төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Татар эзләп – Америкага, яки Ни өчен эзлиләр соң татарны

15 июль 2011

“Ватаным Татарстан”, №129-130, 2011 елның 15 июле


Күптән түгел бер төркем зыялылар – ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли эшләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, күренекле артистларыбыз Рөстәм Асаев, Ринат Вәлиев һәм Гөлшат Имамиева АКШта сабантуйда булып кайтты. Разил Вәлиев шул сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

– Америкага беренче генә баруым түгел. Беренче сәфәрем нәкъ егерме ел элек, 1991 елда булган иде. Гадәттә мин АКШка андагы милләттәшләребезне күрү, аларның нинди уй-ниятләр белән яшәүләрен күрү өчен барам. Гомумән, кайсы гына илгә барсам да, иң әүвәл анда яшәүче татарларны эзлим. Моңарчы Көньяк Кореядан башка татар тапмаган илем булмады. Югыйсә заманында анда да татарлар яшәгән. Бәлкем хәзер дә берничәсе калгандыр. Вашингтонда Сәгыйть Сәлах дигән бик күренекле милләттәшебез белән очрашкан идем. Ул – татар дөньясында гына түгел, Америкада да бик күренекле шәхес. АКШ атом-төш коралы буенча комитет әгъзасы, атомчы физик ул. "Заманында Көньяк Кореяда, Сеул шәһәрендә 26 татар гаиләсе бар иде. Шушы утызлап гаиләнең татар мәктәбе эшләде. Кулдан җыеп булса да, атналык газета чыгара, барча милли бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны үткәрә идек. Үз зиратыбыз, мәчет кебек кечкенә генә йортыбыз, муллабыз бар иде. Гомумән, мәхәллә булып, тулы канлы милли тормыш белән яшәргә тырыша идек", – дип сөйләгән иде ул. Өч ел элек Сеулга баргач, Сәгыйть әфәнде биргән адрес буенча ул урынны эзләп карадым. Әмма ләкин анда хәзер зират та, мәктәп тә юк. Фәкать күккә ашкан йортлар гына кукраеп утыра.

Ни өчен эзлим соң татарны? Кан тартмаса – җан тарта, җан тартмаса – кан тарта, диләр. Бәлкем икесе дә тартадыр. Чөнки бөтен тормышым, кылган гамәлләрем халкыбыз язмышына бәйле. Шуңа күрә татарны өйрәнүем – халкыбызны аңларга тырышу. Татар кешесе кем ул? Америкада, Англиядә, Финляндиядә... нинди ул? Менә шуларны күргәч, татар кешесенең гомуми портреты күз алдына килеп баса. Без еш кына бердәм булыйк, бергә булыйк дип сөйлибез. Бу – бик әйбәт шигарь-өндәмә. Әмма алай дип әйтеп кенә бердәмләшеп булмый. Безгә аралашырга, бер-беребезнең уй-фикерләрен белешергә, мөмкин булган кадәр шушы уй-фикерләргә куәт өстәргә һәм үз бергәлегебезне, зур милләт икәнлегебезне тоеп, күңелебезгә сеңдерергә кирәк. Югыйсә Финляндиядә – 800, Америкада – берничә мең, Төркиядә ничәдер йөз мең кеше тупланмый икән, барыбер үзен зур милләт итеп сизә алмаячак.

Әле менә берничә көн элек кенә Екатеринбургтан сабантуйдан кайттык. "Телебез, йолаларыбыз бетә дип боегып калган идек. Әмма сабантуйга кырык мең татар җыелгач, Татарстан, Башкортстан республикалары, Свердловск өлкәсе җитәкчеләре килгәч, бөтен стадион, тирә-як урамнар гөрләп торгач, түбәбез күккә тиде, үзебезне зур халык итеп тойдык. Сабантуйга җыелган барча халык татар икәнлегенә горурланып китте", – дип сөйләделәр миңа анда. Менә шушы милли горурлык хисен уяту өчен, очрашып, күрешеп торырга, бер-беребезгә көч-куәт бирергә кирәк.

Американың төрле шәһәрләрендә милли җәмгыятьләребез бар. Минем Вашингтон, Нью-Йорк, Торонто, Монреаль шәһәрләрендәге татар җәмгыятьләрендә булганым бар. АКШ белән Канада бер дәүләт кебек инде, араларында чикләр дә юк диярлек. Әмма төрле штаттагы татарлар берләшсен өчен бер зур, уртак оешма булдырырга кирәк. Бу теләкне алар үзләре дә әйтеп килә. Без дә шундый теләк булганлыгын белдереп килдек. Моның өчен алар иң әүвәл уртак план-ниятләр корып, эшләрен тәңгәлләштерергә, бер-берсенең чарасына йөрергә, аралашып, хуплашып торырга тиеш. Алар моны үзләре дә аңлый, әмма оешып бетә алмый иде. Тагын бер нәрсә бар: АКШ хөкүмәте федераль дәрәҗәдәге җәмгыятьләргә грант бирә. Ким дигәндә – 100 мең, күп дигәндә 600 мең доллар акча дигән сүз бу. Безнең Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско кебек шәһәрләрдә милли җәмгыятьләребез булса да, әлегә федераль, илкүләм оешмаларыбыз юк. Ә штатларда исә андый программа каралмаган. Менә әзәри, төрекләрнең андый федераль оешмалары бар. Әйтик, төрек җәмгыяте ел саен шушы максатта АКШ хөкүмәтеннән 600 мең доллар акча ала. Милләттәшләребез әлеге милли оешмаларга әгъза булып керә икән, взнос түләп тора, чөнки ул җәмгыятьләрнең ике-өч катлы үз бинасы бар. Ул биналарны тотарга, анда төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырырга кирәк. Кеше хасталанса, үлеп китсә, мәшәкате артыннан йөрү зарур. Бу эшләрне финанс ярдәменнән тыш башкарып булмый. Америкада бай кешеләр аз булмаса да, һаман-һаман акча җыеп йөрү күңелле эш түгел. Аннан соң кеше баеган саен чыгымнары да арта бит. Әйткәнемчә, федераль оешма булса, аңа шушындый саллы ярдәм бирелә. Баруыбызның бер максаты шул федераль оешманы оештыру эшен тизләтү иде. Без бергә Нью-Йорк шәһәрендә зур җыелыш үткәрдек. Төрле штатлардан татар җәмгыятьләре җитәкчеләре җыелды. Шунда әлеге фикеребезне кабат яңгыратып бәхәсләшеп тә алдык, берләшмә булдырырга дигән карарга килдек. Без аларга, киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае була, шул корылтайга хәтле бер зур татар берләшмәсе булдырып, шул илкүләм оешманың вәкилләре, делегатлары булып килсәгез иде, дигән шарт куйдык.

Аннан соң без Сан-Франциско шәһәре сабантуенда булдык. Ул – Нью-Йорктан шактый еракта, кыйтганың икенче бер читендәге шәһәр. Аралары – 5 мең чакрым. Шушылай җир читендә сабантуй үткәрүләре – шаккаткыч хәл! Анда шулхәтле матур милли киемнәрдән, үз өйләрендә өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк, бавырсак пешереп килгәннәр. Балалары шул хәтле матур. Бәйрәмгә дусларын да чакырганнар. Әйтик, казахлар, башка милләт вәкилләре дә бар иде. Дөрес, анда ат чабышлары, милли көрәш юк инде. Әмма бик кызык, бик күңелле булды. Йөрәгемә сары май булып ятканы – анда хәмер сатылмады, кызмача йөрүчеләр күренмәде, тостлар әйтешеп, бер-берсен буш сүзләр белән макташулар юк.

Тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттем: анда да татарлар төрле катлау, төркемнәргә бүленә башлаган. Иске татарлар һәм яңа татарлар бар. Иске татарлар XIX гасыр азагында, ХХ гасыр башында, революциядән соң килгән, сугышта әсирлеккә эләккәннән соң кайтмый калган. Болары инде чын гореф-гадәтләребезне саклаган, телләре безнекенә караганда да чистарак: урыс сүзләре, башка тел сүзләре катнашмаган, саф татар әдәби теле. Бик диниләр. Әмма яңа килгәннәр башка төрле. Аларны әллә ни кабул итеп бетермиләр. Аларның төп максаты – акча эшләү. Моны үзләре дә яшерми икән. Күбесе татарча да белми, дин хакында мәгълүматлары аз, гореф-гадәтләрне өс тән-өстән генә белә, хәмергә бик хирыс, диләр. Шуңа күрә аларны якын китерәселәре килми. Әмма без, сез аларны бик читләштермәгез, аерып куймагыз инде; алар да – безнең милләт балалары, әкренләп үзегезгә якынайтыгыз, үзегездәге асыл сыйфатларны аларга да сеңдерә алмассызмы; әүвәл аерым-аерым чакырыгыз, бөтенесе дә сез әйткәнчә түгелдер; шушылай үз арагызга кертсәгез, милләтебез тагын да ныграк укмашыр; акча эшләргә килгәннәр икән, өсләре бөтәйгәч, ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә, дигәндәй, яшәү мәгънәсе, милләт турында уйлый башларлар, дип киңәш бирдек.

Күптән түгел генә АКШка күчеп киткән мәгълүм шәхесләрдән сабан туена улы белән бергә Мәсгудә Шәмсетдинова килгән иде. Ә инде Нью-Йорктагы җыелышта үзем белгән ике профессорны күрдем. Шулардан Рифат Таби – бигрәк тә мәшһүр кеше. Ул Нью-Йорктагы атаклы технология университеты профессоры. Бик зыялы кешеләр җыелган иде. Алар, илдә күренекле 18 татар профессоры барлыгын беләбез, дип әйтте. Бәлкем, соңгы арада аларның саны арткандыр да. Чөнки соңгы елларда күчеп китүчеләр күбәйде.

