Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның 2011 елгы "Парламент дәресе"ндә катнашучыларны сәламләве

23 сентябрь 2011


Кадерле укучылар!


Без сезнең белән өченче ел рәттән парламент дәресенә җыелабыз. Быелгы дәреснең темасы: “Мин – укучы. Мин – гражданин”- дип атала. Ул республиканың барлык мәктәпләрендә дә үткәрелә. Бүген без һәр аңлы кеше, күпмилләтле дәүләтнең һәр гражданы белергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшербез.

Мәктәп укучылары белән депутатлар, дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм җирле үзидарә органнары арасындагы аралашу Татарстанда күркәм традициягә әйләнде. Шуңа басым ясап әйтәсем килә: яшьләребез сәясәткә көннән-көн күбрәк якыная. Инициативалы, эшлекле һәм актив граждан позициясе булган яшьләр буыны үсә. Бик яхшы! Ләкин сәясәттә катнашу өчен мәктәптә, шул исәптән парламент дәресләрендә дә, тирән белем алырга кирәк.

Бүген без бергәләшеп кеше хокуклары, бала хокуклары турында фикер алышырбыз. Кеше тугач ук, яшәү һәм гаиләдә тәрбияләнү, уку, һөнәр сайлау, эшләү, судта үзен яклау һәм башка хокукларга ия була. Хокуклар белән бергә кеше бурычларга да ия: мәсәлән, һәркем төп гомуми белем алырга, егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш.

Бала үскән саен, хокуклар һәм бурычлар артып тора. Иң мөһиме шул –шәхси хокукларың синең белән бер илдә, республикада, бер шәһәрдә яки авылда яшәүчеләрнең хокукларын кысрыкламасын. Без бергә яшәүнең аерым нормалары турында килешергә тиешбез. Мондый килешү алымнары төрле. Россиядә ул – демократия, аның нигезендә тормыш кагыйдәләрен билгеләүдә һәркем катнаша ала. Ә кеше хокукларын үтәү – алга киткән җәмгыятьнең һәм демократиянең төп шарты.

Сез бүгенге дәрестә хокукларыгызны якларга да, җаваплырак булырга да өйрәнерсез. Бары тик шундый шәхес кенә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының чын гражданы булырга лаек!

Кадерле укучылар!

Укуыгызда да, иҗатта да зур уңышларга ирешегез. Башкарган эшләрегез белән ышанычыбызны аклагыз!


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: