Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
















Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары республика бюджеты параметрларын карадылар

09 октябрь 2019, 14:23

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары республика бюджеты параметрларын карадылар
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Парламентарийлар 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

Утырышта финанс министры урынбасары Оксана Кисапова 2020 елга мәгариф юнәлеше буенча чыгымнар күләмен атады. Комитет утырышында катнашучылар “Татарстан Республикасының  2020 елга һәм 2021- 2022 еллар план чорына бюджеты турында” закон проекты буенча доклад тыңлады.

“2020 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетында “мәгариф” юнәлеше буенча чыгымнар 96,5 млрд. сум, республика бюджеты буенча 67 млрд. сум күләмендә планлаштырыла. Республика карамагындагы учреждениеләргә тотылачак чыгымнар 37,3 млрд. сум күләмендә булачак”, - диде Кисапова.

Һөнәри белем бирү оешмалары эшен тәэмин итүгә 6,4 млрд. сум акча юнәлдерелә.

Гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләре эшен тәэмин итүгә, мәгариф өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга, уку-методик кабинетларына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Аппаратына, янгынга каршы чараларга – 4,2 млрд. сум.

Мәктәптән тыш чараларны финанслауга 1 млрд. сум акча юнәлдерелә.

Югары, өстәмә һөнәри белем учреждениеләренә, кадрларның квалификациясен күтәрүгә 521 млн. сум акча каралган. Бу чыгымнар составында, шулай ук, дәүләт милкендәге социаль инфраструктураны капиталь төзекләндерүгә бюджет инвестицияләр бар.

Федераль бюджеттан субсидияләр хисабына:

гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыру

авыл җирлегендә мәктәпләрдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру

1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен бакчаларда өстәмә урыннар булдыру

гомуми мәгариф системасында инфраструктурада модернизация булыр дип көтелә.

Мәгарифне үстерүгә 881 млн. сум күләмендә акча билгеләнгән. Белем бирү оешмалары, өстәмә, һөнәри белем учреждениеләрендә педагогик хезмәткәрләргә грант ярдәме, квалификациясен арттыру каралган. Шулай ук, хосусый мәктәпкәчә һәм гомуми белем оешмаларына субсидия бирү, мәктәп китапханәләре фондларын баету, педагогик югары уку йортлары студентларына стипендияләрне арттыру ниятләнә.

Яшьләр сәясәтен үстерүгә 2,5 млрд. сум, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга 1,6 млрд. сум акча каралган. Оксана Кисапова, шулай ук, җинаятьчелекне, наркоманияне, террорчылыкны кисәтү программаларына, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау, талантлар белән стратегик идарә программаларына акча юнәлдереләчәген әйтте. ТР Фәннәр академиясе институтлары өчен 368 млн. сум, Мәрҗани исемендәге Тарих институтына 55,4 млн. сум акча бүлеп бирелә.

Татарстанның киләсе ел бюджетында район газеталары, телекомпанияләренең гонорар фондын арттыру өчен дә чыгымнар каралган.

Әлеге сорау белән депутат, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов мөрәҗәгать итте. "Язын район газеталары, телекомпанияләре гонорар фонды арттырылган иде", - диде Әминов. "Барлык чыгымнар да исәпкә алынды", - дип җавап бирде Оксана Кисапова. 

Илшат Әминов, шулай ук, укытучыларга, мәдәни оешмаларда техник хезмәткәрләргә эш хакы артачакмы, дип сорады. Укытучыларга килгәндә, Кисапова бюджет турында закон проектына кертелгәнен әйтте. Техник хезмәткәрләр буенча әле хәл ителмәгән. “Мәдәният министрлыгы белән эшлибез. Киләсе елга аерым карар кабул ителергә мөмкин”, - диде.

Оксана Кисапова әйтүенчә, "Татарстанның 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында” закон проектында 2020 елга “массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча бюджетта 1,5 млрд сум акча каралган. “Шул исәптән теле-, радиокомпанияләргә 874,7 млн сум, матбугатка, нәшриятка 613 млн сум, “Татмедиа” аппаратын тотуга 18,5 млн сум”, - диде. 2021 (1 535,9 млн сум), 2022 елларда (1 533,2 млн сум) тармакка, шулай ук, якынча 1,5 млрд сум акча бирелер дип фаразлана.

Мәдәният, кинематография өлкәсенә 2020 елга республика бюджетыннан 9,2 млрд сум акча каралган. 2021 һәм 2022 елларда бу өлкәгә ТР бюджетыннан 8 млрд сумнан артык акча бирелер дип көтелә. “Акча музей, мәдәният, сәнгать учреждениеләре, китапханәләрне тотуга, кинематографияне үстерүгә, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклап калуга, учреждениеләрнең гастроль эшчәнлеген тәэмин итүгә, яңа театраль постановкаларга тотылачак”, - диде Кисапова.

Мәдәният өлкәсендә грантлар бирүгә 362,8 млн сум, китапханәләр фондын баетуга 30 млн сум акча каралган. Иҗади берлекләргә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, ТР халыклары ассамблеясенә 23,3 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме ниятләнә. Мәдәният, сәнгать өлкәсендә премияләргә 1,9 млн сум бүлеп бирелә. Мәдәният өлкәсе чараларына 1 млрд сум акча тотылачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча