Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Казанда «Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дигән күргәзмә ачылды

03 октябрь 2019, 16:31

Казанда «Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дигән күргәзмә ачылды
Бүген Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дигән күргәзмә ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан, Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архив идарәсе җитәкчесе Угур Унал һәм башка рәсми затлар катнашты.

Госманлы империясе солтаны Абдул-Хәмид II тарафыннан тупланган коллекция фотокүргәзмәсе Россия һәм Төркия арасындагы Мәдәният һәм туризм елы кысаларында уза.

 «Госманлы  империясе белән Россия арасында тарихи багланышлар бик күптәннән килә, - дип басым ясады Исмет Эрикан,  күргәзмәне ачып, - мең еллар дәвамында без күршеләр булып торабыз. Күргәзмә безгә  дәүләтләр арасындагы  мәнәсәбәтләргә  башка күзлектән карау мөмкинлеген бирә. Без үткәннәребезне белеп яңа адымнар ясарга әзер булырга тиешбез".

«Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дигән күргәзмәсе 5 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте