Матбугат хезмәте |
|
ТР Дәүләт Советы Рәисе |
|
Интернет кабул итү |
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз |
|
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш |
Медиа-материаллар |
|
Вакыйгалар фотогалереясе |
|
Депутатлар корпусы |
|
Сотрудничество |
|
|
Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә керде
16 октябрь 2019, 15:35
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның сентябрендә Россия төбәкләре закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында массакүләм матбугат чараларында иң еш телгә алына торган өчлекне йомгаклады. Бу хакта «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта әйтелә.
Рейтингта беренче урынны Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников алды. Икенче урында - Кырым Дәүләт Советы җитәкчесе Владимир Константинов. Рейтингта Фәрит Мөхәммәтшин артыннан Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены башлыгы Вячеслав Макаров һәм Краснодар крае Закон чыгару Җыены рәисе Юрий Бурлачко тора.
«Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары беренче утырышта төбәк парламентын алдагы чакырылышларда да җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшинны үзләренең рәисе итеп сайладылар», – диелгән рейтингта.
Фәрит Мөхәммәтшин белән бәйле башка инфосәбәпләр арасында Кытай халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшуның Татарстанга сәфәре телгә алына. Казанда делегацияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе озатып йөрде.
"Татар-информ" МА язмасы буенча
|
Кирегә
|
Депутат мөнбәре |
|
Сылтамалар |
|
Вакыйгалар календаре |
| дүш | сиш | чәр | пәнҗ | җом | шим | якш |
25 |
26 |
27 |
28 |
29 |
30 |
01 |
 |
02 |
03 |
04 |
05 |
06 |
07 |
08 |
 |
09 |
10 |
11 |
12 |
13 |
14 |
15 |
 |
16 |
17 |
18 |
19 |
20 |
21 |
22 |
 |
23 |
24 |
25 |
26 |
27 |
28 |
29 |
 |
30 |
31 |
01 |
02 |
03 |
04 |
05 |
 |
|
Сайттагы яңалык |
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
24 октябрь 2019 |
|
|
Яңалыкларга язылу |
|
Сайтта сораштыру |
|
Сылтамалар |
|
|