Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Бүген Татарстанны чын "спорт республикасы" дип атарга мөмкин.

01 июль 2013

"Яшьләрнең актив гражданлык позициясе: 2013 елгы Универсиаданы оештыруда катнашу"

(212кб)
2013 елның мартында Страсбург шәһәрендәге (Франция) Европа Сараенда үткәрелгән Татарстан көннәре вакытында 2013 елгы Универсиаданы – XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын презентацияләү булды. Ачу тантанасында Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессы Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Европа Советының штаб-фатирында Татарстан күргәзмәсен караган Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Универсиаданы презентацияләүгә югары бәя бирде. Ф. Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессы бюллетененең май санында басылып чыккан "Яшьләрнең актив гражданлык позициясе: 2013 елгы Универсиаданы оештыруда катнашу" мәкаләсендә Конгресстагы хезмәттәшләренә масштаблы спорт вакыйгасының әһәмияте турында бәян итте.

Гражданнарның иҗади позициясен активлаштыру, яшьләрнең җирле һәм региональ дәрәҗәләрдә карарлар кабул итү процессларында катнашуы мәсьәләсе – уйлап, системалы эш итүне таләп итә торган күпкырлы күренеш. Бу күзлектән чыгып караганда, студентлар белән эшләү региональ хакимиятләр һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп аспектларының берсе булып тора. Казан шәһәре – Татарстан Республикасы башкаласы – Россия Федерациясенең әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Республикада 86 югары уку йорты бар, аларда 200 мең студент белем ала. Чит телләрдә иркен аралаша белгән заманча белгеч һәм дөньяга ачык, актив граждан тәрбияләү студентларга белем бирүдә, аларны һөнәри әзерләүдә төп урынны алып тора. Шуның нәтиҗәсендә Казанда яшьләр белән хезмәттәшлек итүнең уникаль тәҗрибәсе тупланды.

Быел бездә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары үтәчәк. Аларда 13,5 меңнән артык спортчы, рәсми делегацияләр әгъзалары, 1,5 меңгә якын масс-медиа вәкилләре һәм 50 меңнән артык кунаклар һәм җанатарлар катнашыр дип көтелә. Универсиада – әһәмияте һәм катнашучылары ягыннан Олимпиа уеннарыннан гына калыша торган спорт вагыйгасы. Ул үткәрелә башлагач студентларның спорт хәрәкәте үсешенә куәтле импульс бирелде. Безнең республикабызда соңгы 5 елда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны 2,5 мәртәбә (25,7% тан 61,9% ка кадәр) артты. Бүген Татарстанны чын "спорт республикасы" дип атарга мөмкин.

Универсиада ул Бөтендөнья студентлары уеннары гына түгел. Ул – спортның һәм яшьләрнең халыкара гуманитар хезмәттәшлекне җайга салуда һәм ныгытуда зур дипломатик ролен раслый торган глобаль вакыйга.

Волонтерлык хәрәкәтенең үсүе бу юнәлешкә зур өлеш кертә. Россиянең 30 регионындагы 53 югары уку йортыннан һәм дәүләтнеке булмаган 15 оешмадан 53 меңнән артык кеше Уеннарда волонтер буласы килү теләген белдерде. Универсиада вакытында барлыгы 20 мең волонтер эшләячәк.

Шундый актив гражданлык позициясе, саллы халыкара тәҗрибә, киң гамәли белем Татарстанның булачак сәясәтчеләрен, эшкуарларын һәм җәмәгать әһелләрен тәрбияләү өчен нигез булачак.


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: