Татарстан парламентаризмының тарихы

Татарстанда халык хакимияте урнашу:
парламентаризмның гасырлык тәҗрибәсе
Кешеләрнең демократияне күзаллавы дәүләт белән идарә итүдә аларның реаль катнашу мөмкинлеге белән бәйле. Турыдан-туры булмаса – парламент депутатлары аша. Атаклы рус фәлсәфәчесе, тарихчы һәм публицист Б.И.Чечерин: "Парламент хакимлеге халыкның өлгергәнлек билгесе булып хезмәт итә", - дип язды.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, хакимлек итүнең демократик төре – башбаштаклыктан, абсолютизмнан һәм тоталитаризмнан панацея булып тора.

Республикабызда халык хакимияте урнашуны Европа илләре белән чагыштырганда чал тарихлы дип атап булмый. Төрле социаль-һөнәри төркемнәр, төрле дин һәм милләт вәкилләре мәнфәгатен кайгыртучы вәкиллекле хакимиятнең беренче шытымнары Татарстанда 1905-1907 еллардагы Россия революциясе елларында калкып чыга. Нәкъ шул елларда Санкт-Петербургның Таврия сарае диварларында  беренче тапкыр татар депутатларының – Дәүләт Думасы мөселман фракциясе вәкилләренең чыгышлары яңгырый.

1917-1918 елларда татар халкының күәте һәм сәяси инициативасы Бөтенроссия мөселманнары съездлары һәм автономияле Идел-Урал штаты төзергә өндәүче Милли Мәҗлес эшчәнлегендә чагылыш тапты.

Бер үк вакытта Казанда Советлар тибындагы вәкиллекле институтлар формалаштыру эше алып барылды. Ул көннәрдәге вакыйгаларга күз салыйк:
1917 елның 2 мартында эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышы булды.

1917 елның 14 мартында Казан губернасында халыкның беренче вәкиллекле хакимияте органы – Шәһәр Советы төзелде.

1917 елның 6 маенда, көчәя барган революцион көрәш шартларында, Казанда крестьян депутатларының Беренче Губерна съезды эшен башлады. Съездда крестьян депутатларының губерна Советы сайланды.

1917 елның 8 маенда эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышында ике Совет бергә кушылды. Губерна үзәге үрнәгендә өязләрдә һәм волостьларда да Советлар төзелә башлады. 18 яшькә җиткән барлык хезмәт ияләре җенесенә, милләтенә һәм диненә карамастан, сайлау һәм сайлану хокукына ия булды.

Татар-Башкорт Советлар республикасы төзү хакында кискен фикер алышулардан һәм бәхәсләрдән соң, 1920 елның 27 маенда БҮБК һәм Россиянең халык комиссарлары советы Декреты Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү хакында игълан итте. Шул вакыттан республикада хакимият Эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Советлары тарафыннан гамәлгә ашырыла башлады.

1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы революцион комитетына тапшырды. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп калды. ВРКның төп бурычларының берсе – Татарстан АССР Советларының Оештыру съездына әзерлек булды.

1920 елның 26 сентябрендә Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырылды. Аның эшендә 348 делегат катнашты.

Советларның бөтентатар Съезды үз вәкаләтләре кысаларында законнар кабул итте һәм республикага сәяси, икътисадый эшчәнлек, милли сәясәт, социаль-мәдәни төзелеш, административ-территориаль корылыш мәсьәләләре буенча гомуми җитәкчелек итте. Шул исәптән, РСФСР хакимиятенең югары органы тарафыннан расланучы ТАССР Конституциясен кабул итте, аңа үзгәрешләр кертте.
Съезд республика хакимиятенең даими эшләүче югары органнары системасын – составында 56 әгъза булган ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты формалаштырды. Татарстан ҮБК Беренче пленар утырышында Борхан Мансуров җитәкчелегендә 7 кешелек президиум сайланды һәм республика хөкүмәте – Халык комиссарлары советы төзелде.

1929 елга кадәр ТАССРның Эшче һәм крестьян депутатлары Советлары съезды ел саен, ә 1929 елдан – ике елга бер тапкыр чакырылды. 1920 елдан 1937 елга кадәр 11 съезд уздырылды. Аларның һәрберсе республика тормышына күренекле вакыйга алып килде. Аеруча 1926 һәм 1937 еллардагы съездлар мөһим мәгънәгә ия булды: аларда ТАССР Конституцияләре кабул ителде.

1937 елгы ТАССР Конституциясе.

ТАССР Үзәк башкарма комитеты сессияләре арасындагы чорда хакимиятнең закон чыгаручы, бүлүче һәм контрольлек итүче югары органы булып аның Президиумы торды. Ул ҮБК составыннан сайланды һәм аңа хисап тотты.

Татарстан ҮБК Президиумына түбәндәге вәкаләтләр бирелде:
- Советлар съездларын һәм ҮБК сессияләрен әзерләү, алар чыгарган карарларның үзәктә һәм урыннарда үтәлешенә күзәтчелек итү;
- республиканың Халык комиссарлары советы һәм аерым халык комиссарлары карарларын туктатып тору яки юкка чыгару;
- халык комиссарларын билгеләү һәм азат итү;
- БҮБК раслау шарты белән республиканың административ-территориаль төзелешен үзгәртү.
1937 елда вәкиллекле хакимиятнең гамәлдәге системасына алмашка халык вәкиллегенең яңа органы – Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Югары Советы барлыкка килде.

- дәүләт хакимиятенең югары органы булды;
- гомумхалык, тигез хокуклылык һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән, сайлау округлары буенча, 20 мең халыкка бер депутат исәбеннән республика гражданнары тарафыннан дүрт елга сайланды;
- РСФСР Югары Советына раслауга кертү шарты белән ТАССР Конституциясен кабул итү һәм аңа үзгәрешләр кертү буенча зур вәкаләтләргә ия булды;
- закон чыгару хакимиятен гамәлгә ашырды, халык хуҗалыгы планнарын һәм республика бюджетын раслады;
- Югары Совет Президиумын, Югары судны, Халык комиссарлары Советын сайлауны, гамәлгә куюны һәм аларның эшенә күзәтчелек итүне тормышка ашырды;
- республика территориясендә СССР, РСФСР һәм ТАССР законнары үтәлешенә күзәтчелек итте.
 
1938 елның 26-29 июнендә беренче чакырылыш ТАССР Югары Советының беренче сессиясе уздырылды. Анда түбәндәгеләр сайланды:
- Рәис һәм 14 әгъза составында республиканың Югары Советы Президиумы;
- өч даими комиссия (Закон чыгару тәкъдимнәре, Бюджет һәм Мандат комиссияләре) формалашты;
- республика хөкүмәте – ТАССР халык комиссарлары советы төзелде.
 
1940 ел башына республиканың яңа Конституциясе нигезендә Татарстан АССР дәүләт хакимияте һәм идарә итү системаларын үзгәртеп кору төгәлләнде.
 
Бөек Ватан сугышы республиканың вәкиллекле органнары тарихында җуелмаслык эз калдырды. Югары Советның 143 депутатыннан 44 үз теләге белән фронтка китте. Сугыш елларында Татарстан АССР Советларының 27 мең депутатыннан барлыгы 12 меңе гамәлдәге армиягә чакырылды.
 
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ТАССР Югары Советының сессияле эш рәвеше активлашты. Республиканың 1947 елның мартында Югары Совет депутатлары тарафыннан хупланган бишьеллык үсеш планы сугыштан соңгы авырлыкларны җиңүгә юнәлдерелгән иде.
 
1957 елдан башлап Югары Совет сессияләрендә еллык халык хуҗалыгы планнары карала башлады. Даими комиссияләрнең саны артты – гамәлдәге өч комиссиягә дүрт яңасы: сәнәгать һәм транспорт, авыл хуҗалыгы, халык мәгарифе һәм мәдәнияте, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү комиссияләре өстәлде.

ХХ гасырның 60-70 елларында Югары Совет интенсив рәвештә республиканың законнар базасын баетты. Бу чорда түбәндәге законнар кабул ителде:
-         ТАССР һәм Хезмәт ияләре депутатларының җирле Советлары бюджет хокуклары турында;
-         ТАССР Югары Советы депутатларын һәм хезмәт ияләре депутатларының район, шәһәр, авыл, поселок Советлары депутатларын чакыртып алу тәртибе турында.

1970 еллар башыннан
Югары Совет ТАССРның бишьеллык икътисадый һәм социаль үсеше дәүләт планнарын раслады, республиканың Министрлар Советы эше турында хисаплар тыңлады.

ТАССРның 1978 елгы Конституциясе автономияле республиканың вәкаләтләрен арттырды. Бу Югары Совет мөмкинлекләрендә дә чагылды. Аерым алганда, парламентка республиканың Төп законын тулысынча кабул итү һәм аңа үзгәрешләр кертү; кайбер территориаль мәсьәләләрне мәстәкыйль хәл итү хокукы бирелде. Республика РСФСР һәм СССР карамагына кертелгән мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша башлады:
- ТАССРның 11 депутаты СССР Югары Советының Милләтләр Советына сайланды;
- ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе РСФСР Югары Советы Президиумы Рәис урынбасары сыйфатында аның составына кертелде;
- республикага, аның дәүләт хакимияте югары органнары аша, РСФСР Югары Советында закон чыгару инициативасы хокукы бирелде.

1978 елгы ТАССР Конституциясе.

1978 елда республика Конституциясе нигезендә түбәндәгеләр кабул ителде:
- ТАССР Югары Советына һәм хезмәт ияләре депутатларының җирле Советларына сайлаулар турында законнар;
- ТАССР Министрлар Советы турында закон;
- ТАССР Югары Советы эше Регламенты;
- халык хуҗалыгының төп тармаклары һәм дәүләт эшчәнлеге өлкәләре буенча 14 даими комиссия оешты.

ТАССРның идарә итү органнары системасында Халык контроле комитеты аерым урын тотты.  ТАССР Конституциясе нигезендә, бу комитетның составы Югары Совет тарафыннан билгеләнде.
Хакимиятнең вәкиллекле органнарын реформалаудагы чираттагы этап үзгәртеп кору башлану белән бәйле. 1990 елда республика тарихында беренче тапкыр ТАССР Югары Советына һәм халык депутатларының җирле Советларына сайлаулар альтернатив  нигездә уздырылды.
Халыкның икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт белән ныгытылган үз билгеләнү хокукыннан чыгып, 1990 елның 30 августында республиканың Югары Советы тарафыннан Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул ителде.

Дәүләт Суверенитеты турында Декларация.
Киләчәккә юнәлгән бу адым Татарстанның милли-дәүләт корылышындагы тамырдан үзгәрешләргә нигез салды, тирән социаль үзгәртеп корулар буенча мөстәкыйль cәясәтнең үзенчәлекле башлангыч ноктасы булды.

14 елдан соң, 2004 елның 26 августында парламент корреспондентлары белән очрашуда, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Шартнамәнең тарихи әһәмияте турында болай диде:
 
“Бүген, күп елар узгач, суверенлаштыру сәясәтенең дәрәҗәсен төшерергә теләгән оппонентларыбыз Татарстанның, шулай ук башка милли республикаларның да, Федерациягә кизәнмәвен аңладылар. Киресенчә, республиканың конструктив адымнары Россия дәүләтчелегенең нигезләрен ныгытты.

Халыклар хокукларын саклау, регионнар мәнфәгатьләрен тәэмин итү аша Россиянең көче һәм гайрәте тагын да үсте. Россия Федерациясен торгызуга һәм аның уңышлы алга баруына юнәлдерелгән теләсә нинди реформалар иң беренче чиратта җәмәгатьчелек белән килештерелергә тиеш.

Россия дәүләтен төзү һәм аның эшләве буенча узган дистә елда тупланган тәҗрибә Россия Федерациясе Конституциясендә теркәлгән федерализм принципларын эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру зарурлыгы турында сөйли. Төбәкләр көчле һәм үз-үзләрен тәэмин итәрлек булганда гына Россия кабат көчле дәүләт булачак”.
 
1991 елда Татарстанда Президентлык институтын гамәлгә кую дәүләт суверенитетын ныгытуда мөхим этап булды.
 
Тәҗрибә кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген тәэмин итүдә, социаль-икътисадый мөнәсәбәтләр үзгәрүнең катлаулы мәсьәләләрен хәл итүдә һәм дәүләт хакимияте системасын ныгытуда президентлык институтының роле зур булуын күрсәтте.
 
1991 елда Югары Советның кайбер депутатлары, шул исәптән ундүрт даими комиссия рәисләре, закон чыгару эше белән даими нигездә шөгыльләнә башлады. Югары Советта беренче тапкыр “Халык хакимияте”, “Суверенитет”, “Татарстан”, “Бердәмлек” һәм башка депутат төркемнәре һәм фракцияләр барлыкка килде.

