Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы” медале дигән яңа дәүләт бүләге расланды

25 сентябрь 2019, 13:10

Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы” медале дигән яңа дәүләт бүләге расланды
“ТАССРның 100 еллыгы” медале яңа дәүләт бүләге расланды. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар бертавыштан шушы карарны хуплады. “ТР дәүләт бүләкләре турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде.

атарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2020 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуын искәртте.

“ТАССРның 100 еллыгы” медале белән Татарстан дәүләтчелеге үсешенә, социаль-икътисади потенциалны, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклап калу һәм арттыруга зур өлеш керткән, республика абруен арттыруга тәэсир иткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны бүләкләү тәкъдим ителә.

Министр сүзләренчә, медальне күкрәкнең сул ягында йөртү, башка орден һәм медальләр булса, “Ана даны” медаленнән соң тагу тиешле.

Әлеге медаль ияләре өчен пенсиягә чыккач өстенлекләр дә каралган. Алар социаль ярдәм чараларына хокуклы булачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары