төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Фәрит Мөхәммәтшин: «Федерализмга альтернатива юк»

03 сентябрь 2012

«Татарстан» журналы, 2012 елның 8 саны

(57кб)

Соңгы 20 елдан артык вакыт эчендә шактый четерекле эволюцияле үсеш кичерүче ил – Россиянең күпмилләтле һәм федератив дәүләт буларак аякка басуында Татарстан Республикасы алга этәргеч көчләрнең берсенә әверелде. Тарих моңа шаһит. Федерация субъектлары арасында беренчеләрдән булып нәкь менә Татарстан үзенең Конституциясен кабул итте, беренче булып Мәскәү белән үзара килешү төзүгә иреште һәм шулай ук беренче буларак республика һәм үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында килешү имзалады. Исегезгә төшерәбез: әлеге документка 1994 елда кул куелды. Икенче килешү 2007 елның 26 июнендә - илебезнең бөтенләй башка үсеш этабында имзаланды, ул чор федераль хакимият тарафыннан үзәкләштерү курсы алып барылуы белән үзенчәлекле иде (ул 2007 елның 24 июлендә Федераль канунда расланды һәм, РФ Президенты имзалаганнан соң, 11 августта үз көченә керде).


Хәзерге вакытта сәяси даирәләрдә федерализм идеяләре турында актив фикер алышу бармый, фәнни белгечләр һәм экспертларның да игътибары беркадәр сүлпәнәюен танымый булмый. Әмма сәяси чынбарлыкта федерализм, нинди кенә булмасын, үсеш кичерә. Ул федерация субъектларының эзлекле рәвештә роле арта баруында да чагылыш таба. Ә Татарстанга килгәндә, төбәкнең үз сәяси статусына ия булуыннан тыш, федераль һәм республика хакимиятләре арасындагы компетенцияләрне һәм җаваплылык өлкәләрен үзара бүлешү турында федераль үзәк белән төзелгән килешү нигезендә, республикабыз әлеге документның идеологиясен реаль икътисадый эчтәлек белән шактый ук уңышлы тулыландыра. Шунысы әһәмияткә ия: беркемдә дә сепаратизмга бәйле, аерым бер төбәк үсешен махсус икътисадый уңайлылыклар белән тәэмин итәргә омтылу хакында ниндидер дәгъвалар да тумый.

Килешүнең әһәмиятенә бәйле һәм, гомумән алганда, Россиядә федерализмның үсеш перспективалары турындагы сорауларыбызга җавап бирүен үтенеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.

– Фәрит Хәйруллович, августта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эш алып бару предметларын чикләү һәм вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы икенче Килешү төзелүгә биш ел тула. Әлеге документның сәяси яктан әһәмияте нидән гыйбарәт?

– Биш ел элек республика Россия Федерациясе Конституциясенең 11нче маддәсендә күздә тотылган федерализм принципларын яклап калу, үзләштерү һәм нормаларын үстерү буенча үзенең юл ярып баручы статусын янәдән раслады. Федерация Советында Килешү проекты буенча тавыш бирү барышында беркадәр сәясиләштерү омтылышы күзәтелсә дә, бүгенге көндә безнең уртага салып сөйләшү рәвешендә һәм кануни нигездә хәл итә алмаслык мәсьәләләребез юк диярлек. Татарстанның бүгенге үсеш этабы формуласы – җаваплылык һәм мөстәкыйльлек.

Шунысын искә төшереп үтик: быел без тагын бер истәлекле көнне – Татарстан Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе кысаларында, республиканың киләчәктә алгарышлы социаль-икътисадый, сәяси, мәдәни үсешенә ирешү максатларында, федераль үзәк белән үзара мөнәсәбәтләрне урнаштырганда, нәкъ менә Төп кануныбыз таянычлы терәкләребезнең берсе булды.

Бүгенге көндә «Татарстан моделе» буларак таныла баручы сәяси тотрыклылык һәм этносара үзара татулык вазгыяте аркасында, икътисад өлкәсендә социаль җаваплылык сәясәтен гамәлгә ашырганда шактый саллы уңышларга ирештек. Республика үз үсешендә Россия Федерациясе субъектлары арасында күп яктан әйдәп баручылар рәтенә чыкты.

Имзаланган документ федерация һәм республика үсешендә үзгәргән вазгыятьне ныгыту буенча зур һәм тирәнтен уйланылган эшчәнлекнең закончалыклы нәтиҗәсе булды. Әлеге процесста күп галимнәр, белгечләр, юристлар, практиклар катнашуын аерым ассызыклап үтәм. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы һәм бер үк вакытта Россия Федерациясе җитәкчеләре шактый ук сәяси ихтыяр көче күрсәтте. 2007 елгы Килешү 1994 елда нигез салынган идеяләрне тулыландырды. Сәяси күзлектән караганда, беренче Килешү, Россия федерализмын аякка бастыруның бик әһәмиятле өлеше булудан тыш, асылда, Татарстан халыкларын бер-берсенә ышаныч һәм аңлашу нигезендә үзара берләштерүче милли идеягә әверелде.

– Килешү республика үсеше максатларына ни дәрәҗәдә хезмәт итә?

– Әлеге еллар дәвамында федераль үзәк һәм Россия төбәкләре хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә 2007 елгы Килешүне гамәлгә ашыру, аның егәрен тулысынча ачу буенча эш алып барыла. Табигый ресурслардан файдалану мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре арасында ике яклы килешүләр төзелде. Килешүгә таянып, Татарстан үзенең халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр урнаштыру алу хокукын тормышка ашыра. Ватандашларга үз милли үзенчәлекләрен саклап калу, милли мәдәниятләрен һәм телләрен үстерү буенча дәүләти дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелә. Республикада дәүләт теле буларак, ике телнең – татар һәм рус телләренең хокукый статусы беркетелгән.
Килешү, һичшиксез, илнең федератив төзелешен ныгытуны дәвам итүгә, Россиянең, демократик федерация буларак, халыкара абруен арттыруга хезмәт итә. Европада мультикультурализм сәясәтенең чынбарлыкта уңышсызлыкка дучар булуы фонында, толерантлылыкның, күпмилләтле илдә төрле мәдәниятләрнең һәм диннәрнең үзара тыныч яшәве һәм чәчәк атуының уңышлы мисалы булганга, Татарстан белән кызыксыну артты. АКШның Дәүләт Секретаре Хиллари Клинтонның, ПАСЕ Рәисе Мәүлет Чавушоглуның һәм башка бик күп югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең һәм халыкара оешма вәкилләренең безгә килүе һәм биргән бәяләмәләре – моның ачык мисалы.

– Россиянең бүгенге сәясәтендә федерализм принциплары чагылыш табамы? Алар бүгенге сәяси көн тәртибе белән ни дәрәҗәдә яраша?

– Дмитрий Медведевның Россия Президенты вазыйфасында күрсәткән соңгы башлангычларының берсе вәкаләтләрне һәм ресурсларны төбәкләр һәм муниципалитетлар файдасына яңадан бүлү булды. Өстәмә финанслау чыганагының күләме елына бер триллион сум чамасы булыр дип фаразлана. Хәер, әлеге юнәлештәге эш безнең тарафтан алып барыла иде инде. Сүз беренче чиратта җирле үзидарәне үстерү өчен шартлар тудыру турында бара.

Республика Президенты күрсәтмәсе буенча, республика биләмәләрендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру ниятеннән, Мәскәүдә һәм Казанда Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән даими рәвештә киңәшмәләр уздырам. Россия Федерациясе субъектлары башлыкларының сайланып куелуы принцибы янәдән әйләнеп кайта. Дәүләт Советының парламент каникуллары алдыннан уздырылган соңгы утырышларының берсендә әлеге әһәмиятле демократик норма Татарстанның Төп канунында «эретелде».

Федерациябезнең тарихи яктан милли-территориаль принципка нигезләнеп төзелгәнлеген исәпкә алган хәлдә, Россия Федерациясе Президенты каршында Милләтара мөнәсәбәтләр советы оештырылуны әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм.

– Килешү төзү гамәленең һәм гомумән алганда Россия федерализмының тормыш чынбарлыгындагы егәре, киләчәге турында нәрсә әйтеп була?

– Килешүнең гамәлдә булу вакыты 10 ел дип билгеләнгән. Бүгенге көндә, образлы итеп әйткәндә, экваторны кисеп үттек. Сүз дә юк, бик зур эш эшләнгән, күп нәрсәгә ирешелгән. Берүк вакытта, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә хәл ителәсе проблемалы мәсьәләләр дә кала бирә.


Билгеләп үтеләсе датаны илебездә федерализм үсешенең бүгенге хәлен анализлау һәм аның киләчәге турында фикер йөртү өчен уңайлы сәбәп дип уйлыйм. Җитмәсә, соңгы вакытта фәнни һәм җәмгыяви фикер сәяси тормышның гади булмаган әлеге феноменына карата үз фикерен артык тыйнак итеп белдерә.

Әйтик, шәхсән үземнең, еллар узганнан соң, тарихчы, юрист, сәясәт белгечләре, социологлар тарафыннан катлаулы, күп этнослы җәмгыятьнең трансформацияләнүе шартларында тотрыклылыкны саклап калуда килешү мөнәсәбәтләренең, федерализм практикасының роле һәм әһәмияте өйрәнәнеләчәгенә шигем юк. Әлеге контекстта Татарстанның кабатланмас тәҗрибәсе, элеккечә үк, социаль-фәлсәфи, социаль-икътисдый, сәяси-хокукый яктан чынбарлыкка туры килерлек итеп аңлап җиткерелүгә мохтаҗ.

Бүгенге көндә, күзаллавымча, Россия федерализмы үсешендә яңа этап башлана. Татарстанның һәрьяклап үлчәүгә салынган һәм җаваплылыкка корылган позициясе әлеге процесста уңай роль уйнаган дип ышанасы килә. Чөнки безнең өчен федерализм – ул үзәкләштерелгән унитар дәүләтнең каты кысасын яшереп торучы япма түгел, ә Конституциягә корылган стройның иң әһәмиятле нигезләренең берсе.

Катлаулы, күпмилләтле дәүләти берәмлек буларак, Россиянең бары тик демократияле федератив принциплар сакланган һәм җәелдерелгән шартларда гына гармонияле үсеше мөмкин икәнлегенә тирәнтен ышанабыз. Бездә федерализмга алмаш юк.

Нияз Әхмәдуллин


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.