1992 елның мартында Югары Совет карары белән Татарстанның дәүләт статусы турында республика референдумы үткәрелде. Бу зарури адым иде. Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне федераль үзәк хупламады. Республика җитәкчеләренең чын федератив дәүләт төзү буенча эшчәнлеген күпләр "Россия Федерациясенең бөтенлеген һәм иминлеген җимерүгә юнәлдерелгән сепаратизм" итеп кабул итте. Шуңа охшаш бәяләмәләр массакүләм мәгълүмат чараларында, Россия дәүләтенең кайбер җитәкчеләре мөнәсәбәтләрендә чагылды, кайвакытта, хәтта республикабызга Россиянең рәсми мөнәсәбәтен чагылдыручы сәяси документлар рәвешен алды.

Референдум нәтиҗәләре сайланган курсның кемнеңдер бер минутлык теләге түгел, динамик рәвештә алышынып торучы сәяси чынбарлыкның объектив таләбе икәнен раслаучы факт булды. Тавыш бирүдә катнашкан 61,4% сайлаучылар республиканың статусы үзгәрүгә, халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа принципларын раслауга, гомуми йортыбызда гражданнар арасында тынычлыкны һәм халыкара мөнәсәбәтләрне яклап тавыш бирде.

Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация игълан ителүнең ун еллыгына багышланган Дәүләт Советы пленар сессиясендә республика Президенты М.Ш. Шәймиев үзенең чыгышында: "Узган ун елга карап мин республика сайлаган дәүләти һәм сәяси     курсның    дөреслегенә тагын бер кат инанам һәм күп милләтле Татарстан халкының безгә ышаныч күрсәтүе белән горурланам" дип билгеләде.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның Югары Советы яңа Конституция кабул итте. Әлеге вакыйга белән республикабызның сәяси тарихында яңа этап башланды. 

1992 елның 6 нояберендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе.

Кабул ителгән Конституциянең әһәмияте, беренче чиратта, түбәндәгедән гыйбарәт иде:
- дәүләт суверенитеты турында Декларациянең төп идеяләрен һәм принципларын ныгытты;
- хокукый дәүләттә законнарның югарылыгы, аларны үтәүнең катгыйлыгы, закон чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләренең бүленеше кебек мөһим принципларны формалаштырды;
- шәхеснең Кеше хокуклары буенча гомуми декларациядә бәян ителгән төп хокукларын һәм иреген законнар белән рәсмиләштерде;
- кеше хокукының иң югары социаль кыйммәт буларак өстенлеге алдында гражданинның һәм дәүләтнең үзара җаваплылыгын ныгытты;
- төрле милләт һәм дин кешеләре арасында граждан килешүенең һәм ышанычлылыкның, тотрыклылыкның, республика халыклары мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызуның ышанычлы гаранты булды;
- хакимиятнең үз органнарын, демократиянең яңа институтларын һәм базар икътисадын формалаштырырга мөмкинлек бирде;
- ирекле хуҗалык эшчәнлеге һәм милекнең күптөрле рәвешләре рөхсәт ителә торган икътисадый системага принципиаль яңа юллар салды.

Күчеш чорының катлаулы шартларында XII чакырылыш Югары Советы республиканың дәүләтчелеген торгызуда мөһим роль уйнады. Татарстан Дәүләт Советына кадәр булган дәүләт органы республиканың яңа дәүләт символларын раслады, 120 дән артык закон, шул исәптән, "Халык хакимияте нигезләре турында", "Милек турында", "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында", "Мәгариф турында", "Яшьләр турында", "Халыкны эш белән тәэмин итү турында", "Җир кодексы" һ.б. кабул итте. Югары Совет эшчәнлеге республикада халыкара бердәмлекне, сәяси һәм   социаль тотрыклылыкны саклап калырга, демократик хокукый дәүләт төзүгә, базар мөнәсәбәтләренең үсешенә ярдәм итте.


Татарстан Республикасы Конституциясе (Түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән: 29.11.1994 № 2243-ХII, 30.03.1995 № 17,08.12.1995 № 346, 27.11.1996 № 881,26.05.1999 № 2180, 21.07.1999 № 2304, 03.03.2000 № 93, 31.05.2000 №179, 19.12.2000 № 494, 28.06.2001 № 946,19.04.2002 № 1380, 15.09.2003 № 34-ТРЗ, 12.03.2004 № 10-ТРЗ,14.03.2005 № 55-ТРЗ).  

Шулай ук кара:


Китап:

"Татарстан Республикасында парламентаризм, дәүләтчелек һәм демократия үсеше", 2005 ел. (рус телендә)
Китап: "Россия парламентаризмы: тарихи тәҗрибә һәм үсешнең бүгенге тенденцияләре", 2006 ел. (рус телендә)