Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
Депутатлар корпусы
Сотрудничество
Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның 2011 елгы "Парламент дәресе"ндә катнашучыларны сәламләве
23 сентябрь 2011
Кадерле укучылар!
Без сезнең белән өченче ел рәттән парламент дәресенә җыелабыз. Быелгы дәреснең темасы: “Мин – укучы. Мин – гражданин”- дип атала. Ул республиканың барлык мәктәпләрендә дә үткәрелә. Бүген без һәр аңлы кеше, күпмилләтле дәүләтнең һәр гражданы белергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшербез. Мәктәп укучылары белән депутатлар, дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм җирле үзидарә органнары арасындагы аралашу Татарстанда күркәм традициягә әйләнде. Шуңа басым ясап әйтәсем килә: яшьләребез сәясәткә көннән-көн күбрәк якыная. Инициативалы, эшлекле һәм актив граждан позициясе булган яшьләр буыны үсә. Бик яхшы! Ләкин сәясәттә катнашу өчен мәктәптә, шул исәптән парламент дәресләрендә дә, тирән белем алырга кирәк. Бүген без бергәләшеп кеше хокуклары, бала хокуклары турында фикер алышырбыз. Кеше тугач ук, яшәү һәм гаиләдә тәрбияләнү, уку, һөнәр сайлау, эшләү, судта үзен яклау һәм башка хокукларга ия була. Хокуклар белән бергә кеше бурычларга да ия: мәсәлән, һәркем төп гомуми белем алырга, егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш. Бала үскән саен, хокуклар һәм бурычлар артып тора. Иң мөһиме шул –шәхси хокукларың синең белән бер илдә, республикада, бер шәһәрдә яки авылда яшәүчеләрнең хокукларын кысрыкламасын. Без бергә яшәүнең аерым нормалары турында килешергә тиешбез. Мондый килешү алымнары төрле. Россиядә ул – демократия, аның нигезендә тормыш кагыйдәләрен билгеләүдә һәркем катнаша ала. Ә кеше хокукларын үтәү – алга киткән җәмгыятьнең һәм демократиянең төп шарты. Сез бүгенге дәрестә хокукларыгызны якларга да, җаваплырак булырга да өйрәнерсез. Бары тик шундый шәхес кенә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының чын гражданы булырга лаек! Кадерле укучылар! Укуыгызда да, иҗатта да зур уңышларга ирешегез. Башкарган эшләрегез белән ышанычыбызны аклагыз!
Фикер өстәгез:
Кирегә
Депутат мөнбәре
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
Гыйнвар
Февраль
Март
Апрель
Май
Июнь
Июль
Август
Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010 дүш сиш чәр пәнҗ җом шим якш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сылтамалар