Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Туфан Миңнуллин: «Кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы…»

02 май 2012

26 апрельдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышында ясалган чыгыш.

(42кб)

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле коллегалар! Кунаклар!

Кәҗәнең җыры кәбестә турында дигәндәй, минем дә сүзем мәдәният турында, шуңа бәйле мәсьәләләр турында. Мин бу чыгышка инде күптән әзерләнеп киләм, бүген Илдар Шәфкатович докладыннан соң сөйләвем очраклы хәл генә.

Чыннан да безнең мәдәният турында сөйләшер сүзләребез бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә. Әле күптән түгел генә мин “Семь дней” дигән тапшыруда Рөстәм Нургалиевичның Россия Президенты белән сөйләшеп утырганын тыңладым. Рөстәм Нургалиевичның сүзләреннән, бездә шулкадәр төзелеш барганлыгын, үзгәрешләр барлыгын тыңлап, мин сөенеп, горурланып утырдым. Ахырга таба мин Россия Президентының: ”Как у вас, Рустам Нургалиевич, вопросы культуры, строительство объектов культуры?" - дигән соравын көттем. Ул сорау әйтелмәде. Күрәсең, мәдәният бүгенге көндә безнең республикада гына түгел, Россиядә дә бик үк әһәмиятле әйбер түгел. Югыйсә, безнең горурланып әйтерлек сүзләребез дә бар, җитешмәгән якларыбыз да бар.

Әгәр дә мондый сорау бирелгән булса, Рөстәм Нургалиевич әйткән булыр иде, без Әтнәдә яңа театр ачтык дияр иде, Язучылар союзын бик әйбәтләп ремонтлап ятабыз дияр иде. Җитешмәгән яклар буенча да әйтер иде. Без инде менә бер унбиш еллап Милли китапханә төзү турында уйлыйбыз, әле шушы төзелешне башларга уйлаганыбыз юк, бу безнең киләчәктәге проблемаларыбыз дип әйтер иде. Аннары 500 меңлек Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгын әйтер иде. Югыйсә Чаллы шәһәрендә бүген иң кимендә 4-5 театр эшләп торырга тиеш бит. Ул театрның бинасы өчен мин ул районның башлыгы буларак оялыр идем. Гомумән, ул хакта сүз башлауга ук аның бүгенге көндә нинди шартларда эшләп ятканына мин кызарыр идем.

Икенчесе. Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без инде “Нефтехим” дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә шунда кеше рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Әле мин бу өч объект турында сүз уңаеннан гына әйттем. Тирәнрәк уйлап карасак, әйткәнемчә, сөйләшер сүзләр, уйланырлык уйлар бар. Без хәзер культурага бер примитив нәрсәгә караган кебек кенә карарга керештек. Ә культура бит ул кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз.

Әгәр дә без бүген “Дальний” дигән полиция участогы турында сүз алып барабыз икән, без иң беренче чиратта моның нигезен табарга тиешбез. Нәрсәдә моның сере? Чөнки кешедәге культура дәрәҗәсе бездә шундый түбән, без инде хәзер күп нәрсәләрне аңламый башладык.

Әле бүген генә мин монда җәмәгать судьясына сорау бирдем. Язылган законнар өстенрәкме, әллә язылмаганнарымы дип. Хәтта ул да җавап бирә алмый, “язылган законнар”, ди. Ә бит кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы. Менә шушыларны кеше үти алмаган вакытта, шуны үтәргә кешенең сәләте җитмәгән вакытта законнар языла. Без ул законнарны язарга мәҗбүр булабыз. Менә ни өчен без бу мәсьәләгә кабат-кабат уйлап якын килергә тиеш.

Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш.

Культурага примитив карашның тагын бер мисалын гына китерәм. Менә мин карап ятам, “Пусть говорят” дигән тапшыру бара, анда ниндидер азгынлык турында сүз алып барыла, азып тузып йөргән бер гаилә турында . Ул тапшыру турында мин инде бер сүз әйтәсем килми, әмма ләкин бер кызыклы сүз. Юрист кеше әйтә: “Сабантуй устроили”, – ди. Бу нинди Сабантуй булсын? Кайчан безнең Сабантуйның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?!

Менә шушы әйберләр безнең сүзләргә дә, терминологиягә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре дә еш кына “уничтожим”, “мочить будем” дигән сүзләрне куллана башладылар. Болар инде дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Бөтен кешеләр белән без кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер.

Безнең культурага кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады, ул безнең тарихи истәлекләр. Тарихи истәлекләргә без инде соңгы вакытта бик зурлап, яңарыш дип, Болгар каласын, Зөя кирмәнен керттек, аларны торгызу турында сөйлибез. Ярый, Болгар Болгар инде ул. Безнең Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Биредә бервакыт депутат чыгыш ясаганда мин әйткән идем, ул нинди изге урынбулсын? Кем әйтте, кем уйлап чыгарган? Бу безнең культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алыр өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый! Крепость, построенная для завоевания чужих земель, никогда не может быть святым местом! И для победителей, и тем более для побежденных. Мы должны знать историю. К сожалению, сейчас многие перестали читать книги. Что там, я вот наблюдаю, на наших спектаклях не часто бывают и наши депутаты, что говорить, редко бывают. Я думаю, Фарид Хайруллович, как-нибудь найдем возможность, может быть, это будут парламентские слушания, где будем обсуждать наше духовное состояние. Безнең рухи дөньябыз ни хәлдә? Безнең кеше булып аталырга хакыбыз бармы? Әллә һаман да без артта калган кыргый халыклар булып яшәвебезне дәвам итәрбезме?

Игьтибарыгыз өчен рәхмәт!


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: