Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


























Кытай делегациясе Татарстанның икътисади һәм мәдәни мөмкинлекләрен өйрәнә

27 сентябрь 2019, 12:03

Кытай делегациясе Татарстанның икътисади һәм мәдәни мөмкинлекләрен өйрәнә
Бөтенкытай Халык вәкилләре җыенының Даими комитеты Рәисе Ли Чжаньшу җитәкләгән делегация Татарстанга эш сәфәре белән килде. Көннең беренче яртысында делегация Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатуында Казан вертолет заводында һәм Казан федераль университетында булдылар.

Кытай Халык Республикасы делегациясе безнең республикага Россия Федерациясенә рәсми визит кысаларында килде. Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин, РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы  спикеры Вячеслав Володин белән очрашты. Казанга килүнең төп максаты  –  парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм ике ил хезмәттәшлеге кысаларында төбәкара элемтәләрне ныгыту.

Кытай Халык Республикасын делегациясе Казан вертолет заводында «Ансат» вертолетларын җыю белән танышты.

Кунаклар өчен агрегат-җыю производствосы буенча экскурсия үткәрелде. Ми-8/17, Ми-38 һәм «Ансат» вертолетларының төзелүен күрсәттеләр. Делегация шулай ук вертолет техникасын җыю цехында да булды.

Моннан тыш, предприятиенең очу-сынау комплексында Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча «Россия вертолетлары» холдингының демонстрацион турында катнашкан «Ансат» вертолетының очышы узды.

Элегрәк Казан вертолет заводы хезмәткәрләре Росавиация белән берлектә Кытайның гражданлык авиациясе идарәсе (CAAC) вәкилләре белән бу илдә «Ансат»вертолеты тибындагы Россия сертификатын валидацияләү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр башлаган иде. Бу процедура Казан вертолетларын Кытайга җибәрә башлау өчен кирәк.

Аннан соң Кытай делегациясе Казан федераль университеты музеенда уку йорты тарихы белән таныштылар.  КФУ ректоры Илшат Гафуров университетның фәнни-педагогика эшчәнлеге турында сөйләде. Гадәттәгечә, кунаклар 1887 елда Владимир Ильич Ульянов-Ленин юридик факультетта укыганда лекцияләр тыңлаган аудиториядә булдылар.

 «Фәнни-техник  тәкъдимнәрне  тормышка ашыру һәм кадрлар әзерләү үрнәге» дигән язу калдырды  Казан университетында Мактаулы кунаклар китабында  Ли Чжаньшу.

Кытай делегациясе өчен Татарстан Милли музее буйлап экскурсия уздырдылар, анда кунакларга экспонатлар күрсәттеләр. Аерым алганда, кунаклар императрица Екатерина II каретасын карады.

«Татарстан халкы новаторлык һәм кыюлык рухына ия. Республикага куәт һәм үсеш, халкыгызга – чәчәк атуын һәм бәхет телим. Әлбәттә, мин Кытай белән Татарстанның алга таба хезмәттәшлеге өчен барлык башлангычларны, шул исәптән мәдәни элемтәләр, күргәзмәләр, гастрольләр белән алмашуны хуплыйм», - диде Ли Чжаньшу әфәнде Татарстан Милли музеенда булганнан соң.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте,  Андрей Данилов фотолары