Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге:


1) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының (алга таба – комитет), “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенең (алга таба – комиссия), Комитет составындагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының эшчәнлеген таләп ителгәнчә оештыру ягыннан, документлар, мәгълүмат белән тәэмин итүне башкара;
2) комитет һәм комиссия чараларын, шул исәптән утырышларын, “түгәрәк өстәлләр”не, парламент тыңлауларын, конференцияләрне, эш киңәшмәләрен, килештерү һәм башка комиссияләрнең утырышларын, эшче төркемнәр киңәшмәләрен, шул исәптән күчмәләрен әзерләү һәм уздыруны гамәлгә ашыра;
3) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын һәм башка норматив хокукый актларны, шулай ук Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнаша;
4) закон проектларының комитет аша узуын, кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Президентына кул куюга җибәрүне, Татарстан Республикасы Президенты кире каккан Татарстан Республикасы законнары буенча килештерү комиссиясенең эшен оештыра;
5) Комитетның Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлары үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру эшчәнлеген тәэмин итә, контрольгә алынган мәсьәләләр буенча материаллар, шул исәптән норматив хокукый актлар проектлары, аналитик белешмәләр әзерләүне гамәлгә ашыра;
6) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыра;
7) федераль законнарның проектларын, Россия Федерациясенең башка субъектларының закон чыгару инициативаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карауны, тәкъдимнәр, искәртүләр, бәяләмәләр әзерләүне оештыра;
8) комитет эшчәнлеге турындагы мәгълүмат материаллары, хисаплар, белешмәләр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына тәкъдимнәр, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасындагы (хисабындагы) нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чаралары планы проектына тәкъдимнәр әзерләүне гамәлгә ашыра;
9) комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә;
10) комитет рәисенең һәм рәис урынбасары эшчәнлеген таләп ителгәнчә оештыру ягыннан һәм документлар белән тәэмин итә;
11) комитет каравына керә торган гражданнар гаризаларын һәм хатларын үз вакытында карауны, килүчеләрне кабул итүне тәэмин итә;
12) дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә тәкъдимнәр, котлау адреслары һәм телеграммалар әзерли;
13) Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләренә туры килә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

 



Бүлек мөдире
Гарипова Чулпан
Шәфигулла кызы


Тел.: (843) 267-64-56