Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Альберт Хәбибуллин:"Безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый"

11 октябрь 2019, 15:31

Альберт Хәбибуллин:"Безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый"
ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында социаль өлкәдәге хезмәт хакы төп мәсьәләләрнең берсе булды.

ТР Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин утырышта хәбәр иткәнчә, тулаем алганда Татарстанда хезмәт хакының артуы күзәтелә. 2019 елның беренче яртыеллыгында ул аена уртача 36 мең сум тирәсе (авыл хуҗалыгында – 22,9 мең, эшкәртү сәнәгатендә – 40,4 мең, төзелештә – 30,4 мең) тәшкил иткән.

«Без традиция буенча 2020, 2021 һәм 2022 елларга исәпләнгән бюджет проектын карадык. Профиль буенча контрольдә булган мәсьәләләрне тикшердек, алар дәүләт идарәсенә бәйле һ.б. мәсьәләләрне үз эченә ала. Шулай ук сайлау алды очрашуларында җиткерелгән, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф кебек проблемалы өлкәләр белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде», - диде комитет рәисе Альберт Хәбибуллин.

«Бүгенге көндә безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый. Ахыр чиктә без социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә омтылабыз. Аңлашыла ки, әлеге сыйфатлы хезмәтләр өчен кешеләр лаеклы эш хакы алырга тиеш», - диде ул..

Утырышта шулай ук «Безнең ишегалды» проектына (депутатлар билгеләп үткәнчә, гражданнар аның буенча бик еш мөрәҗәгать итә), сәламәтлек саклау, эшсезлеккә кагылышлы һ.б. мәсьәләләрне карадылар.

"Татар-информ" МА язмасы буенча