Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Турында нигезләмә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының
2010 елның 24 ноябрендәге 1260-IV ДС номерлы карарына кушымта

 


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ
АППАРАТЫ ТУРЫНДА
НИГЕЗЛӘМӘ

 

I. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты (алга таба – Аппарат) – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының (алга таба – Дәүләт Советы), аның органнарының, Дәүләт Советы депутатларының һәм депутат берләшмәләренең хокукый, оештыру, документация белән, аналитик, мәгълүмати, финанс, матди-техник, социаль-көнкүреш тәэмин итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы даими эшләүче органы.
2. Аппарат хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы законнарына, Дәүләт Советы карарларына, Дәүләт Советы Регламентына, Татарстан Республикасы Президенты указларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына, Дәүләт Советы Президиумы карарларына, Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламентына, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре, тиешле структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре күрсәтмәләренә, әлеге Нигезләмәгә таяналар.
3. Аппарат эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүне Дәүләт Советы Рәисе гамәлгә ашыра.
Аппаратка Дәүләт Советы Секретаре җитәкчелек итә, ул Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары аппаратлары, җирле үзидарә органнары, башка органнар һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә Аппарат исеменнән эш итә.
4. Аппарат хезмәткәрләре үз эшләренең партиядән тыш булу принцибыннан чыгып эш итәләр. Аппаратта, һөнәр берлекләреннән тыш, сәяси партияләрнең, дини, иҗтимагый берләшмәләрнең структуралары төзелә алмый.
5. Аппарат үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары аппаратлары, җирле үзидарә органнары, башка органнар һәм оешмалар белән үзара мөнәсәбәттә гамәлгә ашыра.
6. Аппаратның урнашкан урыны: 420060, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1.


II. АППАРАТ СТРУКТУРАСЫ ҺӘМ АНЫҢ ЭШЕН ОЕШТЫРУ

7. Аппарат Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан раслана торган Аппарат структурасы нигезендә Дәүләт Советы Рәисе Секретариатыннан, идарәләрдән, бүлекләрдән тора.
8. Аппаратның штат расписаниесе Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана.
Аппаратның штат расписаниесенә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестрында каралган вазыйфалар кертелә. Моннан тыш, штат расписаниесенә дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары булмаган вазыйфалар кертелергә мөмкин.
9. Структур бүлекчәләр Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан раслана торган нигезләмәләр нигезендә үз функцияләрен башкаралар.
10. Идарәләр башлыклары, Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, мөстәкыйль бүлекләр мөдирләре, идарәләр башлыклары урынбасарлары, мөстәкыйль бүлекләр мөдирләре урынбасарлары, идарәләр составындагы бүлекләр башлыклары һәм аларның урынбасарлары Дәүләт Советы Секретаре тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән вазыйфаларына билгеләнеп куелалар һәм вазыйфаларыннан азат ителәләр.
Секторлар мөдирләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче башка хезмәткәрләр, Дәүләт Советы Рәисе белән килештереп, Аппаратның тиешле структур бүлекчәләре җитәкчеләре тәкъдиме буенча Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куелалар һәм вазыйфаларыннан азат ителәләр.
Аппаратның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре Дәүләт Советы Рәисенә, Дәүләт Советы Секретарена, Аппаратның тиешле структур бүлекчәләре җитәкчеләренә буйсыналар.
11. Аппаратның дәүләт граждан хезмәтендә булган хезмәткәрләренә билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куела һәм вазыйфаларыннан азат ителә торган хезмәткәрләр өчен –Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан имзаланган, Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан вазыйфаларына билгеләнеп куела һәм вазыйфаларыннан азат ителә торган хезмәткәрләр өчен Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан имзаланган дәүләт граждан хезмәткәре таныклыклары бирелә.
Аппаратның дәүләт граждан хезмәтендә булмаган хезмәткәрләренә Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан имзаланган мәгълүм үрнәктәге таныклыклар бирелә.

III. АППАРАТНЫҢ СТРУКТУР БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНЕҢ ТӨП ФУНКЦИЯЛӘРЕ

12. Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты Дәүләт Советы Рәисе эшчәнлеген мәгълүмати-аналитик, документация белән, оештыру-техник һәм башкача тәэмин итүне гамәлгә ашыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Секретариат турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
13. Аппаратның Оештыру идарәсе Дәүләт Советының, аның Президиумының, Дәүләт Советы комитетларының һәм башка органнарының, Дәүләт Советындагы депутат берләшмәләренең утырышларын, парламент тыңлауларын һәм башка чараларны оештыру ягыннан тәэмин итүне, эшләрне планлаштыруны тәэмин итә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына аларның эшен оештыруда методик ярдәм күрсәтә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары эше практикасын өйрәнә һәм гомумиләштерә, депутатларның һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренең эшчәнлегендә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтә, Дәүләт Советы китапханәсе һәм музее эшен оештыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Оештыру идарәсе турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
14. Аппаратның Хокук идарәсе Дәүләт Советының һәм аның органнарының закон чыгару эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итә, идарәгә кергән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнары проектларына, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарлары проектларына экспертиза уздыра, Татарстан Республикасы законнарын исәпкә алып бара һәм системалаштыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Хокук идарәсе турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
Хокук идарәсе башлыгы, Хокук идарәсе экспертлары Дәүләт Советы Регламентында каралган очракларда Дәүләт Советы һәм аның органнары утырышларында киңәш бирү хокукы белән катнашалар.
Хокук идарәсенең бәяләмәләрен һәм эксперт бәяләмәләрен карау мәҗбүри.
15. Аппаратның Эшләр идарәсе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелә торган акчалар чикләрендә Дәүләт Советы чыгымнары сметасын төзи һәм үти, Дәүләт Советы депутатларын һәм Аппарат хезмәткәрләрен финанс ягыннан, мәгълүмати-технологик, матди-техник, хуҗалык, транспорт, социаль-көнкүреш, мәдәни һәм медицина ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыра, дәүләт сатып алуларын башкара, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Эшләр идарәсе турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
16. Аппаратның Документлар белән эшләү идарәсе документларның Дәүләт Советында узуын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларының, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре йөкләмәләренең, шулай ук контрольдә булырга тиешле документларның үтәлүен тикшереп торуны, Дәүләт Советы һәм Президиумы утырышларының беркетмәсен һәм стенограммасын алып баруны, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган актларга лингвистик һәм корректор тикшерүен уздыруны, аларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә тәрҗемә итүне, Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасын чыгаруны, Дәүләт Советы документларының архив фондын алып баруны гамәлгә ашыра, Аппарат документлары белән эшләү рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерүне тәэмин итә, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Документлар белән эшләү идарәсе турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
17. Аппаратның Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге Аппаратның дәүләт граждан хезмәткәрләренә куела торган таләпләрнең үтәлүен тикшереп торуны, коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эшен, Дәүләт Советы депутатларын һәм аларның ярдәмчеләрен персональ исәпкә алуны оештыруны, аларга таныклыклар тутыруны һәм бирүне, Аппарат хезмәткәрләренең һәм профессиональ даими нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатларының эшчәнлегенә бәйле барлык кадрлар мәсьәләләрен хәл итүне гамәлгә ашыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
18. Аппаратның Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге гражданнарны кабул итә, Дәүләт Советы җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итүне тәэмин итә, гражданнарның язма, телдән мөрәҗәгатьләре белән эшли, аларның каралуын тикшереп тора, аларны гомумиләштерә, анализлый һәм алар буенча тәкъдимнәр әзерли, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
19. Аппаратның Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек итүне, Дәүләт Советы эшчәнлеге турында массакүләм коммуникацияләр аша хәбәр итүне, җәмәгатьчелектә аның турында уңай фикер тудыруны гамәлгә ашыра, журналистларны аккредитацияләүне уздыра, матбугат конференцияләрен оештыра, Дәүләт Советындагы мөһим чаралар турында рәсми хәбәрләр әзерли, “Парламент хәбәрләре” басмасын чыгару эшен оештыра, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты һәм Аппаратның Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге турындагы нигезләмә нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

IV. АППАРАТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ

20. Аппараттагы вазыйфалар Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең дәүләт вазыйфалары реестры нигезендә билгеләнә.
21. Аппарат идарәләре башлыклары, бүлек мөдирләре, башка мөстәкыйль структур бүлекчәләре җитәкчеләре:
Дәүләт Советы һәм Аппаратның тиешле структур бүлекчәләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне җитәкчелек карамагына кертәләр;
дәүләт һәм җәмәгать органнары вәкилләре белән киңәшмәләр уздыралар, дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының һәм фәнни учреждениеләрнең хезмәткәрләрен Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары каравына кертелә торган мәсьәләләрне әзерләүдә катнашу өчен җәлеп итәләр;
Дәүләт Советы җитәкчелеге кушуы буенча дәүләт һәм җәмәгать органнары каравына гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен, шулай ук башка материалларны җибәрәләр;
Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре йөкләмәләрен үтиләр;
Аппаратның тиешле бүлекчәләренең эшчәнлегенә җитәкчелек итәләр һәм бу бүлекчәләргә йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше, эш планнарын гамәлгә ашыру өчен җаваплы булалар;
тиешле бүлекчә хезмәткәрләре арасында вазыйфаларны бүләләр, аларның төгәл эшләвен, документларның узуын тикшереп торуны һәм тиешле бүлекчәләрдә эш алып баруны тәэмин итәләр;
тиешле бүлекчәләрдә әзерләнгән мәсьәләләр турында, тиешле йөкләмәләрне үтәү турында җитәкчелеккә хәбәр итәләр;
Дәүләт Советы, аның Президиумы, комитетлары утырышларында катнашалар;
карау өчен тиешле бүлекчә тарафыннан әзерләнгән Дәүләт Советы һәм аның Президиумы актларын килештерәләр;
дәүләт һәм җәмәгать органнарыннан, оешмаларыннан Аппаратның тиешле структур бүлекчәсе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча мәгълүмат соратып алырга хокуклы;
Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламентында, Аппаратның тиешле структур бүлекчәсе турындагы нигезләмәдә һәм вазыйфаи регламентта билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыралар.
22. Аппарат хезмәткәрләренең эш шартлары, хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар, хезмәт законнары, шулай ук әлеге Нигезләмә, Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты, Аппаратның структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр, вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.
23. Аппарат хезмәткәрләрен финанс, матди, матди-техник һәм социаль-көнкүреш, шул исәптән медицина һәм мәдәни тәэмин итү шартлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләрен тәэмин итү дәрәҗәсенә туры килә торган дәрәҗәдә билгеләнә.