Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Ш.Яһудин: “Гражданнарның тынычлыгын саклауга кагылышлы закон - “халыктан кергән закон инициативасы” ул”

17 март 2011, 14:47

Ш.Яһудин: “Гражданнарның тынычлыгын саклауга кагылышлы закон - “халыктан кергән закон инициативасы” ул”
17 мартта ТР Дәүләт Советында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының ике еллык эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды. Билгеле булганча, дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы җыелганга агымдагы елның 19 мартында ике тула. Комитет рәисе Шакир Яһудин журналистларга үз комитетларының эш үзенчәлекләре турында сөйләде.


Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда бүгенге көнгә 886 закон кабул ителгән. Шуның 355 – төп законнар, ә калганнары закон актларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү белән бәйле. Билгеле булганча, республика законнарына әледән-әле үзгәрешләр кертеп тору федераль законнарның үзгәреш кичерүе белән бәйле. Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, республика законнарын федераль законнары белән тәңгәлләштерү өчен 3 ай вакыт каралган, шушы аз гына вакыт аралагында законнарны кабул итеп өлгерергә дә кирәк.

Комитет рәисе шулай ук ТР Дәүләт Советының законнар проектлары эшчәнлеге белән бәйле планнан тыш та закон проектлары керүен, аларның нормадан 4-5 тапкыр артыграк булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу аналитик эшнең тиешле дәрәҗәгә куелмавыннан, теге яки бу мәсьәләләрнең эшләнеп бетмәвеннән килә.

Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге кысаларында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты аша 73 закон проекты узган. Шуның унөче - комитетның үз инициативасы.
Бүген Шакир Яһудин ТР Дәүләт Киңәшчесенә, республика законнарын мониторинглауга, гражданнарның тынычлыгын һәм төнлә тынлыкны саклауга кагылышлы законнар турында тәфсилләп сөйләде. Республика закон актларын мониторинглауга нисбәтле законга килгәндә, хәзер Татарстан законнарының һәркайсының паспорты эшләнәчәге, аның буенча тулы мәгълүмат алып булачагы хәбәр ителде. Алга таба бу эш тагын да зуррак масштабта алып барылачак. Гражданнарның тынычлыгын һәм төнлә тынлыкны саклауга кагылышлы законны Ш.Яһудин “халыктан кергән закон инициативасы” дип атады. Әлеге закон гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча эшләнгән. Алай гына түгел, Дәүләт Советы әлеге законны тормышка ашыру механизмнарын күз алдында карар да кабул иткән. Якын арада Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында бу законның үтәлеше турында фикер алышачаклар.

Шакир Яһудин, киләчәккә планнар белән уртаклашып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәне конкрет чаралар белән тулыландыру зарурлыгын да белдерде. “Әлеге уникаль документның вакытын озынайтканга 4 ел вакыт үтеп тә китте. Әмма бүгенгә кадәр Шартнамә нигезнамәләрен үстерү юнәлешендә бер генә закон акты да кабул ителмәде”, - дип белдерде ул.
2011 елда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты расланган план нигезендә 57 мәсьәлә караячак. Шуның уникесе – федераль законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары. Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, РФ Дәүләт Думасына төбәкләрдән закон инициативалары авырлык белән үтә. Аларның 98 проценты, Мәскәүдә тискәре бәяләмә алып, кире әйләнеп кайта.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы