төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Тынычлык какшамас.

25 декабрь 2013

“Интерфакс-Поволжье” агентлыгы хәбәрчесенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәсе

(55кб)

– Фәрит Хәйруллович, республикада яшәүчеләр православие чиркәүләрен яндыру-га һәм Түбән Камада шартлаткыч җайланмалар табылуга ничек карый?

– Бу вакыйгалар Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелегендә бик зур борчу тудыра. Башкача була да алмый. Татарстанда гомер-гомергә төрле конфессияләр, төрле милләт вәкилләре иңгә-иң торып, тыныч-тату яшәп килә. Бу безнең барыбызны да тетрәндерде.Чиркәүләрне, хәтта ташландыкларын да яндыру – кабахәтлек кенә түгел, җинаять дип саныйм. Ташландыкмы-түгелме, бу корылмалар – халкыбызның, республикабызның тарихи-мәдәни мирасы, һәм беркемнең дә аларга кул күтәрергә хакы юк. Төп конфессия җитәкчеләре – Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Та-тарстан митрополиты Анастасий уртак мөрәҗәгатьләрендә әнә шулай диде, ә республика прокуроры Илдус Нәфыйков бу җинаятьләрнең террорчылык актына тиңләштерелүен әйтте. Яндырулар эше буенча тоткарланган кешеләрнең мәчетләргә йөрмәгәнлеге, ара-ларында хәтта элекке җинаятьчеләрнең дә барлыгы ачыкланды.

– Нинди чаралар күрелде?

– Бу хәлләрдән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Куркынычсызлык сове-тын, Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр советын җыйды, экстремистлык очракла-ры һәм аларга каршы көрәшү чаралары бик җентекләп тикшерелде. Әйтергә кирәк, болар хәбәрдарлык рухында эшләде һәм республикабызда яшәүчеләр шуннан соң берникадәр дәрәҗәдә тынычланып калды. Әмма кемнәрдер тарафыннан хәлләрне кыздырып җибәрү омтылышлары да юк түгел. Мәсәлән, кузгатылган эш буенча бик күп мөселманнарны тикшерәчәкләр икән, дигән имеш-мимешләр ишетелгәли. Әмма, минемчә, нинди дин то-туларына бәйсез рәвештә, үз-үзләрен тотышыннан чыгып кына, ягъни бу гамәлләрне кы-лу ихтималы булган шикле кешеләр генә тикшерелә. Хәзер иң мөһиме – судка кадәр тикшерүләрне ничек тә ачык һәм гадел итеп үткәрү, тоткарланучыларга адвокатлар яллау мөмкинлеге бирү. Шиккә алынган теләсә кем үзенең гаепсезлеген расласын. Әмма гаебе бар икән, ул кеше суд карары нигезендә тиешле җәза алсын.

– Сез ничек уйлыйсыз, бу вакыйгалар республикада милләтара тынычлык һәм та-тулыкка яныймы?

– Кайвакыт үзебез үк хәлләрне киеренкеләндерәбез, барлык конфессияләргә һәм төрле милләтләргә теләктәшлекнең гомум кабул ителгән дәүләт сәясәтенә шикләнергә урын калдырабыз. Ә бит республикада бу юнәлештә, шул исәптән Татарстан Халыклар ас-самблеясы тарафыннан да, бик күп эшләнелә. Ассамблеяда кырыктан артыграк милли җәмгыять, шул исәптән керәшеннәр җәмгыяте эшләп килә. Әмма миңа кайвакыт бу җәмгыятьләрнең иң әзерлекле өлеше белән генә эшлибез кебек тоела. Башка фикердә торучылар, безгә йөрмәүчеләр дә бар бит, һәм бу – проблема.

– Әлеге проблеманың тамырлары илебезнең миграция сәясәтендәге җитешсезлекләргә барып тоташадыр, бәлки?

– Булырга мөмкин. Без мигрантлар хезмәтеннән файдалануны тәртипкә салу буенча үз тәкъдимнәребезне әзерләп, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллегенә рәсми төстә тапшырдык та инде. Легаль миграция белән беррәттән, кызганычка, легаль булмаганы да бар. Аңа әле һаман нык киртә куелганы юк. Әйтергә кирәк, татарстанлылар мигрантларга каршы түгел. Без илне яба алмыйбыз, әмма барыбер мигрантлар өчен квоталар буенча кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Бе-ренче чиратта без, хезмәт базарында үзләренә ихтыяҗ булганнарны гына чакырырга кирәк, дип исәплибез. Икенчедән, килешү вакыты чыгуга ук мигрантның хезмәт хакын кесәсенә салып, билет алып ватанына кайтып китүе өчен эш бирүчеләрнең җаваплыгын көчәйтергә кирәк.

– Чиркәү һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр буенча Синод бүлеге башлы-гы протоиерей Всеволод Чаплин үзенең бер чыгышында, республикада милләтара тынычлык турында барысы да сөйли-сөйләвен, әмма мин моңа шикләнәм, дип белдерде. Сез моңа карата нинди җавап бирер идегез?

– Мин аның белән таныш, күптән түгел генә телефоннан сөйләштем әле. Аның борчы-луын аңлыйм, әмма, Татарстан имиджы күпертелгән, республикада бернинди дә толе-рантлык юк, дигән бәяләмәсе белән килешмим. Килеп чыккан очраклар буенча гына шу-лай белдереп була, дип уйламыйм. Иң элек бирегә килеп, төрле диннәр вәкилләре белән очрашырга, республика шәһәрләре һәм районнарында булып, халык белән аралашырга кирәк. Шуннан соң гына ниндидер нәтиҗә ясарга мөмкин. Без аны республикага килергә чакырдык, үзенә теләсә кайсы чиркәүне, теләсә кайсы мәчетне күрсәтергә, республика җитәкчелеге, үзебездәге барлык конфессия вәкилләре белән очрашулар оештырырга әзербез. Аның, әйтик, Россиядә беренчеләрдән булып католикларга – кирха, яһүдләргә синагога биналарын кайтаруыбызны, аларны төзекләндерүгә ярдәм итүебезне белмидер дип уйлыйм. Протоиерей Татарстанга килергә вәгъдә бирде.

– Рус православие чиркәвендә шулай ук керәшеннәр язмышына да борчылу бар, аларның кайберләре хокуклары кысылуга зар белдергән. Аларның хокуклары, чыннан да, кысыламы?

– Керәшеннәрне бернинди дә кысу юк, әлбәттә. Кайбер гыйльми башларга кереп кадал-ган, керәшен халкын кем дип санарга – аерым халыкмы яки Явыз Иван Казанны яулап ал-ганнан соң барлыкка килгән халыкмы, дигән ниндидер бер тарихи “кылчык” кына бар. Та-рихка кереп китәсем килми. Аларны мин татар телендә сөйләшүче, татар җырларын көйләүче хезмәт сөючән халык дип беләм. Кайбер лидерлары, керәшеннәр татарлардан алданрак пәйда булган, дигән фикердә тора хәтта. Боларның барысы да – мәңгелек бәхәс, һәм бу бәхәсне хәл итү өчен башны ташка ору кирәкми, минемчә. 400 еллык та-рихта казынырга кирәкми. Дуслык һәм үзара аңлашуны ничек озайту турында, балалар, оныклар турында, республикабыз, илебез киләчәге турында гына уйларга кирәк.

2010 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу йомгаклары буенча Россиядә 34822 керәшен яши. Татарстанда – 18760 (республикада яшәүчеләрнең 0,8 проценты). Гәрчә кайбер керәшеннәр республикада үзләренең санын 250 меңгә җитә дип санаса да. Татар-станда барлыгы 152 керәшен авылы бар. Алар республикабызның 43 районының 23ендә урнашкан. Республика муниципаль районнары башлыкларының 4се – керәшен, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының шәһәрләр, районнарда 14 бүлеге эшләп килә. Шулай икән, нинди кысу турында сүз булырга мөмкин?
Миңа калса, без соңгы вакытларда дин темасы белән артык мавыгып киттек. Мин моңа каршы түгел, әмма без элек милләтара мәсьәләләргә күбрәк игътибар биреп, конфессия-ра мәсьәләләр белән шөгыльләнмәдек тә диярлек. Чөнки дин дәүләттән аерылган бит. Һәм менә көннәрдән беркөнне хәтта бер диндә дә капма-каршы агымнарның булуы, ул гына да түгел, бер үк дин кешеләренең Калашников автоматы белән генә аңлаша алуы ачыклансын әле! Менә без хәзер шуның белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Бәла ишек шакы-ганда, нинди дин тотуларына карамастан, барысы да: “Ярдәм итегез, безне рәнҗетәләр!” – дип дөньяви хакимияткә йөгерә бит. Әлбәттә – бу безнең гражданнар, без аларны як-ларга, аларга ярдәм итәргә тиеш. Әмма мин шәхсән үзем динне нык алга чыгаруга каршы. Дөньяви дәүләттә дин шуның кадәр күп булырга тиеш түгел. Ул синең күңелеңдә булсын. Әйтик, ислам дине тарафдары икәнсең, Коръәнне белүеңне, аның кануннары буенча яшәвеңне, тормыш рәвешең белән күрсәт. Синең нинди үрнәк, әдәпле, изге күңелле, башка дин тотучыларга карата ихтирамлы икәнлегеңне барысы да күрсен. Дин, дип флаг-лар күтәреп акырып йөрүләр, кием белән башкалардан аерылып торулар – ачу китергеч кирәкмәс әйберләр.

– Шулай да, сезнеңчә, Татарстанда милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны какшату кемгә кирәк?

– Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шулай да эчке сиземләвем Россия үзәгендә тотрыклы-лыкны күрергә теләмәгән ниндидер тышкы көчләр барлыгын белдерә. Заказчылары Россиядән читтәдер дип уйлыйм. Әмма Татарстанда хәлләрнең тотрыксызландырырга маташучыларның эшләре барып чыкмаячак. Чөнки Татарстан – бик толерантлы респуб-лика һәм биредә яшәүчеләр җитәкчелекнең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирүен яхшы аңлый.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 224, 27.12.2013/)


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.