төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Состав һәм структура
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы структурасы



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – Татарстан Республикасы парламенты – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы. Дәүләт Советы статусы Татарстан Республикасы Конституциясенең "Дәүләт хакимиятен оештыру" исемле IV кисәгенең I бүлегендә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 21 яшькә җиткән граждан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланырга мөмкин.

Депутат үз вәкаләтләре чоры дәвамында, әгәр федераль законда башкасы каралмаган булса, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы, дәүләт хакимиятенең бүтән вәкиллекле органнары депутаты, судья була алмый, Россия Федерациясенең бүтән дәүләт вазыйфаларын, федераль дәүләт хезмәтенең дәүләт вазыйфаларын, Татарстан Республикасының бүтән дәүләт вазыйфаларын  яисә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең дәүләт  вазыйфаларын били алмый, шулай ук сайланулы муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәтнең муниципаль  вазыйфаларын били алмый.

Профессиональ даими нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутаты, мөгаллимлек, фәнни һәм башка иҗат эшчәнлегеннән гайре, әгәр Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса, бүтән түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый. Дәүләт Советы депутаты үз статусыннан депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле булмаган эшчәнлек өчен файдаланырга хокуксыз. Дәүләт Советы депутаты сайлаучылары алдында җаваплы һәм алар алдында хисап тота. Сайлаучыларның ышанычын акламаган Дәүләт Советы  депутаты законда билгеләнгән тәртиптә алар тарафыннан чакыртып алынырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына түбәндәгеләр керә:
1) Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;
2) Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләрне һәм Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләрне Татарстан Республикасы вәкаләтләре чикләрендә закон чыгарып җайга салу;
3) Татарстан Республикасы законнарына аңлатма бирү;
4) Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катнашу;
5) Татарстан Республикасы бюджетын һәм аның үтәлеше турындагы хисапны раслау, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын карау;
6) Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш программаларын раслау;
7) Татарстан Республикасы салымнарын һәм җыемнарын федераль законнар нигезендә билгеләү;
8) Татарстан Республикасының бюджеттан тыш һәм валюта фондларын төзү тәртибен һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү, әлеге фондларның акчаларын тоту турындагы хисапларны раслау;
9) Татарстан Республикасы милкенә идарә итүнең  һәм аның белән эш итүнең  тәртибен билгеләү;
10) республика дәүләт хакимияте органнарын оештыру тәртибен һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү;
11) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен, Рәис урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлап кую;
12) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Дәүләт Советы Президиумын сайлау, Дәүләт Советы комитетларын төзү һәм сайлау;
13) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын билгеләү;
14) Татарстан Республикасы референдумын билгеләү;
15) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны билгеләү;
16) Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү (16 пунктның гамәлдә булуы 2005 елның 14 мартындагы 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән туктатып торыла);
16.1) Татарстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү;
17) Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турында Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә карар кабул итү;
18) Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кандидатурасын раслау; Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы, Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турындагы тәкъдимнәрен килештерү;
19) Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерү;
20) җирле үзидарә органнарына сайлауларны уздыру тәртибен федераль законда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә билгеләү;
21) Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын сайлау; Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисен һәм Рәис урынбасарын билгеләп кую;
22) Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын сайлау;
23) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау;
24) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп кую;
25) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау округларын төзү схемасын раслау;
26) Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышын һәм аны үзгәртү тәртибен билгеләү;
27) Татарстан Республикасы чикләрен үзгәртүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү;
28) Татарстан Республикасы Прокуроры урынына кандидатураны килештерү;
29) Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясенә закон нигезендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую;
30) Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен гамәлгә кую, Татарстан Республикасының мактаулы исемнәрен билгеләү;
31) эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә проектын хуплау;
32) Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.

Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт советы Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үз карамагындагы мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасы хокукына ия. 
Парламент эшчәнлеге тәртибе Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм Дәүләт Советы Регламенты белән билгеләнә.

Парламентның төп эшләү рәвеше – сессияләр, аларда Дәүләт Советы карамагына кертелгән мәсьәләләр хәл ителә. Дәүләт Советы эшчәнлегенең традицион рәвешләре – Дәүләт Советы комитетларының күчмә һәм уртак утырышлары.

Татарстан Республикасы Конституциясе һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы халыклар телләре турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә бөтен закон актлары Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнары текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү комиссиясе экспертизасын узалар, татар һәм рус телләрендә кабул ителәләр һәм бастырылып чыгарылалар. Дәүләт Советы утырышларында дәүләт телләрендә синхрон тәрҗемә алып барыла.  

Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеген Татарстан өчен мөһим түбәндәге норматив хокукый документлар билгели: ТССР дәүләт суверенитеты турында Декларация (1990 елның 30 августында кабул ителде), 1992 елның 21 мартында булган   республика референдумы нәтиҗәләрен исәпкә алып, 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе, "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Татарстан Республикасы Шартнамәсе (1994 елның 15 февралендә имзаланган), "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында" Шартнамә (2007 елның 24 июлендә расланган).

