Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составы төзелә башлану турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре

15 октябрь 2019, 14:14

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының (алга таба – Иҗтимагый палата) яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.

1.  Иҗтимагый палата 60 кеше составында төзелә.

2. Иҗтимагый палата составының өчтән бере (20 кеше) гомумроссия һәм регионара иҗтимагый берләшмәләрнең Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән структур бүлекчәләренең тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан раслана.

3. Иҗтимагый палата составының өчтән бере (20 кеше) Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмаларның, шул исәптән региональ иҗтимагый берләшмәләрнең тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) тарафыннан раслана.

4. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан расланган Иҗтимагый палата әгъзалары һәм Дәүләт Советы раслаган Иҗтимагый палата әгъзалары Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим иткән кандидатуралар арасыннан Иҗтимагый палата әгъзалары составының калган өчтән берен (20 кеше) билгелиләр.

5. «Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасы  турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә җавап бирә торган оешма  Татарстан Республикасы Президентына, Дәүләт Советына яисә гамәлдәге составтагы Иҗтимагый палатага – аның яңа составына үз вәкилен кертү турында закон көченә яисә шушы оешманың уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән гариза, ә коллегиаль орган булмаганда закон көченә яисә шушы оешманың уставы нигезендә бу оешма исеменнән эшләү хокукына ия башка органның карары буенча гариза җибәрә.

Гаризага түбәндәгеләр кушып бирелә:

оешманы дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыкның күчермәсе,

оешма уставының күчермәсе һәм Иҗтимагый палата әгъзаларына кандидат күрсәтү хакында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар,

оешма уставы нигезендә вәкаләтле органның Иҗтимагый палата әгъзаларына кандидат күрсәтү турындагы карары,

кандидат хакында белешмәләр,

кандидатның Иҗтимагый палата эшендә катнашуга язма ризалыгы,

оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат,

шәхси белешмәләрне  эшкәртүгә кандидатның язма ризалыгы.

6. Гаризалар 2019 елның 19 октябреннән 18 ноябренә кадәр (шул көнне кертеп) кабул ителә.

Иҗтимагый палатага үз вәкилен күрсәтергә теләк  белдергән оешма гаризасының үрнәге Дәүләт Советының рәсми сайтында  (gossov.tatarstan.ru)      урнаштырылган.

7. Почта аша документлар җибәрү өчен адреслар:

Татарстан Республикасы Президенты: 420014, Казан ш., Кремль

Белешмәләр өчен телефон: (843) 5-67-89-22.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы: 420060, Казан ш., Ирек мәйданы,  1 нче йорт

Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-67-64-25.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7А йорт

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 5-67-80-99, 5-67-80-94.