Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Лилия Маврина Совет районында яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән тәбрикләде

04 октябрь 2019, 21:54

Лилия Маврина Совет районында яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән тәбрикләде
Татарстанда Өлкәннәр көне декадасы бара. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә бу нисбәттән кызыклы чаралар, очрашулар уздырыла. 4 октябрьдә Казан шәһәренең Совет районында яшәүче өлкәннәрне Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина котлады.

«Детская Академия» балалар иҗат үзәгендә оештырылган бәйрәм чарасына дүрт йөздән артыграк кеше чакырылган иде.  Лилия Маврина республиканың "алтын фондына" Татарстан парламенты депутатлары, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләү сүзләрен ирештерде.

Бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Дәүләт Советы Секретаре, Өлкәннәр көне – зирәклек көне дип атады.

«Без Татарстанның уңышлары белән горурланабыз, аларның нигезе сезнең хезмәтегез белән салынган. Моның өчен без бик рәхмәтле. Озак яшәгез, сәламәт булыгыз, йөзегездән елмаю китмәсен. Сез безгә бик тә  кирәк!» – диде ул.

Өлкәннәрне Совет районы администрациясе башлыгы  урынбасары  Айсылу Хәмзина да сәламләде. Халыкара өлкәннәр көне – өлкән буын кешеләренә  аларның башкарган эшләре, зирәклеге өчен рәхмәт хисләрен җиткерү өчен форсат тудыра, дигән фикер әйтте.

Кунаклар өчен "Сәйдәш" мәдәният үзәге тарафыннан концерт программасы һәм “Фантазия” хатын-кызлар джаз-оркестры чыгышы оештырылган иде.

Совет районы администрациясе мәгълүматы буенча Дәүләт Советы матбугат хезмәте