Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Разил Вәлиев: "Рухи кризистан котылмый торып, җәмгыятьнең бер өлкәсендә дә без көткән тәртип, югары әхлакый вәзгыять булмаячак"

30 март 2012

ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкилнең еллык хисап нотыгы буенча фикер алышулар кысаларында ясалган чыгыш

(40кб)

Без бүген зурдан кубып кеше хокуклары турында сүз алып барабыз. Ә нәрсә соң ул кеше хокукы? Бездә кешеләр үзләренең хокуклары турында беләме? Бу хакта докладта да, чыгышларда да шактый тәфсилләп сөйләнде кебек. Аларда сүз күбрәк кануни хокуклар, законнарда язылган таләпләр хакында барды, закон бозу очраклары турында сөйләнде. Әйе, дәүләтне хокуки нигездә оештырырга, җәмгыятьне, кешеләрне эзлекле бер тәртип кысаларында тотарга тиешле законнар һичшиксез үтәлергә, аларны үтәтү өчен без бөтен законлы чараларны күрергә тиешбез. Ләкин әлеге законнарны үтәтү өчен иң әүвәл аларны халыкка җиткерергә, кешеләргә җентекләп аңлатырга кирәк. Моннан кырык-илле еллар элек, без яшь чакларда, электрсыз, юлсыз, телевизорсыз авылларга да район үзәгеннән яисә Казаннан лекторлар килеп, салкын клубларда халыкка яңа чыккан законнарны, партия документларын тәфсилләп аңлаталар иде. Хәтта мәктәп укучыларына да дәресләрдә, пионер линейкаларында, комсомол җыелышларында политинформацияләр үткәреп, хокук нигезләрен төшендерделәр. Дөрес, ул елларда “кеше хокукы” дигән сәяси гыйбарә бөтенләй диярлек телгә дә алынмады, без аның нәрсә икәнен дә белми идек. Әмма әби-бабайларның, әти-әниләрнең, әлеге лекторларның һәм укытучы апа-абыйларның сүзләрен тыңлый-тыңлый, ишетә-ишетә әкренләп яхшыны яманнан, акны-карадан аерырга, үзебезнең законлы хокукларыбызның һәм бурычларыбызның нидән гыйбарәт икәнен аңларга өйрәнә идек.

Мин ни өчен бу хакта сөйлим соң әле? Чөнки бүген халыкның күпчелеге законнарны да, үзенең хокукларын һәм бурычларын да юньләп белми, ә белмәгән кешедән нидер таләп итү дә шактый кыен. Мәктәпләрдә хокук дәресләре бөтенләй диярлек керми, радио-телевидение, вакытлы матбугат шулай ук бу мәсьәләне кирәксенми. “Белмәгәннең беләге авыртмый” дигәндәй, без бу залда кабул иткән әйбәт законнарның күпчелеге шул сәбәпле халыкка барып җитми.

Дөрес, соңгы елларда Дәүләт Советы бу нисбәттән кайбер игелекле гамәлләр кыла башлады. Депутатлар көче белән мәктәпләрдә парламент дәресләре үткәрү әлеге юнәлештә беренче уңышлы адымнар булды. Әгәр бу эшнең мөһимлеген аңлап, мәгариф министрлыгы, урта һәм югары һөнәри уку йортлары әлеге башлангычны күтәреп алса, киләчәктә чынлап та хокукый дәүләт төзүебезгә ышаныч артыр, ватандашларыбыз җәмгыять алдында үзләрен җаваплырак тоя башларлар иде. Димәк, бүгенге көндә безнең халкыбыз, бигрәк тә яшь буын, иң беренче чиратта хокук әлифбасын үзләштерергә, хокук тәрбиясе алырга тиеш.

Ләкин хокук тәрбиясе алу әле бөтен мәсьәләләрне дә хәл итәчәк дигән сүз түгел. Дөньяда, язылган законнар белән янәшә, язылмаган кануннар да бар, ә тәрбия эше бу кануннарның икесенә дә бертигез таяна, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә исә еш кына язылмаганнары беренче урынга да чыга.

Хәзерге заманда җәмгыятебезне шушы хәлгә китереп җиткергән бозыклык, җинаятьчелек, әхлаксызлык күренешләре турыдан-туры Тәрбия мәсьәләсенә барып тоташа. Безнең халыкта” “Оясында ни булса, очканында шул була”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Аннары “Алма агачыннан ерак төшми”, - дип тә өстәп куялар. Бу инде борын-борыннан гаилә тәрбиясенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы хакында сөйли. Ә без бүген гаилә тәрбиясе турында әллә нигә бер генә искә алабыз, гаилә институтын тернәкләндерү, ныгыту өчен җитәрлек дәрәҗәдә дәүләти чаралар күрмибез. Ә инде хатын-кызны гаилә учагыннан, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән төп бурычыннан – бала табудан, бала тәрбияләүдә аерып, аның җилкәсенә ирләр йөге салабыз, ә үзебез исә акрынлап ирлек-егетлек сыйфатларыбызны югалта барабыз. Дәүләт Советы сессияләрендә, хөкүмәт утырышларында, илкүләм форумнарда без гадәттә бары тик икътисад, сәясәт, производство хакында сүз алып барабыз. Әйе, сыйфатлы товар, яхшы продукция чыгару – бик мөһим, әмма теләсә-кайсы җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иң төп, иң мөһим эше – кеше тәрбияләү, аның иң төп товары, иң төп продукциясе “югары сыйфатлы кеше” булырга тиеш. Әгәр шулай булмаса, тормышның, яшәүнең, кешелекнең киләчәге, мәгънәсе дә югала.

Ә ничек тәрбияләргә соң андый кешене? Соңгы арада без күбрәк полицияне тәртипкә салу, чиновникларны тәрбияләү турында сүз алып барабыз. Монысы да бик мөһим. Әмма инде укып белем, һөнәр алган, шәхес буларак формалашкан кешене тәрбияләргә алыну, яхшы якка үзгәртергә тырышу трамвай шпалыннан дуга бөгәргә тырышуга тиң.

Шулай бер көнне мин үзем яхшы белгән, инде шактый шомарган бер “типичный” чиновникны сынап карамакчы булдым. Язучы кеше буларак, чиновник халәтен, чиновник рухын беләсем, аңлыйсым килгән иде. “Синең җитәкчең берәр эш кушса, башыңа иң беренче килгән уй ничегрәк була?” – дип сорадым мин аннан. Аның җавабы мине сискәндереп җибәрде. “Дөресен әйтимме? Башка беренче килгән уй, гадәттә, “ничек кенә итеп бу эшне эшләмичә котылу, бүтән кешегә шудыру яисә, инде алай да мөмкин булмаса, шома итеп отписка язу”, - диде ул миңа. “Эшләмәү турында уйлаганчы, ничек эшләү хакында уйласаң, яхшырак булмыймы соң?” – дигәч, ул миңа аптырап карап куйды. “Беренчедән, мин гади чиновник, миннән бер нәрсә дә тормый, мин бер нәрсә дә хәл итә алмыйм, җитәкчем кушканны гына эшлим. Икенчедән, нәрсәдер хәл итәргә маташсам, башыма китереп сугулары мөмкин. Ә эшләмәсәм, җаваплылык та юк, ялгышмаячакмын да”, - дип өстәде. Дөрес, чиновниклар арасында намуслы, үз эшенә бирелгән фидакярләр дә шактый күп, әмма әлегесе кебек битарафлары да җитәрлек.

Мин моның белән нәрсә әйтергә телим? Кеше кайгысына, кеше бәласенә, кеше борчуына битарафлык – шулай ук бүгенге җәмгыятьнең иң олы авыруларының берсе. Ә битарафлык турыдан-туры гаиләнең, мәктәп һәм башка уку йортларының тәрбия мәсьәләсен хәл итә алмауларыннан, тәрбия мәсьәләсенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар итмәүләреннән килә. Ә күркәм тәрбия, мәгънәле тәрбия булмаган җирдә язылган һәм язылмаган кануннар да онытыла, әхлак критерийлары да юкка чыга һәм, нәтиҗәдә, без бүген яшәгән җәмгыятьнең әхлакый нигезе какшый башлый.

Инде 19 нчы йөзнең уртасында, моннан 150 ел элек үк, бөек рус язучысы Федор Достоевский: “Духовная красота спасет мир”, - дип әйткән булган. Бездә аны нишләптер, кыскартып, “духовная” сүзен төшереп калдырып, “красота спасет мир” дип кенә әйтәләр. Игътибар итегез: “Хорошие заводы, богатство или спорт спасет мир”, - димәгән бит бөек әдип. Бүген Татарстан яисә Россия генә түгел, бөтен кешелек дөньясы рухи кризис кичерә. Без көне-төне финанс кризисы хакында чаң сугабыз, шул ук вакытта нишләптер рухи халәтебезне бик сирәк искә алабыз. Ә рухи кризистан чыкмый, котылмый торып, җәмгыятьнең бер өлкәсендә дә: производствода да, хокук саклау органнарында да, дәүләт һәм җирле үзидарә структураларында да беркайчан без көткән тәртип, югары әхлакый вәзгыять булмаячак. Мин санаган даирәләр генә түгел, хәтта җәмгыятьнең рухи нигезен тәшкил итүче мәгариф, фән, сәнгать өлкәләре үзләре дә бүген рухи һәм матди репрессия хәлендә. Мәктәпләр һәм югары уку йортларындагы ришвәтчелек, ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, зачет һәм курс эшләрен, дипломнарны сатып алу очраклары инде гадәти хәлгә әверелеп бара. Шунысы куркыныч: без моңа үзебез дә әкренләп ияләшәбез, күнегәбез кебек.

Адәм баласына иң беренче булып тормыш кануннарын аңлатучы, әхлак дәресләрен бирүче, аның киләчәк тормышына юнәлеш күрсәтүче балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, кешеләрнең рухи дөньясын баетучы мәдәният хезмәткәрләре бүген 6-7 мең сум хезмәт хакына эшли, димәк, алар җәмгыятьнең иң кадерсез кешеләре санала. Ә без бүгенге әхлаксызлыкның башын әллә кайдан – югарыдан эзлибез, аларны үзгәртергә, тәрбияләргә тырышабыз, ә аның тамыры бик еракта, тирәндә, балачакта ук ятуы турында онытабыз. Урысның “Зри в корень” дигән гыйбрәтле сүзләре шушы хактадыр, бәлки...

Тәрбия өлкәсендәге чатаклыкларның тагын бер бик мөһим сәбәбе – кешеләрне милли һәм тарихи тамырларыннан, гасырлар буе чарланып, камилләшеп килгән халык педагогикасыннан аеру булгандыр. Хәтта никадәр каты бәгырьле ил җитәкчесе дә, сугыш башлангач: “Авыр вакытта кешеләргә туган телләрендә эндәшергә, туган телләрендә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип әйткән. Бөек Ватан сугышы вакытында татар газеталары ачылган, меңләгән татар мәктәпләре эшләп килгән, опера-балет театры төзелә башлаган. Безнең җәмгыять бүген дә рухи яктан авыр чорны кичерә. Әмма без нигәдер милли мәгарифне үстерү урынына, туган телдә белем бирүче мәктәпләрне ябабыз, милли тәрбия өлкәсенә көннән-көн азрак игътибар бирәбез. Югыйсә, статистик мәгълүматлар буенча, милли мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алучы балалар арасында җинаятьчелек бермә-бер ким яисә бөтенләй юк дәрәҗәдә.

Кешене кеше иткән нәрсәләрнең әдәбият, сәнгать, мәдәният икәне барыбызга да мәгълүм. Шулай булгач, нишләп соң без күрәләтә торып үзебезнең рухи дөньябызны: мәдәниятне, сәнгатьне, әдәбиятне хәерчелеккә, мескенлеккә, акчасызлыкка, иң мөһиме, кадерсезлеккә дучар итәбез. Моның сәбәбе бер генә, димәк, без әле цивилизациянең-тәрәкыятьнең, Кеше булып яшәүнең асыл мәгънәсен аңлау дәрәҗәсенә җитмәгәнбез. Шуларны аңламыйча, шул югарылыкка күтәрелү өчен тиешле чаралар күрмичә, кеше тәрбиясен үзәккә алган яңа законнар һәм карарлар, Дәүләт программалары кабул итмичә җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, аның рухи нигезен ныгыту мөмкин нәрсә түгел.

2012 ел, 29 март


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


31 март 2012 :: Камилә
Дөрес әйткән.Бик акыллы чыгыш!