Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Җирле җитештерүчеләрнең товар әйләнеше 2020-2024 елларда артыр дип көтелә

11 октябрь 2019, 15:26

Җирле җитештерүчеләрнең товар әйләнеше 2020-2024 елларда артыр дип көтелә
2020-2024 елларда Татарстанда ваклап сату әйләнеше темпы 101-102,5 процент булыр дип көтелә. Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин шулай дип белдерде.

“Җитештерелгән продукцияне җитештерү генә түгел, сату да кирәк. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, товар әйләнеше темплары 101,8 процент тәшкил итәчәк. 2020-2024 елларда берәмле сәүдә әйләнеше темпы 101-102,5 процент күләмендә фаразлана. Ваклап сатуда азык-төлек товарлары өлеше 45 процент тәшкил итә”, - диде Олег Пелевин.

Аның сүзләренә караганда, азык-төлек товарлары буенча берәмле товар әйләнеше республика сәүдә челтәрендә – 12 , федераль сәүдә челтәрләрендә 25 процент тәшкил итә. Җирле эшмәкәрләрнең продукциясенең 63 проценты базарлар, сәүдә нокталары, киоскларда сатыла.

“Соңгы елларда Татарстан Республикасындагы федераль сәүдә челтәрләре җирле җитештерүчеләр белән күбрәк эшли башлады. Җирле җитештерүчеләр продукциясе популяр булу, логистика гадиләшү сәбәбе белән, челтәрләрнең дә кызыксынуы артты”, - ди Олег Пелевин.

Ул ай саен Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләрендә республика җитештерүчеләре продукциясе ассортиментын күзәтеп торуын әйтте. “Электрон сәүдә дә зуррак урынны били бара. Безнең товар җитештерүчеләрнең яңа базарларга чыгу мөмкинлеге арта”, - диде.

Татарстанда азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы экспорт күләме 2018 елда 162,5млн доллар тәшкил иткән. 2024 елга тармак продукциясе экспортын 360 млн долларга арттыру бурычы тора. Бу хакта парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтте.

“Бүген экспортта иң күп өлешне терлек һәм үсемлек майлары (25,2 процент) тәшкил итә. Төрле ризык продуктлары - 24,8 процент, бөртеклеләр - 14,2 процент. Тулаем алганда, 2024 елга авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын 360 млн долларга арттыру бурычы тора. Май продукциясенә зур өметләр баглана. 2024 елда аның экспорты 260 млн доллар тәшкил итәчәк, яки гомуми күләмнән 70 процент”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, әзер туклану продуктлары экспорты 2024 елга 75 млн доллар тәшкил итәчәк, яки экспорт күләменнән 20 процент. “Төп юнәлешләр – югары технологияле предприятиеләрне модернизацияләү, авыл хуҗалыгы чималын, сөт, ашлыкны тирәнтен эшкәртү”, - диде Олег Пелевин.

Ул бүген республикада ит җитештерү ихтыяҗдан 142 процент тәшкил итүен әйтте. Тавык йомыркасы 118 процент, сөт 112 процент, бәрәңге исә ихтыяҗдан 4,2, шикәр 3,2 тапкыр күбрәк җитештерелә. “Авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыруга потенциал бар”, - дип саныйлар профиль министрлыкта.

Хәләл индустрия белгечләре әзерләү өчен аерым программа кирәк, диде Олег Пелевин.

"72 предприятиенең хәләл продукция җитештерүгә сертификациясе бар. Бу юнәлешне киңәйтү өчен, хәләл продукция һәм хезмәтләргә бердәм Россия стандартларын кабул итү кирәк. Шулай ук, халыкара стандартлар белән тәңгәллек исәпкә алынырга тиеш. Хәләл продукция һәм хезмәтләр җитештерү һәм гамәлгә ашырылуның рәсми статистикасын алып бару кирәк”, - диде ул.

Ул хәләл продукция һәм хезмәтләр буенча махсуслашкан кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү кирәклеген әйтте. “Хәләл продукция җитештерү күләмнәрен арттыру, экспортка озату – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Хәләл индустрия буенча белгечләр әзерләү өчен аерым программа кирәк”, - диде икътисад министры урынбасары.

Бер ел эчендә Татарстанда 68 мең тоннадан артык хәләл продукция җитештерелә. Аның гомуми бәясе 7 миллиард сум күләмендә.

"Татар-инфоорм" МА язмасы буенча