Мине тагын шаккатырганы шул булды: Татарстанда булган барча вакыйгаларны белеп, ишетеп торалар. Чөнки интернет бар. Бәлкем, ул бер-беребезне якынайтыр, диләр. Әмма бүген интернетка татар фикерен, милләтебезгә кагылышлы хәбәр-мәгълүматларны кертү җитешми, дип тә борчылалар. "Бер-беребезне макташып утыру – бәйрәмдә урынлы. Безгә көндәлек тормыштан объектив мәгълүмат кирәк", – дип әйттеләр.

АКШта өч көн ярым гына булсак та, тәэсирләребез бик бай булды. Аерым алганда, артистларыбызны, бигрәк тә алар башкаруында яңгыраган борынгы көй-җырларны яраттылар. Аларны кат-кат кузгатып, үзләре дә кушылып җырладылар. Ни гаҗәп, бөтен җырларның сүзләрен беләләр. "Туган тел"не нәкъ бездәгечә басып җырлыйлар. Миңа бу җәмгыятьтә, сайлап алып җыйган кебек, бөтенесенең дә затлы, зыялы, укымышлы булуы бик ошады. Гомумән, чит илләрдә булып, төшеп калган, әтрәк-әләм татарны күргәнем юк әле (шунысы кызык: татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, унлап кеше махсус машина номерлары булдырган, андый язуларны кыйбатрак бәягә сатып алырга була икән. Ул номерларга tatar дип язылган. Мәшһүр биючебез Ирек Мөхәммәтов милләттәшләребезне нәкъ менә шундый номерлы машиналар аша табып алган). "Әгәр яшьләр бераз гына төрле якка тайпыла башласа, син үзеңне генә түгел, без татарларны хурлыкка калдырасың, дип аларны шунда ук урыннарына утыртабыз", – ди алар. Кардәшләребез тарихны яхшы белә, чит илләрдәге мөһаҗир милләттәшләребезнең ничек яшәве белән даими кызыксынып тора. Аларда борынгы документларыбыз бик яхшы сакланган. Менә миңа Оркыя ханым дигән бер күренекле милләттәшебез бер букча борынгы китап биреп җибәрде. Анда Тукай үзе исән вакытта чыккан китаплар, Кытайда, Япониядә мәктәптә укыган дәреслекләр бар. Күп әйберне ташлап калдырырга туры килсә дә, алар бервакытта да китапларын ташлап калдырмаган. Хәтта ул елларда язылган көндәлекләр дә сакланган. Менә шуларны килеп өйрәнүче булсын иде, дип калды алар.

Мин 1991 елда Америкада булган чагымда ук Муса Җәлил белән бергә "Идел-Урал" легионында булган кешеләр белән танышкан идем. Хәзер аларның күбесе исән булмаса да, архивлары, көндәлекләре сакланган. "Зинһар, нинди документларыгыз бар, барысын җыеп, безгә алып килеп, Татарстан архивына яки Милли китапханәгә тапшырсагыз иде", – дип мөрәҗәгать иттем кардәшләребезгә. Бик теләп ризалаштылар. Гомумән, чит илләрдә яшәгән татарларда, бигрәк тә өлкән буында документлар шактый күп. Өч ел элек Япониядә булган вакытта Таминдар Мохит белән күрешкән идек. Ул – Гаяз Исхакый, Габдрәшит Ибраһимов белән аралашып калган кеше. Аңарда бик бай архив барлыгын беләм. Әмма ләкин мин барган чакта ул бик хаста, юл казасына очраган иде. Шуңа күрә ул мәчеткә барып миңа әлеге архивын күрсәтә алмады. Ул архивны да табарга, өйрәнергә иде. Анда заманында Кытайда, Кореяда, Япониядә булган татар җәмгыятьләренең документлары бар. Өлкән буын исән чагында ул документларны өйрәнсәк, тарихыбыздагы шактый гына ак тапларны бетерә алыр идек.


РӘШИТ МИНҺАҖ


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


06 февраль 2012 :: Гәлим
Сез элек коммунист идегезме,булсагыз ни өчен буген түгел?
Шәйми бабайның кысылып йөрүе эчегезне пошырмыймы,пошырса нигә бер сүздә әйтмисез ?.Бабай кысылып йөреүнең сәбәбен беләсезме,белсәгез турыдан туры битенә карап әйтә аласызмы? Сез куштан яки куркакмы ?
27 июль 2011 :: Айрат
Мэгьнэле мэкалэ! Рэхмэт.

Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.