Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Конституция “гомере” – 20 елдан күпкә озын

27 ноябрь 2013

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Яһудинның Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуга багышланган чыгышы

(94кб)

– Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу – илебез тормышындагы мөһим вакыйга, һәм Конституция “үткән” юл буенча фикер алышуга, Конституция нигезләмәләренең нәтиҗәлелеген анализлау, Конституцияне алга таба үстерү проблемалары, перспективалары турында уйлануга җитди сәбәп ул.

Бөтен илебез күләмендә әлеге датага багышланган тантаналы чаралар үткәрелә. Болар – халыкара, Россия күләмендә, төбәкләр һәм вузларның фәнни форумнары, дәүләт һәм муниципаль вәкиллекле органнары, шулай ук иҗтимагый оешмалар утырышларында Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулуга кагылышлы мәсьәләләрне карап тикшерү. Татарстан Республикасында бу эш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Россия Федерациясе Конституциясенә егерме ел тулуга республикада әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты раслаган план нигезендә алып барыла.
Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Шунысы мөһим: ул Россия тарихында беренче тапкыр бөтен халык тавыш бирүе нигезендә кабул ителде. Шул ук көнне, Конституция буенча тавыш бирү белән беррәттән, Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзаларын сайлау үткәрелде, ягъни Россия парламенты булдырылды.

Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе – Россия дәүләте тарихында бишенче Төп закон. Беренче РСФСР Конституциясе 1918 елда, икенчесе – 1925, өченчесе – 1937, дүртенчесе 1978 елда кабул ителде. Узган гасыр ахырында, яңа иҗтимагый стройга һәм базар икътисадына күчүгә бәйле рәвештә, ул чагында гамәлдә булган 1978 елгы РСФСР Конституциясенә 1992 елда гына да 300гә якын төзәтмә кертелде. Бик зур иҗтимагыйсәяси үзгәртеп корулар, хәтта хакимиятнең үзе эчендә низаглар, аңлашылмаучылыклар чоры булды бу. Боларның барысы да яңа Россия Конституциясен эшләп кабул итүне таләп итте.

Мондый Конституция кабул ителде дә. Узганда калган 20 еллык дәвер бөтен халык тарафыннан кабул ителгән Конституциянең, Төп закон һәм илебезнең бөтен хокукый системасы, кеше һәм гражданинның төп хокуклары, ирекләре, аларның гарантияләре җыентыгы, Россия җәмгыяте, дәүләтенең төп кыйммәтләре декларациясе буларак, күп милләтле, күп конфессияле Россия җәмгыяте, дәүләте өчен барчабызны берләштерүче Конституциянең төп принципларын, нормаларын, идеяләрен билгеләү аша илебезне үстерүнең төп мәсьәләләре буенча иҗтимагый килешү нигезенә әйләнүен күрсәтте.

Юридик фән өйрәткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясе – конституцион строй нигезләрен, кеше һәм гражданинның төп хокуклары һәм ирекләрен, дәүләт төзелеше, дәүләт хакимияте органнары системасын һәм җирле үзидарә нигезләрен билгеләүче гамәлгә кую документы ул. Россия Федерациясенең 1993 елгы Конституциясе илебез өчен яңа тәртипне гамәлгә куйды.

Конституция иң элек Россия дәүләтенең асылын билгели. Конституциянең беренче статьясында Россия Федерациясе – Россия – идарә формасы республика булган, демократик федераль хокукый дәүләт, дип бирелә. Шуннан соң ул 7 һәм 14 нче статьяларда тагын социаль һәм дөньяви дәүләт буларак та бирелә.

Конституцион строй нигезләрен – Конституциянең 1 бүлеген тәшкил итүче төп нигезләмәләре шуннан соң халык хакимияте һәм аның формалары, дәүләт суверенитеты, төзелеше һәм яшәү принциплары, икътисадый, социаль һәм идеологик нигезләре турында башка нигезләмәләрендә ачыла һәм тәфсилләп бирелә. Конституцион строй нигезләренең сәясихокукый нигезе шундый ки, бер үк вакытта гамәлдәге принциплар да, кагыйдәләр, нормалар һәм безнең идеаллар да бу. Башкача әйтсәк, безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез бу. Менә шуңа күрә Россия Федерациясе Конституциясенең 1 бүлегенең барлык 16 статьясы да суперюридик көчкә ия. Конституция нормалары иң югары юридик көчкә ия икән, конституцион строй нигезләренә Россия Федерациясе Конституциясенең башка бернинди дә нигезләмәләре каршы килә алмый һәм алар Федераль Җыен тарафыннан яңадан карала алмый. Сүз уңаеннан, кеше һәм гражданинның хокуклары һәм ирекләре турында 2 бүлек һәм Конституцион төзәтмәләр һәм Конституцияне яңадан карау турында 9 бүлек турында да шуны ук әйтергә мөмкин. 1, 2 һәм 9 бүлекләр яңадан карала алмый, алар Россия Федерациясе Конституциясенең 135 статьясы нигезендә үзгәрешсез кала яки Россия Федерациясенең яңа Конституциясе кабул ителә. Россия конституцион строе нигезләренә, аларның тотрыклылыгын тәэмин итү максатыннан, әнә шундый ныклык запасы салынган.

1993 елгы Россия Федерациясе Конституциясе, кеше хокуклары турында гомумтанылган принципларның һәм халыкара хокук нормаларының асылда иң яхшыларын үз эченә алып, дәүләтебездә шәхес статусын яңача билгеләде. Илебезнең, шулай ук чит илләрнең барлык экспертлары хокуклар һәм ирекләр турында 2 бүлекне гамәлдәге Россия Конституциясенең иң көчле бүлекләреннән берсе дип исәпли. Инде икенче статьяда, Россия дәүләтенең асылы билгеләнгәннән соң ук, кеше, аның хокуклары һәм ирекләренең иң югары кыйммәт буларак, танылуы турында нигезләмә билгеләнгән. Кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен тану, тормышка ашыру һәм яклау – дәүләт бурычы. Россия Федерациясе Конституциясенең 2 бүлегендә, беренче тапкыр буларак, кеше һәм гражданинның хокуклары һәм ирекләренең турыдантуры гамәлдә булулары билгеләнә. Алар законнарның мәгънәсен, эчтәлеген һәм кулланылышын, законнар чыгару хакимияте һәм башкарма хакимият, җирле үзидарә эшчәнлеген билгели һәм гадел хөкемне күздә тота.
Әнә шушы һәм башка төп конституцион нигезләмәләр, образлы итеп әйтсәк, Россия шәһәрләре, җирлекләренең төп мәйданчыкларында ташка уеп язылса, дәүләт һәм муниципаль вазыйфаи затлар бүлмәләренә плакатларга язып эленсә, гражданнарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре азрак булыр, аларның күпчелеге тиешенчә хәл ителер иде. Менә шуңа күрә Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинның дәүләт хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Конституциясен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан имтихан бирдерү тәкъдиме белән килешмичә ярамый.

Минем алда Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясенә тәфсилле анализ бирү бурычы тормый. Хәер, бу кыска гына вакыт эчендә аны эшләп тә булмый. Бары тик бик мөһим һәм нечкә конституцион материягә – Россиянең федератив төзелешенә генә тукталып үтәм.

Федерация, дәүләт теориясе һәм практикасы нигезендә, состав өлешләре сәяси хакимияткә ия булган катлаулы дәүләт. Федерация унитар дәүләттән әнә шуның белән аерыла. Дөньяда 24 федерация яшәп килә һәм аларның состав өлешләре һәм субъектларының сәяси мөстәкыйльлек дәрәҗәсе, дәүләтчелеген һәм суверенитетын танудан алып, танымауга кадәр, төрлечә.
Россия Федерализмы, илебезнең күп милләтле һәм күп халыклы булуына бәйле рәвештә, миллитерриториаль булып тора. Россия Федерациясе Конституциясенең 5 статьясында федератив төзелешнең төп принциплары билгеләнгән. Болар – Россиянең дәүләти бөтенлеге, дәүләт хакимиятенең бердәмлеге, Россия Федерациясе һәм аның субъектлары дәүләт хакимияте органнары арасында уртак эшләр һәм вәкаләтләр чикләренең билгеләнеше, Россия Федерациясендә халыкларның тигез хокуклы булуы һәм үзбилгеләнеше, Россия Федерациясе барлык субъектларының һәм федераль дәүләт хакимияте органнары белән үзара мөнәсәбәтләрдә тигез хокуклы булуы.
Шушы төп конституцион нигезләмәләрдән кайвакыт ялгыш нәтиҗәләр ясала. Россия Федерациясе субъектларының тигез хокуклылыгы принцибын алыйк. Бу – хокукларның тигез булуы дигән сүздән гайре башканы аңлатмый. Тигез хокуклылык белән тигезлек арасында тигезлек билгесен куярга ярамый. Асылда тигезлек юк һәм ул була да алмый. Шуңа күрә, әйтик, фәкать Татарстанның гына Россия белән уртак эшләр һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында Шартнамәгә ия булуы субъектларның тигез хокуклылык принцибын боза, дип раслау дөрес түгел.

Россия Федерациясе Конституциясенең 65 статьясында РФнең 83 состав өлеше санап үтелгән: 21 республика, 9 край, 46 өлкә, федераль әһәмияттәге 2 шәһәр – Мәскәү һәм Санкт-Петербург, 1 – Еврей автономияле өлкәсе, дүрт автономияле округ (Ненец, Ямал-Ненец, Ханты-Манси һәм Чукотка). Состав өлеше – 6 төрле. Әмма аларның һәркайсының үз статусы. Россия Федерациясе Конституциясенең 5 статьясы нигезендә, республика – дәүләт, калганнары – дәүләт берәмлекләре, шул исәптән автоном берәмлекләр.
Шул ук вакытта состав өлешләренең барлык 6 төре дә Россия Федерациясенең тигез хокуклы субъекты статусына ия, ягъни алар федератив мөнәсәбәтләрдә тигез хокуклы катнашучылар булып тора.

Республиканың аерым конституцион статусы һәм билгеләнеше – дәүләт. Ул, теләсә нинди состав өлеш буларак, беренчедән, әлеге территориянең күп милләтле халкы ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдыра; ә икенчедән, аның үзенчәлеге дә бу, республика, Россия Федерациясе Конституциясенең 5 статьясы нигезендә, Россиянең конкрет халкының миллидәүләти үзбилгеләнеше формасы булып тора. Шул рәвешле Россия республикалары икеләтә статуска, югары дәрәҗәдәге һәм үтә җаваплы конституцион миссиягә ия. Бу миссияне бүгенге этапта тиешенчә бәяләми ярамый.

Төп законда, Россия Федерациясе Конституциясенең 80 статьясы нигезендә “дәүләт хакимияте органнарының үзара килешенеп эшләвен” тәэмин итүче дәүләт башлыгы һәм югары арбитры – Россия Федерациясе Президенты йөзендә дәүләт хакимиятен тормышка ашыру механизмнарына багышланган бүлекләр; көннәнкөн саллырак һәм абруйлыракка әйләнгән Россия парламентчылыгының этәргеч көче булып торучы Россия парламентына багышланган бүлеге; югарыгы башкарма хакимият органы – хөкүмәт турында бүлек һәм суд системасы турында бүлек (хәзерге вакытта аңа төзәтмәләр кертелә) бар.

Җирле үзидарә нигезләренә аерым бер бүлек – 8 нче бүлек багышлана. Ул, Россия Федерациясе Конституциясенең 12 статьясы нигезендә, үз вәкаләтләре чикләрендә мөстәкыйль булып тора, суд яклавына гарантияләнгән хокукка ия, ә аның органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми.

Россия Федерациясе Конституциясе – Россия территориясендә бердәнбер гамәлгә кую документы түгел. Федератив төзелешенә бәйле рәвештә, илебездә Россия Федерациясе субъектларының конституцияләре һәм уставлары кебек гамәлгә кую документлары да бар. Алар, Россия Федерациясе Конституциясе белән бөтен булып, РФнең бердәм конституцион системасын тәшкил итә. Шул ук вакытта субъектларның конституцияләре һәм уставлары федераль Конституция һәм федераль законнар нормаларын сукырларча күчерүдән түгел, бәлки, Россия Федерациясе Конституциясенең уртак төп нигезләмәләре кысаларында, төбәк үсешен мөстәкыйль һәм иҗади җайга салудан гыйбарәт булырга тиеш. Мәсәлән, Россия Федерациясе Конституциясенең 66 нчы статьясында, республика статусы Россия Федерациясе Конституциясе һәм республика Конституциясе нигезендә, башка субъектлар статусы – Россия Федерациясе Конституциясе һәм субъект уставы нигезендә билгеләнә, диелгән. Конституционхокукый мөстәкыйльлек ягыннан безнең Татарстан иң алга киткән Россия Федерациясе субъектларыннан берсе булып тора. Кызганычка, кайбер сәясәтчеләр һәм сәяси партияләр (бүген алар шактый күп) Россия Федерациясе субъектларының конституционхокукый мөстәкыйльлеген күрмәмешкә салыша. Мондый күренешләргә нокта куярга кирәк.

Бүген Конституциянең тотрыклылыгын һәм аның конституцион нигезләрен какшатырдай яңа янау-куркынычлар барлыкка килде. Мисалга, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы теркәгән яңа сәяси партияләр – “Россия самодержавиесе”, Россия Федерациясенең Монархия партиясе илебездә монархия строен булдыруны үзләренең максаты итеп куя. Бу Россия Федерациясе Конституциясенең 1 статьясына (анда Россия идарә формасы республика булган дәүләт итеп билгеләнгән) каршы килә. ЛДПР программасында Россия дәүләтен федератив төзелештән унитар төзелешкә күчерү, милли республикаларны юкка чыгару бурычын куя. Боларның барысы да Россия Федерациясе Конституциясенең 1 статьясына каршы килә, конституцион строй нигезләрен какшата.

Россия Федерациясе Конституциясе, бөтен җәмгыять кебек үк, үсә. Безгә Россиядә конституцион нигезләмәләрне тормышка ашыру ягыннан күпне эшләргә кирәк әле. Россия Федерациясе Конституциясенең әлегәчә тормышка ашырылмаган мөмкинлекләре гаять зур. Әйтик, Конституциянең уртак эшләр һәм вәкаләтләр чикләрен шартнамә нигезендә билгеләү турында 11 статьясы нигезләмәсе. Россиянең гамәлдәге Конституциясе авторларыннан берсе С.Шахрай быелның апрель аенда Дәүләт Думасында ясаган чыгышында: “Бездә чынбарлыкта федератив дәүләт юк әле, шулай ук демократик, хокукый дәүләт тә юк”, – дип бик дөрес әйтте.

Конституция Россия Федерациясе Конституция суды тарафыннан нигезләмәләренә бирелә торган яңа аңлатмалар, Федераль Җыен тарафыннан 3-8 бүлекләренә кертелә торган төзәтмәләр аша үсә.

Хәзер ел азагына кадәр Россия Федерациясе Президенты каршында Конституцион совет (дәүләт алдындагы конституцион-хокукый бурычларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк) булдыру турындагы мәсьәлә карала. Шул ук вакытта ил җитәкчелеге Россия Федерациясе Конституциясенә, яңа Конституция кабул итү турында тәкъдимнәргә чиктән тыш сак карарга кирәклеге турында бердәм фикердә тора. Конституцияне үзгәртергә теләүчеләр аз түгел.

Әмма Конституциянең төп үзенчәлекләреннән берсе – аның тотрыклылыгы һәм ныклыгы. Россия Федерациясе Президенты В.Путин быелның 7 ноябрендә Мәскәүдә конституцион-хокук фәннәре кафедралары мөдирләре белән очрашуда әйткәнчә, Конституциябез кабул ителгән чакта гына, 20 елга гына да түгел, бәлки бик озак вакытлар буе актуаль булып калырга тиеш.


(“Ватаным Татарстан”, /№ 203, 30.11.2013/)


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


13 декабрь 2013 :: Лилия Сергеевна
К сожалению, некоторые Законы не соответствуют отдельным статьям Конституции РФ и РТ. Например, Жилищный кодекс вменяет жильцам-собственникам при решении каких-то спорных вопросов проводит голосование, где необходимо набрать не менее 70% для положительного решения. А в случаях, когда два дома на одной территории, и один дом против, а другой дом-за, то необходимо создавать независимую комиссию для решения спорного вопроса. Но "mnb в нашем городе не пользуются УК и местные органы самоуправления. Почему же нарушают ст.17 Конституции, когда нельзя улучшать жизнь одних граждан за счет ухудшения жизни других граждан. Так происходит в случаях установки контейнерной площадки со значительными нарушениями Снипов и качества жизни жильцов одного дома.