2009 елның 1 мартына Татарстан Республикасында 687 Татарстан Республикасы Законы гамәлдә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнарның кайберләре:
Татарстан Республикасы Сайлау кодексы;
Татарстан Республикасы Экология кодексы;
Татарстан Республикасы Гаилә кодексы;
"Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында";
"Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында";
"Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында";
"Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында";
"Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында";
"Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында";
"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында";
"2005-2010 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасын раслау турында";
"2006-2010 елларга Татарстан Республикасының транспорт комплексы үсеше" республика максатчан программасын раслау турында;
"2006-2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү" программасын раслау турында";
"2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану" программасын раслау турында";
"2004-2010 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь комплексын реформалау һәм модернизацияләү программасын раслау турында";
"2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турында" һ.б.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 100 кешедән торучы гамәлдәге составы гомумхалык, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә 2009 елның 1 мартында сайланды.

Парламент составына “Бердәм Россия” партиясеннән – 90, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясеннән – 6, бәйсез кандидатлардан 4 депутат керде. Яшь ягыннан төркемнәр түбәндәгечә: 30 яшькә кадәр – 6 депутат, 30 яшьтән 40 яшькә кадәр – 8 депутат, 40 яшьтән 50 яшькә кадәр – 27 депутат, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 38 депутат, 60 яшьтән өлкәнрәк – 21 депутат. Парламентның милли составы: 66 депутат – татар, 32 депутат – рус, 1 депутат – мордва, 1 депутат – чуваш милләтеннән. 99 депутат югары белемгә, 1 депутат – махсус урта белемгә ия. Шулар арасында 9 фән докторы, 29 фән кандидаты бар. Республика парламенты составында 14 хатын-кыз эшли.

Республика парламентының яңа составын төрле һөнәр иясе вәкилләре: табиблар, мәдәният, белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре, юристлар, журналистлар, галимнәр, эшкуарлар; сәнәгатьнең төрле тармаклары, транспорт, элемтә, төзелеш өлкәсе җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре, вакытлыча эшләмәүчеләр тәшкил итә. 20 депутат профессиональ даими нигездә эшли, калганнары депутатлык бурычын төп эшләре белән бәйләп алып бара.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен оештыручы орган булып Президиум тора, аның составына 13 депутат керә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы:
 Дәүләт Советы сессияләрен чакыра һәм аның утырышларын әзерләүне оештыра;
Дәүләт Советы төзегән комитетларның һәм комиссияләрнең эшчәнлеген координацияли;
Дәүләт Советы депутатларына вәкаләтләрен башкарырга ярдәм итә һәм аларны кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә;
Татарстан Республикасы законнары проектлары һәм республиканың дәүләт тормышындагы башка мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуын әзерләүне һәм уздыруны оештыра;
Дәүләт Советы карарларын һәм Дәүләт Советы Президиумы карарларын бастырып чыгара;
Дәүләт Советы эшен оештыруның башка мәсьәләләрен хәл итә.
 
Парламентта 76 депутаттан торучы “Бердәм Россия” (җитәкчесе – Гусев А.П.), 6 депутаттан торучы “Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе” (җитәкчесе – Миргалимов Х.Г.) фракцияләре, "Татарстан-новый век" – "Татарстан-яңа гасыр" депутатлар төркеме (җитәкчесе – Закиров Р.З.) оешты.
 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2009 елның 19 мартында узган беренче утырышында 7 комитет төзелде:
 

 

Рәисе – Липужина Валентина Николаевна
email:
Рәисе – Яһудин Шакир Шәяхмәт улы
email:
 
Рәисе – Гаделшин Морат Әсфәндияр улы
email:
Рәисе – Галиев Марат Һади улы
email:
Рәисе – Васильев Валерий Павлович
email:
 
Рәисе – Захарова Светлана Михайловна
email:
Рәисе – Вәлиев Разил Исмәгыйль улы
email:

 

 Комитетлар закон проекты эшен алып бару, Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү, шулай ук Татарстан Республикасы законнарын һәм парламент тарафыннан кабул ителгән карарларны тормышка ашырырга ярдәм итү, дәүләт органнары һәм оешмалары эшчәнлегенә күзәтчелек итү өчен оешты. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе төзелде (Рәисе – Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә, депутатлар һәр айның бер атнасы дәвамында округларда сайлаучылар белән эшли. Парламент, Дәүләт Советы депутатларының муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары утырышларында катнашуы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы органнарының уртак утырышларын, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары аппаратлары хезмәткәрләренә гамәли консультацияләр оештыру юлы белән, җирле үзидарә органнарына ярдәм итә.
Дәүләт Советы Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының аерым комитетлары белән хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкиле – Мингазов Вагиз Василович.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы структурасының бер элементы – Дәүләт Советы Аппараты. Ул түбәндәге структур бүлекчәләрдән тора:
 
 

 

Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты
Секретариат җитәкчесе – Садриев Камил Гайнетдин улы
email:
Оештыру идарәсе
Идарә башлыгы – Идиатуллин Артур Рево улы
email:
Хокук идарәсе
Идарә башлыгы – Ощепков Андрей Александрович
email:
Эшләр идарәсе
Идарә башлыгы – Абзалов Рифкать Нургали улы
email:
Документлар белән тәэмин итү идарәсе
Идарә башлыгы – Мотыйгуллин Вилдан Госман улы
email:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге
Бүлек җитәкчесе – Юдина Ильмира Нияз кызы
email:
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Бүлек мөдире -
Бәдретдинов Илнур Зиннур улы
email:
Матбугат хезмәте
Җитәкчесе – Макуева Резидә Галимҗан кызы
email:

 

 


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.