Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде

01 октябрь 2019, 13:24

КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде
Бүген парламенттагы КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды. Парламентарийлар, Татарстан президентының еллык юлламасына бәйләп, депутатлар берләшмәсенең киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Артем Прокофьев, Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин катнашты.

Очрашу башында Хафиз Миргалимов КПРФның Татарстан бүлегенең алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулдарда катнашу йомгаклары туында мәгълүмат бирде. "Без Дәүләт Советнда вәкилләребез санын ике тапкыр арттыруга ирештек - диде ул. - Бу әлбәттә, шәһәрләрдә һәм районнарда безнең партиянең нәтиҗәле эшләве белән аңлатыла. Парламентта КПРФ фракциясе оештырылды һәм ул Дәүләт Советы составында беренче көннәрдән үк актив эшчәнлек җәелдерде".

Фракциянең киләчәккә эш планнары турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов республика Президентының Дәүләт Советына юлламасына таянып эшләячәкләрен белдерде. "Президент юлламасында Татарстанның социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешенең барлык юнәлешләре колачланган, - дип ассызыклады ул. - Куелган максатларга ирешү буенча тәкъдим ителгән юлларны без яклыйбыз. Әмма шул ук вакытта аерым фикер-тәкъдимнәребез дә бар, аларны киләсе елга республика бюджетын формалаштыру вакытында ачыклап җиткерербез".

Фракция җитәкчесе ТАССРның 100 еллыгын, Татарстанның бәйсезлеге турындагы Декларациянең 30 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үткәрүгә Президентның аеруча зур игътибар бирүенә канәгатьләнүен белдерде.

Фракция әгъзалары шулай ук закон чыгару эшчәнлеге планнары белән уртаклаштылар, халыкны борчыган күп кенә мәсьәлә буенча үз позицияләре турында хәбәр иттеләр.

Матбугат хезмәте