Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум тәшкил итәчәк

25 сентябрь 2019, 13:55

Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум тәшкил итәчәк
Татарстанда пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләү өчен 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум дип билгеләнгән. Бүген Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.

«Быел республикада 70 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә ала. Киләсе елга, алдан исәпләүләр буенча, андый пенсионерлар саны кимиячәк, чөнки бездә пенсияне индексацияләү яңа тәртип буенча башкарыла. Пенсияне индексацияләү бу минимумны 8232 сумнан артып китәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Россия субъектлары тарафыннан пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен киләсе елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон ел саен кабул ителә.

Татарстанда 2019 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум күләмендә билгеләнгән. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары