– Төрле фаразлар бар инде. Әмма мин аларга ышанмыйм. Дөрес, 2012 ел бик мөһим. Уртаклыктагы реформаларның дәвам итүен теләр идем мин. Алар авыр, әлбәттә, тик башкача була алмый.
– Әнә “Новая газета” еш кына, бу тандем халыкны туйдырды инде, дип яза.
– Нәрсә бар, шуннан сайлап аласың инде. Билгеле, идеал күрергә телибез. Әмма дөньяда идеал кешеләр юк. Гогольнең “Женитьба” дигән әсәрен хәтерлисезме? Төп герой, әгәр Мария Ивановнаның – колакларын, Галина Петровнаның – борынын, башка берәүдән ияген алып кушып булса, мин тәгаен шуңа өйләнер идем, дип җавап бирә. Һаман нәрсәдер ошамый. Тандемның йомшаклыгы нәрсәдә соң? Нинди генә булса да, Ельцин властьны көрәшеп алды. Чынбарлыкта Путин билгеләп куелды, властьны кабул итеп алучы. Медведев та билгеләнеп куючы гына. Алар көрәшеп җиңеп чыкмады, властьны көрәшеп алмады. Халык аларны яклап чыкса да, алдан билгеләп куелганга гына тавыш бирә кебек. Шуңа күрә легитимлык, вәкаләтлелек дигән нәрсә халык күңелендә, уенда томанлырак күренә. Оппонентлары булса да, алар барыбер элгәреләре тарафыннан билгеләп куелган – менә нәрсәдә аерма. Илебездә ачык, ихлас сайлаулар 90 нчы еллар башында бер-ике генә мәртәбә булды. Шуннан соң кәнәфине кабул итеп алучыны билгеләү китте. Чын демократик сайлаулар белән хәзерге сайлауларның аермасы менә шунда. Ил җитәкчелегенең легитимлыгы ягыннан Россия өчен зур проблема бу. Шуның өчен Черчилль, демократиянең бик күп җитешсезлекләре булса да, башка системалар аннан да яманрак, дип юкка гына әйтмәгән бит. Кандидатларны ирекле тәкъдим итеп, ирекле сайлап куюдан яхшырак башка бер ысул да юк. Моңа Россия кайчан да булса бер өлгерер әле.
– Әнә Рафаил Хәкимов, Кыргызстан кебек мөстәкыйль булганчы, Россия канаты астында яшәвең мәслихәтрәк, ди. Әллә безгә 50 ел үтмичә бәйсезлек турында сүз йөртмәскә, хыялланмаскамы?
– Татарстан ул – татарлар гына түгел, урыслар да, башка милләт вәкилләре дә яшәүче республика. Җитмәсә, татарларның күпчелеге Россиядә, шактые элекке СССР территориясендә яши. Бу – бик мөһим момент. Күпмилләтле булуын таныганда гына Татарстан республика булып сакланып кала ала.
– Без дә бу хәлне искәртеп, тәнкыйтьләп торабыз. Ни генә дисәң дә 2007 елны шушы җитәкчелек безнең белән Шартнамәгә кул куйды. Татарстанның статусы Шартнамәдә беркетелгән. Тормыш беркайчан да бер урында гына тормый. Хәрәкәт итәргә, гамәл кылырга кирәк. Бикләнеп яшәп булмый.
– Соңгы вакытта нинди китап укыдыгыз? Гомумән, еш укыйсызмы?
– Укыштыргалыйм. Соңгы китабым Василий Аксеновның “Лендз...” дигән тәмамланмаган романы. Бу китап әдипнең Казанда яшәгән вакытындагы тормышы, яшьлеге турында. Лендоз – американнар ярдәме дигән сүз. Мин ул китапны табып алып укыдым да дусларыма бирдем, хәзер алар да йотлыгып укый. Анда 40–50нче еллардагы Казан сурәтләнә. Әсәрдә хәзер мин яши торган Телеграф тыкрыгы, Черек күл... сурәтләнә. Ни кызганыч, Казан турындагы китаплар бик аз.
– Өегезгә яздырып газета-журнал алдырасызмы?
– Газеталар да алдырам, интернеттан да еш файдаланам. Дөресен генә әйткәндә, күп газеталар ошамый. Әмма мин нигездә информация алыр өчен укыйм.
– Дингә мөнәсәбәтегез ничек?
– Бу интим сорау. Җавабым ошамастыр да. Элекке өлкә комитеты секретаре динле була алмый инде. Мин барча диннәрне дә хөрмәт итәм. Әмма үземне беркайчан да нинди дә булса дин тарафдары дип исәпләгәнем юк. Мин тупас атеист түгел-түгелен. Катлаулы сорау бу. Дөрес, мин бер аллалыкны таныйм. Бу тулы, тәмамланган җавап түгел.
– Татарча укыйсызмы?
– Начар укыйм. Нигездә, сөйләшәм. Контекст буенча аңлап була. Бүләк итеп биргәч Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин шигырьләрен укыштырам. Кайвакыт телебезнең матурлыгын сизәм. Дөрес, кайчагында тыңлаганда, нинди матур сөйли, дип гаҗәпләнеп утырам. Әмма укыганда моны әллә ни тоймыйм. Урысча шигырьләргә дә мөнәсәбәтем шундый. Кечкенә вакытта шигырьләрнең асылына төшенү аеруча кыен иде. Соңрак кайбер клапаннар ачылды. Бу көчле ягым түгел. Мине еш кына җырларның образлылыгы гаҗәпләндерә. Татар, урыс җырларының түгел, инглиз җырларының образлылыгы. Ул җырларның тирән фәлсәфилегенә шаккатам мин. Беренче чиратта миңа джаз җырлары ошый. Джаз ул – чиста американ музыкасы. Дөрес, анда Африка элементлары да бар. Әмма африканлылар үзләре аны аңламый. Джаз – бик күп культураларның синтезы, кушылмасы ул. Аның үзенчәлеге дә шунда. Милли музыка бар, әмма дөнья кабул итә торган классик музыка синтезлау нәтиҗәсендә туа.
Әнә Австралиядә Зөлфия дигән җырчыбыз яши. Татар җырына дөнья музыкасы элементларын керткәнгә, аның музыкасын башка халыклар да аңлый. Ул – сәнгатебездә бик үзенчәлекле күренеш. Хәзер күп кенә халыклар, милли асылын саклап, синтезлауга өстенлек бирә башлады. Джаз да – шундый юнәлеш. Нишләптер, мин кечкенә вакытта ук, беркем өйрәтмәсә дә, джазга гашыйк булдым. Мәктәптә җыр дәресләрендә мәҗбүри өйрәткәннәр миңа ошамый, шуңа күрәме еш кына, дөрес җырламыйсың, дип әйтәләр иде. Хәер, дустым Рафаил Хәкимов та джаз ярата. Шуңа күрәме танышкач, без бер-беребезне бик тиз аңладык. Бәлкем бу кемгәдер ошамыйдыр: әмма шушындый булып чыктык инде. Хәер, татар музыкасын бик яратучы әтием әүвәл зәвыгыма бик гаҗәпләнсә дә, олы яшендә тыңлап карагач, джазның кайбер урыннарын ошатты. Тик барыбер тулаем кабул итә алмады. Чынбарлыкта джазны яратучылар бик аз. Мин сезнең белән ихлас сөйләшәм.