төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Состав һәм структура
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре:

1) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты (алга таба – комитет) чараларын, шул исәптән утырышларын әзерләү һәм уздыру кысаларында “түгәрәк өстәлләр”не, парламент тыңлауларын, конференцияләрне, эш киңәшмәләрен, килештерү һәм башка комиссияләрнең утырышларын, эшче төркемнәр киңәшмәләрен, шул исәптән күчмәләрен, таләп ителгәнчә оештыру ягыннан тәэмин итүне башкаралар;
2) закон проектларының комитет аша узуын оештыралар;
3) Дәүләт Советы утырышларына материалларны туплыйлар һәм аларны, күбәйтү һәм тарату өчен, Дәүләт Советының Документлар белән тәэмин итү идарәсенә тапшыралар;
4) кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Президентына кул куюга җибәрәләр;
5) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын һәм башка норматив хокукый актларны, шулай ук Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнашалар;
6) мәгълүмат материалларын, шул исәптән белешмәлекләр, җыентыкларны һ.б.ш. нәшер итү өчен әзерләүне гамәлгә ашыралар;
7) Татарстан Республикасы Президенты кире каккан Татарстан Республикасы законнары буенча килештерү комиссиясенең эшен оештыралар;
8) комитетның Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлары үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру эшчәнлеген тәэмин итәләр, комитет утырышларына, шул исәптән күчмә утырышларга материаллар, шул исәптән норматив хокукый актлар проектлары, аналитик белешмәләр әзерлиләр, күчмә тикшерүләр оештыруда депутатларга һәм Дәүләт Советы төзегән эшче төркемнәргә яисә Дәүләт Советы комитетларына ярдәм итәләр;
9) комитетның федераль законнар проектларын, Россия Федерациясенең башка субъектларының закон чыгару инициативаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау, тәкъдимнәр, күрсәтмәләр, бәяләмәләр әзерләү эшчәнлеген тәэмин итәләр;
10) Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына алдан экспертлар бәяләмәсен алу өчен җибәрелә торган документларны әзерлиләр;
11) “Россия гражданнарына – һәркем сатып алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итүне башкаралар;
12) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыралар;
13) Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына (елга, сессиягә, айга) тәкъдимнәр әзерлиләр;
14) Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасындагы (хисабындагы) нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чараларының еллык планы проектына тәкъдимнәр әзерлиләр;
15) комитет эшчәнлеге турындагы хисапларга, белешмәләргә тәкъдимнәр әзерлиләр;
16) комитет каравына керә торган гражданнар гаризаларын һәм хатларын үз вакытында карауны тәэмин итәләр;
17) комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәләр;
18) комитет рәисенең һәм рәис урынбасарының кабул итү бүлмәсендәге эшне башкаралар;
19) Дәүләт Советы депутатларына техник ярдәм күрсәтәләр (оргтехникадан файдалану, факслар җибәрү, материалларны бастыру һәм төшерү, электрон документлар әйләнеше системасында эшләү һ.б.ш.);
20) килүчеләрне кабул итүне оештыралар;
21) комитетта эш башкаруны алып баралар;
22) дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә тәкъдимнәр, котлау адреслары әзерлиләр;
23) Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләренә туры килә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыралар.



Бүлек мөдире

Кузьмина Елена Викторовна

Тел.: (843) 267-64-47



Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.