төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Көрәш җитди булачак: эшебезне сайлаучы бәяләр

10 апрель 2014

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XIV съезды карарлары яктылыгында төбәк бүлегенең бурычлары турында сөйләде

(101кб)

Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасы һәм “Бердәм Россия” съездында кабул ителгән карарлар партия эчендә, шул исәптән урыннарда төбәк бүлегенең өстенлекле бурычлары, перспективалы эш юнәлешләре турында фикер алышуларга җитди этәргеч бирде. Инде башланып киткән 2014-2015 еллардагы сайлау циклы шартларында мондый фикер алышулар безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия.


Хәбәрдарлык, көндәшлеккә сәләтлелек, легитимлылык
Россия Федерациясе һәм аның төбәкләре иҗтимагый-сәяси үсешенең бүгенге этабында төп үзенчәлек сәяси процессларның көчәюенә бәйле. Җәмгыятебезнең сәяси тормышы торган саен катлаулана, төрлеләнә бара. Яңа социаль йогынты алымнары барлыкка килә. Халыкның хакимият вертикаленең барлык баскычларында карарлар чыгару һәм кабул итү белән кызыксынуы көчәя, “кире элемтә” механизмнары ныгый.

Бу үзгәрешләрнең сәяси-хокукый нигезләре – билгеле бер мәгънәдә гражданлык җәмгыятенең нәтиҗәле институтларын булдыруга гарантияләр Россия Федерациясе Конституциясенә нигез итеп алынды. Россиядә фикер төрлелеге һәм күппартиялелекнең конституцион принциплары ярдәмендә ике дистә ел эчендә халыкның төп катлаулары мәнфәгатьләрен чагылдырган сәяси система булдырылды. Аның бүгенге үсеше формуласы – “хәбәрдарлык”, көндәшлеккә сәләтлелек һәм легитимлылык”.

Иң зурысы һәм иң дәрәҗәлесе

Бүген “Бердәм Россия” партиясе илебездәге сәяси төзелешнең төп элементы булып тора. Аның төп позициясе илебезне тотрыклы үстерү, гомумгражданлык мәнфәгатьләрен саклау, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин тоткан юнәлешне хуплаудан гыйбарәт. Әнә шулар партиябезгә кыска гына вакыт эчендә илкүләм сәяси көчкә әйләнү мөмкинлеге, РФ Президенты әйткәнчә, “иң зур һәм иң йогынтылы халык партиясе статусына” ия булу мөмкинлеге бирде.
Нәкъ менә “Бердәм Россия” күпмилләтле илебезнең бердәмлеген, дәүләт суверенитетын һәм инновация үсешенең тотрыклылыгын саклый. Партия рәисе Хөкүмәтне җитәкли. Хөкүмәт исә асылда илебезнең егерме елдан артыграк тарихы дәверендә тәүге партия Хөкүмәте булып тора. Россия Президенты үзенең карарлары һәм закон инициативаларында “бердәмроссиялеләр”нең Дәүләт Думасындагы парламент күпчелегенә таяна. Партия фракцияләре законнар чыгару хакимиятенең төбәк һәм муниципаль органнарында өстенлек итә.

“Бердәм Россия”, сәяси көндәшләренең буш сүзләренә конкрет эшләр, ил һәм төбәкләрне үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту идеологиясе белән җавап биреп, дәүләт сәясәте булып торган бурычларны тормышка ашырып килә. Социаль һәм инфраструктурага кагылышлы йөзләрчә партия проекты буенча эш алып бара.

Бер генә сайлау кампаниясендә дә җиңелгәнебез юк. Федераль, шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә иҗтимагый-сәяси тормышның иң йогынтылы субъекты булып калабыз. “Бердәм Россия” узган елның 8 сентябрендә булган Бердәм тавыш бирү көнендә, элеккечә үк, сайлаучылар арасында абруйлы булып калуын раслады. Партия тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар хакимият башлыкларын сайлау үткәргән барлык 10 төбәктә җитәкчегә әйләнде, РФ субъектлары хакимиятенең вәкиллекле органнарында һәм законнар чыгару җыеннарында мандатларның 70тән 80 процентка кадәрен үзенә алды. Боларның барысы да, яңа партияләр пәйда булып торуга карамастан, нәкъ менә “Бердәм Россия”нең киләчәктә хакимият партиясенең илебездә төп иҗтимагый-сәяси көч булып каласын дәлилли.

Идеяләр уйлап табабыз, кыю бурычлар куябыз

Татарстанның партия оешмасы эшчәнлеге үрнәгендә шуны әйтергә мөмкин: республикада нәкъ менә партия бүлеге ярдәмендә хакимиятнең барлык баскычлары арасында хезмәттәшлекнең кулай моделе барлыкка килде. Гадирәк итеп әйтсәк, “Бердәм Россия” республикада хакимиятне оештыруның “умыртка баганасы”, аның төп этәргеч көче булып тора.

Татарстан бүлеге инде менә күп еллар буе, үз эшенең колачы, шулай ук идарә структураларындагы вәкиллеге ягыннан партиянең төбәк бүлекләре арасында лидерлар сафында тора. Бүген партиянең 45 җирле һәм 1633 башлангыч бүлеге 134 меңнән артыграк татарстанлыны берләштерә. Республикабыз сайлаучыларының 4,6 проценты дигән сүз бу (Россиядә – 2,15 миллион яки 2 процент чамасы). Соңгы өч елда сафларыбыз 3 мең кешегә ишәйде. Президент та, Хөкүмәт тә – безнең партиядән, партиянең барлык җирле бүлекләрен муниципаль берәмлекләрнең хакимият башлыклары җитәкли.

ТР Дәүләт Советында, урыннарда хакимиятнең вәкиллекле органнарында да “Бердәм Россия” фракцияләре аша көчле сәяси структуралар булдырылды. РФ Федераль Җыенында депутатларыбыз федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән эшләгәндә бик яхшы лобби сәләте булганнарын күрсәтә. Башкача әйтсәк, партия – сәяси тупланыш дәрәҗәсе, “Бердәм Россия” исеменнән уртак карарлар кабул итү һәм аларны тормышка ашыруга җәлеп ителгән кешеләр саны башка төбәкләрдәгегә караганда күпкә зур. Соңгы елларда Татарстанда бер генә әһәмиятле карар да, бер генә закон да “бердәмроссиялеләр” катнашыннан башка кабул ителмәде. Без бергәләп яңа идеяләр уйлап табабыз, республика алдына амбицияле максатлар куябыз.

Шул сәбәпле теләсә кайсы сайлау кампаниясен партиянең төбәк бүлеге эшчәнлеген бәяләү дип кенә түгел, бәлки сайлаучыларның республика дәүләт һәм муниципаль идарәсе органнарына, депутатларга ышаныч күрсәтүе сыйфатында да кабул итәбез. Асылда нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә татарстанлылар сайлауга актив йөри һәм, кагыйдә буларак, кандидатлар – “бердәмроссиялеләр”не тулаем илдәгегә караганда күбрәк сайлый. Соңгы тапкыр Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда Татарстанда яшәүчеләрнең 77 проценттан артыграгы партия исемлеге өчен тавыш бирде. Шул ук вакытта Россия буенча бу сан 49 процент кына булды. 2012 елда РФ Президентын сайлауда партиябез кандидаты В.В.Путин Татарстанда 82 проценттан артыграк тавыш җыйды (ил буенча – чама белән 64 процент).
Узган елның 8 сентябрендә булган Бердәм тавыш бирү көне йомгакларына тукталып үтик. Хакимиятнең җирле вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау (33 муниципаль районда үтте) барышында “бердәмроссиялеләр” 257 депутат мандатыннан 212сен, яки 81,54 процентын алды. Әйтергә кирәк, бу җирле сайлау кампаниясендә сәяси көндәшләребезнең дә активлыгы зур булды. 481 кандидатның 203е – башка партияләрдән тәкъдим ителгән, 55е – үзен-үзе тәкъдим иткән иде.

Россия Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2012 елдан бирле илебездә барлыгы 78 сәяси партия теркәлгән. Быелның 10 мартына реестрдагы партияләр саны – 76, шул исәптән Татарстанда 62 төбәк бүлеге бар. Шуларның 58е сайлауда катнаша ала.

Боларның барысы да илебездә барган сайлау һәм сәяси системалар реформасының нәтиҗәсе турында сөйли. Бу вакыйгаларны алда торган сайлауга әзерләнгәндә исәпкә алырга кирәк. Төп көрәшнең тиешле тәҗрибәгә, үзенең сайлаучысына ия булган традицион “парламент” партияләре арасында буласына иманым камил. Шул ук вакытта яңа партияләр дә катнашачак, алар “Бердәм Россия”не тәнкыйтьләячәк, абруен төшерергә маташачак. Мондый шартларда Татарстанда теркәлгән сәяси партияләр вәкилләре белән намуслы, чиста сайлаулар турында килешүләр төзү аша электораль хезмәттәшлек тәҗрибәсеннән файдалану мөһим.

Кешеләр белән даими элемтә

Партиябезгә сайлаучыларның ышаныч дәрәҗәсе зур булу да, шулай ук оппонентларыбызның тәнкыйте дә Татарстан “бердәмроссиялеләр”ен перспективалы партия төзелеше, партия эше, сайлаучылар белән эшләү нәтиҗәсен яхшырту проблемаларыннан читләштерә алмый. Әлбәттә, мондый мәсьәләләр, теләсә кайсы “тере” партия оешмасындагы кебек үк, аз түгел. Дөресен әйтим, без үзебезнең җитешсез якларыбызны да беләбез. Шулай ук, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә, партия эшчәнлеген камилләштерү мөмкинлекләренең дә юк түгеллеген аңлыйбыз. Төбәк бүлеген җәйге тикшерү йомгаклары буенча Үзәк контроль-ревизия комиссиясе чыгарган нәтиҗәләр йомгаклары да безнең өчен бик файдалы булды.

Тикшерелгән 20 бүлек арасыннан бары татарстанлылар гына югары бәяләнде. Әмма кимчелекләр дә ачыкланды. Алар арасында аерым процедуралар нормаларын үтәмәү, партиягә яңа әгъзалар җәлеп итү буенча җирле бүлекләрнең сүлпәнлек күрсәтүе очраклары бар. Кайбер депутатлар сайлаучылары белән тиешле дәрәҗәдә эшләми. Мондый хәлләргә юл куярга ярамый, дип уйлыйм. Сайлаучылар һәм партия оешмасы алдындагы бурычларыбызны, нинди вазыйфада булуыбызга карамастан, намуслы төстә башкарырга тиешбез. Кешеләр белән даими элемтәдә булу, аларның проблемаларын хәл итәргә булышу – бик җитди һәм җаваплы хезмәт. Бер генә мөрәҗәгатьнең дә игътибарсыз калмавы һәм халыкның конкрет ярдәм алуы мөһим. Күпчелек мәсьәлә чиктән тыш тырышлык таләп итми, хакимияттәгеләр ягыннан игътибарлы мөнәсәбәт булса – шул җитә.

Һичшиксез, алга таба да партия тормышын демократияләштерүгә бәйле эшләрне камилләштерәчәкбез. Иң элек илебезнең сәяси тормышындагы тиңдәшсез эш – праймериз башлангыч тавыш бирү процедурасына кагыла бу. Дәгъвачыларның сайлап куела торган һәм җитәкче вазыйфаларга партия эчендәге рейтинг “иләге” аша узуын аңлата ул. “Бердәм Россия” – илебездә үзенең сайлау исемлекләрен праймериз йомгакларыннан чыгып булдыра торган бердәнбер партия. Тәҗрибә бу эшнең кирәклеген раслады инде. “Бердәм Россия”дән республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга сайлаучыларга тәкъдим итәрлек эшләре барлыгын партиядәшләренә дә, шулай ук үз-үзләренә дә дәлилләргә туры киләчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре праймеризның барлык этапларын, хәтта тавышларны исәпләү һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итүне карап тору-ишетү мөмкинлегенә ия.

Җирле сәяси советлар эшенә килгәндә, коллегаларымны үз эшләренә тагын бер кат анализ күзлегеннән чыгып карарга һәм эшчәнлекләрен партия әгъзасының һәркайсы үзенең конкрет эш юнәлеше өчен җавап бирердәй итеп корырга чакырам. Әлбәттә, биредә партиянең җирле үзидарә секретареның роле һәм җаваплылыгы зур.

Уртак максат берләштерә

Партиянең XIV съездындагы чыгышымда фракцияләр арасындагы хезмәттәшлекне көчәйтүнең зарурилыгын телгә алган идем. Абруйлы эксперт-анализ һәм консультатив-фикер алышу мәйданчыгы сыйфатында Дәүләт Думасында безнең фракция каршында “Бердәм Россия” төбәк фракцияләре җитәкчеләре советын оештыруны тәкъдим иттем. Съезд делегатлары тәкъдимне хуплады: хәзер бу совет Россия парламентының түбән палатасында эшләп килә. Әлеге тәҗрибәне безнең партия оешмасына карата да кулланырга кирәк дип уйлыйм.

Район советларында партия фракцияләре эшчәнлеге күбрәк төгәллек һәм тормышчанлык таләп итә. Уйлап карагыз: Татарстандагы 8 меңгә якын муниципаль депутатның 80 проценттан артыгы – “бердәмроссиялеләр”. Тик шушы гаять зур мөмкинлектән җитәрлек дәрәҗәдә файдаланмыйбыз әле. Кайвакыт кайбер депутатларның, партия әгъзалары икәнлекләрен “онытып”, партия чараларына килми калу очраклары да бар. Хәзерге вакытта урыннарда депутат төркемнәре эшен көчәйтү тәкъдимнәре әзерләнә, уртак эш планнары корабыз. “ИДЕЛ гражданлык университеты” партия проекты кысаларында активның аң-белемен чарлауны оештырдык.

Яшьләребезне партия-пропаганда эшенә кыюрак җәлеп итәргә кирәк. “Яшь гвардия” – татарстанлыларның иң актив, тупланган яшь буыны отряды, республикада партиянең ышанычлы терәге һәм кадрлар ресурсы. “Бердәм Россия” позициясен яклау-хуплауга сәләтле егет-кызларыбыз мөмкинлекләреннән күбрәк файдаланырга кирәк. Коалицион стратегия, элеккечә үк, партиянең төбәк бүлеген үстерүнең мөһим чарасы булып кала. “Татарстан – Яңа гасыр” хәрәкәте, “Россия өчен” Халык фронты, Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Халыклары ассамблеясе, күп кенә башка тарафдарларыбыз белән дустанә мөнәсәбәтләр – вакыт сынавын үтеп, гомуми максатка юнәлдерелгән мөнәсәбәтләр ул.

Проектлар нигезендә – инновацияләр

“Бердәм Россия”нең бренды – “чынбарлыктагы эшләр партиясе”, чыннан да, үзен аклый. Татарстан “бердәмроссиялеләр”е инде 2006 елда ук башланып киткән киң колачлы кайбер проектларга нигез салды. Бүген төбәк бүлеге илледән артык программаның үтәлешен җайга сала, өстәвенә шуларның 30дан артыгы – җирле, муниципаль берәмлекләрне үстерүгә бәйле программалар. Баштарак проектларыбыз гадирәк булып, аларда мәдәни-агарту, гуманитар, хәйрия максатлары өстенлек итсә, хәзер инде социаль проблемаларны хәл итүнең, территорияләрне комплекслы үстерүнең инновацияле юлларын эзләүгә борылыш ясадык. Проектларның күпчелеге сайлаучылар белән кире элемтә булдыруны күздә тота, уртак эшкә җаваплылык хисен тәрбияли.

Финанслашу, иганәчелек, грант ярдәме шартларында юлларны, ишегаллары, балалар мәйданчыклары, подъездларны төзекләндерү өлкәсендәге проектларга ихтыяҗ аеруча зур. Бу мәсьәләдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Республика башлыгы Казан шәһәр Думасының 3 мартта узган хисап сессиясе барышында әлеге максатка республика бюджетыннан якынча 1 миллиард сум бүлеп биреләчәген әйтте.
Төбәк бүлегенең “Бердәм Россия” көне” партия проекты уңышлы килеп чыкты һәм ул федераль дәрәҗәдә дә хуплау тапты. Әлеге проект кысаларында партия әгъзалары булган депутатлар, министрлык һәм ведомстволар вәкилләренең халык белән очрашулары халкыбызга бүгенге сәяси һәм икътисадый вакыйгалар турында тулы мәгълүмат җиткерү генә түгел, кешеләрне борчыган проблемаларны тиз генә хәл итү мөмкинлеге дә бирә.

Быел 1 мартта Зеленодол муниципаль районында киң колачлы партия акциясе башланды. Без зур гына “партия десанты” белән Чистай, Ютазы һәм Баулы районнарында булып кайттык. Һәрберсендә җитди сөйләшүләр булды. Бер үк вакытта төрле җирлекләрдә дистәгә якын профильле (проблемалы) мәйданчыкларның эшләве “Бердәм Россия” көннәре” яңалыгына әйләнде. Шул рәвешле халык белән йомгаклау очрашуларында урыннардагы барлык проблемаларны киңрәк колачларга, барлык сорауларга компетентлы җавап бирергә тырышабыз. Очрашу нәтиҗәләре буенча мәҗбүри үтәлергә тиешле бурычлар исемлеге белән йомгаклау карарлары булдырыла. “Бердәм Россия” көннәре”н җирле дәрәҗәдә үткәрү турында тәкъдимебезне күп кенә муниципалитет җитәкчеләренең күтәреп алуы күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Әйтик, мондый эшнең партиянең Кукмара җирле бүлеге тарафыннан даими үткәрелеп килүен беләм. Сайлау алды чорында сайлаучылар белән әнә шундый аралашу рәвеше аеруча әһәмиятле.

Моннан егерме ел элегрәк Конституциядә Россия социаль дәүләт буларак игълан ителде. Бөтен җаваплылыкны тоеп, шуны әйтә алам: “Бердәм Россия” әлеге норманы эзлекле төстә тормышка ашыра, үзенә йөкләгән бурычларны үти.

Халык язмышы хәл ителә

Килеп туган вәзгыятькә анализ күзлегеннән чыгып караганда, сайлау елында социаль-икътисадый һәм халыкара сәяси хәлләр шактый ук киеренке булачак. Бу, әлбәттә инде, иң элек Украинадагы хәлләргә бәйле. Без – татарстанлылар да күрше дәүләттәге хәлләрне читтән күзәтеп торучы гына булып кала алмадык.

Кызганычка, баштагы тыныч манифестацияләр дулкынында биредәге хакимияткә ультрауң көчләр килеп, этникара каршылыкларны ясалма көчәйтү, сәяси дошманлык юлын сайлады. Шуңа күрә Украина төбәкләре һәм муниципалитетлары дәрәҗәсендә, шул исәптән Кырымда милләтчеләргә каршы массакүләм протест акцияләре узды.

Депутатлар республика парламентының чираттан тыш ашыгыч утырышында, илебездә беренчеләрдән булып, Татарстан Дәүләт Советының Кырым Автономияле Республикасы халыкларына, каршылыкларны тыныч юл белән хәл итүгә өндәп, мөрәҗәгать кабул итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламент делегациясе, республика мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Кырымда тынычлык урнаштыру сәфәре белән булып кайтты.

Без 16 март көнне үткәрелгән референдумда Россия Федерациясенә кушылуны хуплаган Кырым халкының сайлап алган юлын зур канәгатьләнү хисе белән кабул иттек. Россиянең әлеге мәсьәлә буенча төпле, нык позициясе ил Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга, төбәк җитәкчеләре һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләренә махсус мөрәҗәгатендә чагылыш тапты. “Бердәм Россия” – илкүләм лидерыбыз позициясенә теләктәш. Без шуңа ышанабыз: бернинди дә санкцияләргә карамастан, референдумда халыкның үз ихтыяры белдерелгән тарихи карар вакытлар узу белән хаклыгын раслаячак.

РФ Федерация Советында Кырым парламентчылары белән тантаналы очрашу барышында республика Дәүләт Советының федераль үзәк белән берлектә эшләү буенча тупланган хокукый һәм икътисадый тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын белдердем. Страсбургта Европа берлеге Җирле һәм төбәкләр хакимиятләре конгрессы XXVI пленар сессиясендә коллегаларыма мөрәҗәгать итеп, Европа һәм дөнья җәмәгатьчелеген Украинада социаль-сәяси вәзгыятьне тотрыклыландыруда катнашырга өндәдем.

Тырышлыкны, мөмкинлекләрне берләштерергә

Илебезнең сәяси тормышындагы яңа вакыйгалар дөньякүләм конъюнктурадагы тотрыксызлык чорына, илебез икътисадында үсеш темпларының кимү чорына туры килде. Шул сәбәпле, бюджетыбызның керем өлешендәге төп чыганак булган табышка салым буенча җитди киртәләр пәйда булды. Татарстан икътисадын Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасында әгъза булып торган шартларга җайлаштыру катгый күзәтү таләп итә. Шул исәптән агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәмен көчәйтү, авылда яшәүчеләрнең эшкә дәртен арттыру, шәхси хуҗалыкларны үстерү мәсьәләсендә дә. Мондый шартларда кризис йогынтысыннан котылу буенча җитди гамәлләр, конкрет чаралар программасы бүген аеруча кирәк. “Бердәм Россия”нең андый программасы бар.

Икътисад өлкәсендә – эшлекле климатны яхшырту, төбәк инвестиция стандартын кертүгә ярдәм итү, салым керемнәрен арттыру, хезмәт шартларын яхшырту; эшче көчләр – мигрантларны Россия җәмгыятенә интеграцияләүгә шартлар тудыру, Ерак Көнчыгышны үстерүнең яңа программасын эшләтеп җибәрү. Торак һәм коммуналь хуҗалык тармагында – табигый монополияләр хезмәтләренә тарифларның үсүен чикләү, җәмәгатьчелек күзәтүен арттыру, коммуналь ресурслардан файдалану буенча социаль нормалар кертеп карау эшенә мониторинг ясау. Социаль өлкәдә – хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру, демографик вәзгыятьне яхшырту, гадел пенсия реформасы ясау, инвалидларның хокукларын тормышка ашыру. Сүз иң элек әнә шул эшләр турында бара.

Татарстан “бердәмроссиялеләр”е үзләренең партия-сәяси эшендә әлеге юнәлешләрне мөһим үсеш нокталары буларак саный. Хәзер иң мөһиме – бу бурычларны үтәү өчен тырышлыкны, мөмкинлекләрне бергә туплау.

Татарстан – уртак йортыбыз

Республикабызны үстерү һәм партиянең төбәк бүлеге бурычлары турында сөйләгәндә, кызганычка, бүген Төньяк Кавказ төбәгендә генә түгел, бөтен илебездә чынбарлыкка әйләнгән тагын бер проблемага тукталмый кала алмыйм. Сүзем – милли-дини өлкәдә радикаль-экстремистлык күренешләренең артуы турында.

Үткән елның октябрендә Уфада РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында бу проблема буенча тәфсилле сөйләшү булды. В.Путин, “милләтара низагларга урыннарда киртә куярга кирәк”,– дип басым ясап әйтте. Шул чагында этникара низагларга юл куйган муниципалитетлар башлыкларын һәм башка җирле түрәләрне отставкага җибәрү мөмкинлеге бирердәй федераль закон үз көченә керде, ә дәүләт башлыгының башкарма хакимият органнары эшчәнлеген камилләштерү тәкъдимнәре Төбәкләрне үстерү министрлыгы эшен шактый ук җиңеләйтте. Бу карарларның әлеге федераль ведомствога милли һәм этномәдәни сәясәт мәсьәләләре белән җентекләбрәк шөгыльләнү мөмкинлеге бирәсенә ышанабыз.

Икенче яктан, яңа оештырылган Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан торак-коммуналь тармактагы кискен проблемаларны хәл итү буенча системалы гамәлләр көтәбез.

Татарстанда хакимият структуралары ягыннан, шулай ук гражданлык җәмгыяте институтлары, иң элек Татарстан Халыклары ассамблеясе тарафыннан милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча зур эш алып барыла. Соңгы вакытта Ассамблеянең Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодол, Алабуга, Лениногорск һәм Тәтештә алты вәкиллеге ачылды. 2013 елда без РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясен (2012 елның 19 декабрендә кабул ителгән иде) тормышка ашыру мәсьәләләрендә шактый ук алга киттек. ТР Президенты каршында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы эшли башлады. Республикада Дәүләт милли сәясәт концепциясе яңа редакциядә расланды, милли сәясәтнең төп юнәлешләре буенча дәүләт программалары тормышка ашырыла. Без уртак йортыбызны һәркемгә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы итү максатында мөмкин булганның барын да эшлибез. Бу исә ксенофобия һәм этник каршылыкларның теге яки бу күренешләренә карата сизгерлегебезне арттыра.

Татарстанда этникара һәм социаль каршылыкларны көчәйтү омтылышларына каршы көрәш эшендә алга таба да барлык дәрәҗәләрдә катнашачакбыз. Бигрәк тә сайлау алдыннан мондый күренешләргә юл куярга ярамый! Яшьләр мохитендә мәгълүмати-аңлату эшен көчәйтү, милли-дини җирлектә күңелсез вакыйгаларны булдырмый калу таләп ителә. Муниципалитет органнары вәкилләренә, “Бердәм Россия” фракцияләренә, милли-дини тормышны читкә куймыйча, үз утырышларында әлеге мәсьәләләрне даими карап тикшерергә кирәк.

Халыкка якын булырга кирәк

Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында һәм “Бердәм Россия”нең XIV съезды карарларында Татарстан бүлегенең якын киләчәккә һәм урта сроклы перспективага эш юнәлешләре тәгаен билгеләнде. Үз сайлаучылары һәм тарафдарлары ярдәмендә федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә конкрет законнар, программалар кабул итү аша, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының көндәлек эшчәнлегендә тормышка ашыруга ниятләнелгән үсеш юнәлешләре бу. Эшләячәкбез. Ә эшебезгә бәяне сайлаучылар республика Дәүләт Советы депутатларын сайлауда бирәчәк.

Асылда республика өч еллык сайлау циклына керде. Дәүләт Советының яңа составы инде быелның сентябрендә үк булдырыла, 2015 елда ТР Президентын, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын, 2016 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлау булачак. Иҗтимагый-сәяси көрәшнең җитди буласына шик юк.

Бүген “бердәмроссиялеләр”дән акыл көчен, оештыру, матди мөмкинлекләрнең һәммәсен бергә туплау таләп ителә. 2013 ел партиянең Татарстандагы бүлеге өчен өйрәнү һәм яңару елы булды: хәзер исә аң-белемнәрне тормышта кулланырга вакыт җитте. Стратегик яктан өстенлекле юнәлешләребезнең берсе – эшебезне оператив төстә яктырту өчен уңай сәбәпләрне киң куллану, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен мөмкин булган дәрәҗәдә хәбәрдар һәм якын булу.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге төп максатка – федератив дәүләтебезнең әйдәп баручы субъекты булган Татарстанны көчле, бердәм итүдә партиядәшләребезнең иҗат энергиясе, ныклыгы, тупланганлыгы белән яңа уңышларга ирешүгә юнәлеш тотачак. Безнең бурыч – кешеләргә аңлаешлы һәм ачык булу, аларның проблемаларын хәл итү буенча көндәлек эш алып бару.


(“Ватаным Татарстан”, /№ 52, 11.04.2014/)


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.