Дәүләт Советының яңалыклары

2020 елга, 2021– 2022 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты парламентка кертелде

01 октябрь 2019, 13:17

2020 елга, 2021– 2022 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты парламентка кертелде
“2020 елга, 2021– 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проекты парламентка килеп иреште. Якын арада документ алдан карау өчен комитетларга биреләчәк һәм республиканың Төп финанс законы хакында фикер алышулар башланачак.

Бюджет турында закон проекты татар һәм рус телләрендә кертелде. Документ 4 098 биттән тора. 10 октябрьдә бу нисбәттән парламент тыңлаулары булачак. Киләсе атна башыннан  Арча, Яшел Үзән, Мөслим районнарында зона киңәшмәләре узачак.

Октябрь аенда республика бюджетын парламент комитетларында караячаклар. Аннан соң республиканың Төп финанс законы  Дәүләт Советында өч укылышта каралачак.  

2020 елга, 2021– 2022 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты белән Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

//gossov.tatarstan.ru/fs/a_komitet/5_fieldfullim/files/budg_2022tat.zip

Республика бюджеты турында закон проекты белән берлектә Дәүләт Советы каравына 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да кертелде. Әлеге документ белән дә Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

//gossov.tatarstan.ru/fs/a_komitet/5_fieldfullim/files/foms_2022tat.zip

Дәүләт Советы матбугат хезмәте