Интернет кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының (алга таба – Дәүләт Советы) рәсми сайты гражданнарның Дәүләт Советына  мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен өстәмә чара булып тора.

Сайтка язылган мөрәҗәгать “Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы законы нигезендә карала.

Электрон документ рәвешендә калдырылган мөрәҗәгатьтә фамилия, исем, атасының исеме (булган очракта), җавап электрон документ рәвешендә җибәрелергә тиеш булса – электрон почта адресы, җавап почта аша җибәрелергә тиеш булса – яшәү адресы күрсәтелерегә тиеш. Мөрәҗәгатькә электрон рәвештә документлар һәм материаллар кушылып бирелсә, мондый мөрәҗәгать Ietter@gossov.tatatrstan.ru адресына яки документларның һәм материалларның күчермәләре язма рәвештә Дәүләт Советына җибәрелә: 420060, Казан шәһәре, Ирек Мәйданы, 1 йорт.

Мөрәҗәгатьнең (гаризаның, шикаятьнең, тәкъдимнең) асылы  төгәл бәян ителгән һәм электрон имза (булган очракта), дата куелган булырга тиеш.

Электрон мөрәҗәгать бланкын тутырганда язылырга тиешле мәҗбүри реквизитлар күрсәтелмәгән очракта мөрәҗәгатькә җавап бирелми.

Электрон мөрәҗәгатькә җавап Сез күрсәткән электрон адреска яки яшәү адресына җибәрелә.

Мөрәҗәгатьләрне карауны тизләтү өчен мөрәҗәгать җибәрелә торган Дәүләт Советы бүлеге исемен йә тиешле вазыйфаи затның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен яки  тиешле затның вазыйфасын күрсәтүне сорыйбыз.

Электрон мөрәҗәгать 3 көн эчендә теркәлә һәм теркәлгән көннән алып 30 көн эчендә Дәүләт Советы компетенцияләре кысаларында карала. Аерым очракларда мөрәҗәгатьне карау срогы озайтылырга мөмкин, бу хакта мөрәҗәгать итүчегә рәсми хәбәр ителә.

Интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать җибәрер алдыннан “Еш бирелә торган сораулар” бүлеген карарга тәкъдим итәбез. Сезне кызыксындыра торган темага җавап әлеге бүлеккә урнаштырылган булырга мөмкин.

Электрон мөрәҗәгатьләр буенча белешмәләрне түбәндәге телефоннар аша белешергә була:

тел. (843) 2676394, 2676486, 2676487

e-mail:Ietter@gossov.tatatrstan.ru