19,4 млрд сум булыр дип фаразлана.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары