төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

























Депутатлар 2020 ел бюджетында сайлаучылар наказларын мөмкин кадәр исәпкә алырга чакыра

15 октябрь 2019, 14:56

Депутатлар 2020 ел бюджетында сайлаучылар наказларын мөмкин кадәр исәпкә алырга чакыра
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында 2020-2022 елларга республика бюджеты хакында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Төп мәсьәләне карый башлаганчы Фәрит Мөхәммәтшин киләсе өч елга республика бюджетын районнарда зона киңәшмәләрендә, парламент тыңлауларында һәм Дәүләт Советының җиде комитеты утырышында тәфсилләп тикшерелүен искәртеп узды.

Парламент башлыгы карала торган бюджет параметрларының 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү  стратегиясенә һәм ТР Президенты юлламасында яңгыраган республика үсешенең төп бурычларына тәңгәллегенә игътибар итү кирәклегенә басым ясады .

«Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда «бердәмроссиялеләр» тарафыннан кабул ителгән 8 меңнән артык наказ һәм тәкъдимнәрнең 2020 ел бюджетында нинди дә булса өлешен күздә тотуларын телибез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ел ахырына без конкрет гамәлләр программасына ия булырга тиеш. Хәзер район һәм шәһәрләр буенча наказларны классификацияләргә кирәк».

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, муниципаль бюджетлар хисабына нинди наказлар гамәлгә ашырылачагын, кайсылары илкүләм проектлар һәм республика программаларына эләгәчәген уйларга кирәк.

Парламент башлыгы бердергәнчә, халык, мәсәлән, күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү проблемаларын хәл итү өчен акча сорый. «Җир бирделәр, ә бурыч хәл ителмәгән. Җир алган кешеләрнең кредит яки залог алу мөмкинлеге юк. Мин бу мәсьәләне Әлмәт буенча өйрәндем. Анда кайбер проблемаларны хәл итү өчен генә 77 млн. сумга якын акча бүлеп бирергә кирәк. Республика бюджеты тарта алмаячак. Без федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез»,  –  диде Фәрит Мөхәммәтшин.

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль–икътисади үсеш фаразлары белән республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев таныштырды. Министрның әйтүенчә, бүгенге тышкы  икътисади шартларда Россиядә икътисади  активлыкның үсеше күзәтелә.  

РФ Икътисади үсеш министры фаразы буенча  2019 елда илнең эчке тулаем продукты үсеше 101,3% булыр дип көтелә. Татарстанда январь-август  айларында тулаем төбәк продукты  күләме 1 трлн. 617 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы - 100,8%. Сәнәгать  җитештерүе күләме 1 трлн. 870 млн. сум булган, сәнәгать  җитештерүе индексы – 101,5%.

2019 елда  тулаем төбәк продукты  күләме 2 трлн. 552 млрд. сум булыр, үсеш темпы 101,3% тәшкил итәр дип фаразлана.

«Эшкәртү тармакларында сәнәгать  җитештерүе күләме артуы нәтиҗәсендә 2020-2024 елларга икътисади үсеш тәэмин ителәчәк», – дип билгеләп үтте  Фәрит Габделганиев.  

Фәрит Габделганиев,  Социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр, аеруча махсус икътисади зоналар нәтиҗәле эшчәнлекләрен күрсәтте, дип билгеләп узды. Мәсәлән, "Алабуга" махсус икътисади зонасына Россиянең барлык аерым икътисади зоналары алган табышның яртысы,  сәнәгать-җитештерү тармагы юнәлешендәге аерым икътисади зоналар алган табышның 80% туры килә.

Түбән Кама,  Әлмәт һәм Лениногорский районнары мәйданында    сәнәгать-җитештерү тармагы юнәлешле яңа аерым икътисади зона булдыру тәгаенләнгән. Проектның  инвесторы – «Татнефть» компаниясе .

Фәрит Габделганиев Татарстанда 91  сәнәгать паркы булуын,  анда 40 меңләп кеше эшләвен әйтеп узды. Алар чыгарган товар күләме  республиканың  барлык сәнәгать җитештерүе күләменең (260 миллиард сум) 10 процентын тәшкил итә.

 «Бүген барлык сәнәгать парклары турында без,  аларда уртача хезмәт хакы  теге яки бу муниципаль районнардагы кече бизнеска караганда югарырак дип әйтә алабыз», –  дип белдерде ул.

Депутатларның соравына җавап биреп, министр үзмәшгульләр  белән эшләү мәсьәләсенә дә тукталып узды. Бүгенге көндә республикада 35 мең кеше  үзмәшгуль булып теркәлгән.

«Алар алдында  үзләре җитештергән товарны ничек сату мәсьәләсе тора. Без аларга моңа кадәр күрелмәгән ярдәм тәкъдим итәбез.  Республикага керүче Ozon, Wildberries компанияләре алдына без үзмәшгульләр җитештергән  продукцияләрне кабул итү шартын куйдык. Ozon компаниясе  октябрь ахырына  кадәр товарлар кабул итү пункты ачарга ниятли», – диде Фәрит Габделганиев.

Депутатларны республикада илкүләм проектларның ни рәвешле тормышка ашырылуы да кызыксындырды. Фәрит Габделганиев илкүләм проектларга бирелгән акчаларны үзләштерү  мониторингы көн саен  күзәтелеп баруын әйтте. 2019 елда  бу нисбәттән бирелгән акча күләме 25,7 миллиард сум булыр дип көтелә, аның  18,1 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленә, 7,6  миллиард сумы – республика бюджетыннан. 10 октябрьгә  18 миллиард сум кергән, аның 15 миллиарды үзләштерелгән.

«Илкүләм проектлар буенча безгә 554 контракт төзергә кирәк,  аның 509ы инде төзелгән.  Сәламәтлек саклау министрлыгы буенча кайбер килешүләр октябрь аенда төзелер дип көтелә.  Акчаларны үзләштерү буенча көтелмәгән хәлләр килеп чыгар дип уйламыйм», – диде Фәрит Гәбделганиев.

«2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты белән финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

2020 елда  керемнәр  264,8 миллиард сум,  чыгымнар  267,9 миллиард сум, бюджет кытлыгы  3,1 миллиард сум булыр дип фаразлана.  

Барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләр тарафыннан бирелгән салым ташламалары күләме 26 миллиард сумнан артып китә. Күпчелекне федераль ташламалар тәшкил итә.

«Безгә федераль органнар тарафыннан  салым ташламаларын максатчан салым чыгымнарына әйләндерү бурычы куелган. Болар, үз чиратында, дәүләт программаларының максатчан күрсәткечләрен тормышка ашыруны тәэмин итәргә тиеш», – диде Радик Гайзатуллин.

Финанслар министры бюджетның социаль  юнәлешле булуына басым ясады. Чыгымнарның 70 проценты социаль  бурычларны чишәргә юнәлтелгән.

Депутатлар "Безнең ишегалды" программасының өч елда нинди акчалар хисабына тормышка ашырылуы белән кызыксындылар. Радик  Гайзатуллин әйтүенчә, карала торган  бюджетта  капиталь кертемнәргә 45,8 миллиард сум акча каралган.  Республика Хөкүмәтенә килгән сайлаучылар наказлары программалар формалаштырганда исәпкә алыначак, диде министр.

"Безнең ишегалды" программасы бюджеттан тыш  чыганаклардан финансланачак.  «Бюджетны  икенче укылышка әзерләгәндә 2020-2022 елларга  чыганаклар һәм сумма билгеле булачак», – диде ул.

Парламентның профиль комитеты рәисе Леонид Якунин  керемнәрнең республика белән федераль үзәк арасында ничек бүленүе белән  кызыксынды.

Законнарда өстәмә табышка салымга һәм табигый казылмалар табуга салымнарга кагылышлы үзгәрешләр кертелү сәбәпле,  елдан-ел федераль бюджетка китүче салымнар саны арта бара, дип аңлатты Радик Гайзатуллин. Әгәр узган елда республикада җыелган салымнарның 35 проценты калган булса, бу елның тугыз аенда нибары 33 проценты республиканың берләштерелгән бюджетында калган, ә 67 процент федераль бюджетка кергән.

Утырышта алдагы өч елда алкогольга  акцизның ни сәбәпле кимүе белән дә кызыксындылар. Моны министр ЕГАИС системасына керү белән аңлатты.

 «Әгәр элек алкогольга  акциз җитештерүчеләр тарафыннан түләнә торган булса, безнең иң эре салым түләүчебез «Татспиртпром» иде, хәзер бу ЕГАИС, ягъни ваклап сату челтәре аша уза. 2023 елга 5 миллиард сум югалту фаразлана», – диде докладчы.

Комитет әгъзалары закон проектын хупладылар һәм Дәүләт Советы каравына беренче укылышка чыгарырга тәкъдим иттеләр. Утырышта «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»    законы проекты  һәм берничә федераль законнар проектлары да каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.