Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



















Парламентарийлар 2020-2022 елларга Татарстан бюджеты параметрларын карады

08 октябрь 2019, 14:57

Парламентарийлар 2020-2022 елларга Татарстан  бюджеты параметрларын карады
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет рәисе Лотфулла Шәфыйгуллин бу араларда республикада киләсе елга Татарстан бюджетына кагылышлы зона киңәшмәләре узуын,  10 октябрьдә исә парламент тыңлаулары уздырылачагын әйтте.

Утырышта 2020-2025 елларга Татарстанның  социаль - икътисади үсеше хакында республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш  ясады. Ул бюджет параметрларының илкүләм проектларның тормышка ашырылуын исәпкә алып формалаштырылуын белдерде.

Россиядә  икътисади үсеш күзәтелә. РФ Икътисади үсеш министры фаразы буенча  2019 елда илнең эчке тулаем продукты үсеше 101,3% булыр дип көтелә. Татарстанда январь-август  айларында тулаем төбәк продукты  күләме 1 трлн. 617 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы - 100,8%. Сәнәгать  җитештерүе күләме 1 трлн. 870 млн. сум булган, сәнәгать  җитештерүе индексы – 101,5%.

2019 елда  тулаем төбәк продукты  күләме 2 трлн. 552 млрд. сум булыр, үсеш темпы 101,3% тәшкил итәр дип фаразлана.

«Эшкәртү тармакларында сәнәгать  җитештерүе күләме артуы нәтиҗәсендә 2020-2024 елларга икътисади үсеш тәэмин ителәчәк», – дип билгеләп үтте  Фәрит Габделганиев.  

Узып баручы елда сәнәгать  җитештерүе индексы 101,6% булыр дип фаразлана.

Икътисад министры бу елларда нинди зур инвестиция проектлары тормышка  ашырылачагы хакында тәфсилләп сөйләде.  Мәсәлән, 2019 елда «ТАНЕКО»да югары сыйфатлы бензин чыгара башлаганнар,  нефтьне беренчел  эшкәртүче  ЭЛОУ-АВТ-6  җиһазы эксплуатациягә ташырылган.

«ТАИФ-НК»да нефть эшкәртүче заводларның авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртүче  комплексны эшләтеп җибәрү ниятләнә. Нәтиҗәдә нефть эшкәртү дәрәҗәсе 95% ка җитәргә тиеш.

«КАМАЗ», «Даймлер»  компаниясе белән берлектә, КАМАЗ һәм Mercedes-Benz йөк машиналары кабиналары каркасларын җитештерү заводын эшләтеп җибәргән,  К5 буыны автомобильләрен  җитештерә башларга исәпләп торалар.

Hair компаниясе кер юу машиналары җитештерү заводын эшләтеп җибәргән.  Телевизион техника  чыгара башлаганнар.

2020 елда  газ һәм химия комплексы предприятияләрендә зур проектларны тормышка ашыра башларга планлаштыралар. 2021 елда «ТАНЕКО»да хуш исле углеводородлар алу комплексын эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. 2022 елда «Нижнекамскнефтехим» пиролиз продуктларын кабаттан эшкәртүгә бәйле  яңа җитештерү төзелешен тәмамларга планлаштыралар.

Авыл хуҗалыгы тармагында  берничә зур инвестиция проекты тормышка ашырылачак. 2019-2021 елларда 15 муниципаль районада сөт эшкәртү комплекслары төзелергә тиеш.

Татарстан сентябрь башына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларның яртысыннан артыгын үзләштергән, дип белдерде бүгенге утырышта республика финанс министры урынбасары Алексей Шишкин.

«Республикада 11 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан 25,7 млрд. сум акча үзләштерергә тиеш. Шуның 18,1 млрд. сумы федераль бюджеттан бүленгән. 1 октябрьгә әлегә шуларның 56,3 проценты үзләштерелгән. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, ел ахырына акча үзләштерү темплары артырга тиеш», - дип белдерде докладчы.

Шул рәвешле, Татарстан әлегә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен бүленгән 14,5 млдр. сумга якын акча үзләштергән.

«Әлеге акчаларны 100 процентка үзләштерү бурычы куелды. Без бу бурычның үтәләчәгенә ышанабыз», - дип сүзен йомгаклады Алексей Шишкин.

Киләсе ел бюджетына килгәндә, министр урынбасары  2020 елга керем 264 818,8 млн. сум, 2021 елга – 270 033,4 млн.сум,  2022 елга – 272 339,2 млн. сум булыр дип фаразлана, дип белдерде.

Чыгымнар 2020 елда  267 961 768,9  мең сум,  2021 елда 272 842 377,1 мең сум, 2022 елда  274970533,0 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Бюджет кытлыгы  2020 елда  3 142 940,3  мең сум, 2021 елда – 2 808 992,4 мең сум, 2022 елда  – 2 631 282,9 мең сум булыр дип көтелә.

Киләсе ел бюджеты турында фикер алышулардан соң комитет рәисе Лотфулла Шәфыйгуллин  республикада икътисадның үсештә булуына басым ясады. Шулай да үсешкә тискәре йогынты ясаучы факторлар  да юк түгел.

Беренчедән,  экспорт тармагы тулысынча финансланмый, нәтиҗәдә  эчке макроикътисади парамертларның тышкы шартларга бәйлелеге арта. Икенчедән, инвестиция активлыгы җитәрлек дәрәҗәдә түгел.  Өченчедән, халыкның  реаль кереме кими һәм куллану дәрәҗәсе дә төшә.

«Шуңа да карамастан бюджет проекты дәүләтнең гражданнар  алдындагы социаль йөкләмәләрен үтәү мөмкинлеген бирә», – дип басым ясады Лотфулла Шәфыйгуллин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте