Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



















Парламент тыңлаулары: республика бюджеты үзенең социаль юнәлешен саклый

10 октябрь 2019, 13:34

Парламент тыңлаулары: республика бюджеты үзенең  социаль юнәлешен саклый
Бүген Дәүләт Советында «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Депутатлар 2020 ел бюджетын социаль юнәлешле дип бәяләде. Бюджет проектында социаль чыгымнар барлык чыгымнарның 70% тан артыгын тәшкил итә.

Бюджет проекты буенча парламент тыңлауларына киң җәмәгатьчелек чакырылган иде. Республиканың төп финанс законы проектын тикшерүдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профиль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Президент аппарты һәм Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләре,  иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.                                                                            

Республика бюджетын караганда, гадәттә, иң элек  депутатларны социаль-икътисади прогноз белән таныштыралар. Республика бюджетын төзегәндә түбәндәге социаль-икътисади күрсәткечләр исәпкә алынган:

•        2020 елга тулаем төбәк продукты  үсеше – 2,5%,  план чорына –  2,1% һәм  2% ;

•        2020 елга сәнәгать җитештерүе индексы үсеше – 2,9%, план чорына –1,9% һәм  1,3%;

•        2020 елга уртача хезмәт хакы үсеше  – 6,3% , план чорына –  7,3%;

•        2020 елга куллану бәяләре  индексы үсеше  – 3,8%, план чорына 3,8% һәм 4%;

•        2020 елга нефтькә экспорт бәясе – бер  барреле 59,7 доллар, план чорына бер  барреле 57,9 һәм 56,3 доллар;

•        2020 елга доллар курсы – 64,9 сум, план чорына 65,4 һәм 66,2  сум;

•        2020 елга инфляция – 3,8%, план чорына 3,8% һәм 4% .

2020 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 264 818,8 млн.сум, 2021 елга – 270 033,4 млн. сум, 2022 елга – 272 339,2 млн. сум.

Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары гамәлдәге чыгым йөкләмәләреннән, индекср–дефляторлардан, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләреннән чыгып формалаштырылган. Әлеге параметрлар нигезендә 2020 елга Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше   267 961,7 млн.сум һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына 272 842,4 млн. сум һәм 274 970,5 млн. сум күләмендә формалаштырылган.

2020 елда Татарстан Республикасы бюджеты кытлыгы – 3 142,9 млн.сум, 2021 елда – 2 809,0 млн. сум, 2022 елда – 2 631,3 млн. сум тәшкил итә.

Республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев әйтүенчә, хәзерге вакытта икътисади үсеш күрсәткечләренең акрынаюы күзәтелә. Бу күренеш тышкы сәбәпләргә дә бәйле. Бу нисбәттән АКШ белән Кытай арасындагы каршылыкларны мисал итеп китерергә була. Профиль министрлык фаразлары буенча, киләсе елда тулаем төбәк продукты  үсеш темпы 102,%  булырга тиеш. Сатылган продукциия күләме  2 трлн. 941 млрд. сумлык булыр дип көтелә.

Киләсе елга берничә зур зур инвестиция проектлары тормышка  ашырырга ниятлиләр. Аерым алганда «ТАНЕКО», «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез»  кебек предприятиеләрдә яңа төр продукцияләр чыгару җиһазларын эшләтеп җибәрәчәкләр.   Аерым алганда, «ТАИФ-НК»да нефть эшкәртүче заводларның авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртүче  комплексны эшләтеп җибәрү ниятләнә. Нәтиҗәдә нефть эшкәртү дәрәҗәсе 95% ка җитәргә тиеш. Шул яңалыкларга бәйле рәвештә 2020-2024 елларда  сәнәгать җитештерүе индексы

101,3 – 103,8% булыр дип фаразлана.

Авыл хуҗалыгы тармагында  берничә зур инвестиция проекты тормышка ашырылачак. 2019-2021 елларда 15 муниципаль районада сөт эшкәртү комплекслары төзелергә тиеш. Авыл хуҗалыгында үсеш алдагы елларда 101,9% булыр дип уйланыла.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстанның социаль-икьтисади  үсеше параметрларының  2030-Стратегиясенә туры килүенә басым ясады. 2030 елга тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн. сумнан артырга тиеш.

Республиканың Финанслар министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре республиканың социаль – икътисадый үсешенең макроикътисадый күрсәткечләреннән, салым сәясәтенең төп юнәлешләреннән, салым салына торган база буенча Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте идарәсенең хисап белешмәләреннән һәм 2019 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр керүне бәяләүдән чыгып төзелүен әйтте.

Республика бюджетына керемнәрнең төп чыганаклары булып табышка салым, физик затларның кеременә салым һәм акцизлар кала. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2020 елда табышка салым 100 млрд. сум күләмендә фаразлана, физик затларның кеременә салым (берләштерелгән бюджетка) - 82,1 млрд. сум (салым керемнәренең 31%ы). Фаразланган мәгълүматларга караганда, берләштерелгән бюджетка акцизлар кереме 34,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, республика бюджетына - 33,1 млрд. сум.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре, профильле министрлык мәгълүматлары буенча, 11,7 млрд. сум (берләштерелгән бюджет), республика бюджетына - 7,6 млрд. сум күләмендә фаразлана. Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган керемнәр 2020 елга 31,3 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

Республика бюджеты проектында барлык социаль йөкләмәләрне үтәү тәэмин ителгән. Республика төп финанс законының социаль юнәлеше (бу вакытта чыгымнарның күп өлеше социаль өлкәгә җибәрелә) киләсе елда да сакланачак.

2020 елгы бюджет проектында социаль әһәмиятле чыгымнарның өлеше 70%тан артыгын тәшкил итә. Социаль өлкә чыгымнары берләштерелгән бюджетта нигез 19 елга 2020 елда – 5,7 процентка, 21 елда 6,6га; 22 елда – 7,6 процентка үсә.

Гомумән алганда, берләштерелгән бюджетның керем өлеше 2020 елга 310,2 млрд. сум, чыгым өлеше – 313,1 млрд. сум, дефициты – 2,9 млрд. сум фаразлана. Республиканың 2020 елга бюджеты керемнәре күләме 264,8 млрд. сум, чыгымнар буенча – 267,9 млрд. сум, дефицит – 3,1 млрд. сум билгеләнә.

Депутатлар  профиль министрлыкның игътибарын социаль мәсьәләләргә, аерым алганда социаль яктан якланмаган гражданнарны (ятим балаларны, ишле гаиләләрне) торак белән тәэмин итүгә юнәттеләр. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина бу сорауны «Мэрхэмэт» - «Милосердие» депутатлар төркеме исеменнән бирде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев күп балалы гаиләләргә федераль программа нигезендә бирелгән җир кишәрлекләрендә  инфраструктура булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Депутатлар шулай ук кече бизнеска бирелгән "гадиләштерелгән салым"ны саклау, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын  индексацияләү буенча да сораулар бирделәр.

Марат Галиев, «Бердәм Россия» парламент фракциясе исеменнән чыгыш ясап, дөньяда бөтен кешене дә канәгатьләндерә торган бюджет табылмастыр дип белдерде. «Республикада, бер яктан икътисад структурасын ныгытуга, икенче яктан, төрле, хәтта бик ук уңай булмаган шартларда да икътисадның даими үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән эзлекле бюджет сәясәте алып барыла», – дип бәяләде Марат Галиев тәкъдим ителгән бюджет проектын.

Аның фикеренчә, иң мөһиме – бюджетның  социаль юнәлешле булуы. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү чираты кими, авыл мәктәпләрен төзәтү, поликлиникаларны яңарту программалары үтәлгән. Бу – көндәлек эш нәтиҗәләре.

Бюджет проекты кайбер сорауларга тулысынча җавап бирә алмый, дип саный КПРФ фракциясе депутаты  Фәдбир Сафин. Мәсәлән, инфляция темпы белән чагыштырганда кайбер юнәлешләргә чыгымнарның киметелүе. Чималга һәм доллар курсына бик нык бәйлек бар. Шулай ук депутатны муниципаль берәмлекләргә бирелгән кайбер дәүләт вәкаләтләренә финанслар җитәрлек бирелмәве дә борчый.

КПРФ фракциясе 2020 ел  бюджетына карата үз тәкъдимнәрен дә әзерләгән, бүген Фәдбир Сафин аларны республика Премьер-министрына,  парламентның профиль комитетларына һәм  министрлыкларга тапшырды.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бюджет проекты өстендә алга таба эшләгәндә мәҗбүри тәртиптә исәпкә алыначак тәкъдимнәр эшләнде. Хәзерге вакытта республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында өйрәнелә. Аннары җыелма йомгак әзерләнәчәк. Октябрь башында республика районнарында бюджет турында фикер алышу буенча зональ киңәшмәләр узды. Якын араларда «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкинин фотолары