Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
Марат Әхмәтов Александр Невский Ордены белән бүләкләнде

08 октябрь 2019, 14:17

Марат Әхмәтов Александр Невский Ордены белән бүләкләнде
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Александр Невский Ордены белән бүләкләнде. Аны "Корстон" комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Марат Әхмәтов моңа кадәр 20 елдан артык Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында эшләде. Быел алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайланды.

"Хәзер ул башка эшкә күчте, законнар язачак. Аның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше алга таба закон чыгару өлкәсендәге хезмәте республика өчен зур файда китерер", - ди Рөстәм Миңнеханов.

"Миңа озак эшләргә мөмкинлек биргәне өчен Президентыбызга зур рәхмәт. Минтимер Шәрипович, сезгә дә зур рәхмәт. Беренче ун еллыгымны Сезнең җитәкчелектә эшләдем. Авыл хуҗалыгы министрының беркайчан "уңайлы җитәкче" булганы юк, чөнки аңа гел күп кирәк. Кайчак туйдырадыр да, шуңа күрә сабырлык өчен икегезгә дә зур рәхмәт. Мин булдыра алмаганны яңа команда эшләр инде. Без кулдан килгәнен эшләргә тырыштык", - диде Марат Әхмәтов.

"Татар-информ" МА язмасы буенча