Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Фәрит Мөхәммштшин: “ Путин мәкаләсендә социаль гаделлек мәсьәләләре катгый системалы рельсларга куела”

15 февраль 2012

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның “Гаделлек булдыру. Россия өчен социаль сәясәт” дигән чираттагы мәкаләсен шәрехләде.

(28кб)

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Владимир Путинның дәүләт сәясәтенең төп мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре – заман таләпләренә һәм гражданнар өметләнгән әйберләргә тәфсилле җавап ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, Путинның “Гаделлек булдыру. Россия өчен социаль сәясәт” дигән чираттагы мәкаләсен шәрехләп, болай дип ассызыклый: “Бу - россиялеләрнең егерме беренче гасырда нинди тормыш дәрәҗәсенә лаек икәнлеген аңлау юнәлешендәге социаль мәсьәләләрне ачып бирүче бик тә җитди мәкалә. Шунысын искәртеп үтәсем килә, Хөкүмәт Рәисе сүз алып барган күп кенә бурычларга ирешү без соңгы вакытта күзәткән илнең 10-15 ел дәвамындагы тотрыклы үсешенә таяна. Хәзер без дөрестән дә гадел гражданнар җәмгыяте үсеше, һәр кеше һәм төрле социаль төркемнәрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен яңа алымнарны эшкә җигә алабыз”.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның бүгенге эшче – түбән тормыш дәрәҗәсе һәм белемгә ия хезмәткәр түгел, ә катлаулы һәм үзгәреп торучы техник регламентларны җаваплы башкаручы ул дигән позициясе белән килешә. “Хәзерге вакытта эшче сыйныфына карата мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиеш. Югары белемле кеше һәрвакытта да алыштыра алмый торган профессиональ эшче Россия җәмгыяте структурасында төп буынга әверелергә тиеш”, - дип ассызыклый республика парламенты спикеры.

“Барлык кандидатларның программаларында да социаль-сәяси блок бар, социаль гаделсезлекне берәү дә якламый. Әмма берәүләр бюджетны бүләргә: байлардан барысын да алып фәкыйрьләргә өләшергә чакыра. Путин исә социаль мәсьәләне башкача куя: дәүләт үз законнары, карарлары белән кешегә белем алган чорда, җитештерүдәге көндәш мохиттә, иҗтимагый һәм сәяси тормышта үз сәләтен ача алсын өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Мәкаләдә социаль гаделлек мәсьәләләре катгый системалы рельсларга куела”, - дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.


“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


07 март 2012 :: Ибраһим
Фәрит абый,мин әйтәм,сайладык сайлавын Путинны.Но,ыштан баулары нык булсын инде.Алып барып җикерә бу ,"до логического завершения".
Казан .2012 ел.Ибраһим.
05 март 2012 :: Идрис хакимов
Иотэ шатланалар ахрысы.Путин властка килсэ,татарстан губерния булып кала.Без узебезнен президент барында мостэкыль дэулэт булып саналдык.Губерния булгач безне Рэсэйнен башка тобэклэрендэге куек хэерчелек котэ.Шатланмагыз!!!!!!!
28 февраль 2012 :: рашит
полностью согласен с Гайнутдином.А если вы не знаете положение-проедте по деревням
15 февраль 2012 :: Хисамутдинов Гайнутдин
Унике ел рәсәй халкын хәерчеләндерәч,хәзер баетмак келиме?Булиас,иптәшМухаметшин.Үзебезнең Татарстанны күтәрик.Үзебезнең кешеләребезнең тормышын яхшыртыйк.