төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 17 июль 2018
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
СӨЛӘЙМАНОВ Рәис Әхтәм улы
 
СӨЛӘЙМАНОВ Рәис Әхтәм улы
Республика округы, “Бердәм Россия” сәяси партиясе
Барлык депутатлар
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Разил Вәлиев: “Безнең хыяллар югары иде”

23 гыйнвар 2015

Ватаным Татарстан,23.01.2015

(53кб)

“Безнең хыяллар югары иде”

Быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 20 ел тула. 1990-1995 елларда яңа чор парламентчылыгына нигез салган Югары Советның 5 елын да исәпкә алсак, бу инде 25 еллык түгәрәк юбилей дигән сүз. Парламентыбызның бай тарихы әле тагын да ераграк елларга барып тоташа. Ә без бүген тарих пәрдәсенең бер читен генә ачып карарга – узган гасырның 90 нчы елларына гына күз салырга булдык.

Чөнки нәкъ менә шул елларда җәмгыять зур үзгәрешләр кичерә башлады. ТР Дәүләт Советы депутаты, даими комитет рәисе, халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән моннан чирек гасыр элек башланган олы вакыйгаларны янә искә төшереп утырдык. Разил әфәнде әле парламент “Югары Совет” дип аталганда ук халык депутаты булып сайланган иде. Ул вакытта, “кереп сыенырлык” дигәндәй, сәяси партияләр юк, ә компартиянең соңгы сулышларын алган чагы иде.


– Разил әфәнде, ни өчен 1990 елда депутатлыкка барырга ният иттегез? Үз шигырегездә язганча, дөньяны үзгәртергәме?

– Андый хыял да булмады түгел. Без заманында дәүләт тоткан халык һәм дәүләтчелек хисе минем генә түгел, һәр татарның күңелендә бар бит ул. 90 нчы елларда безнең хыяллар бик югары иде. Әмма омтылышларыбыз буш хыял гына түгел иде. Һәм без җиң сызганып, дәртләнеп уй-теләкләребезне тормышка ашырырга керештек. Эшне Татарстанга “союздаш республика” статусы таләп итүдән башладык.
Әмма илдәге, җитәкчелектәге үзгәрешләр омтылышларыбызга киртә куйды. Башка чара калмагач дигәндәй, без суверенлык турында Декларация кабул итәргә кирәк дигән уйга килдек һәм аның проектын эшли дә башладык.

– “Без” кемнәр соң инде ул?

– Проектны эшләү өчен депутатлардан махсус төркем төзелде. Нәтиҗәдә тагын берничә төркем тарафыннан аның өч варианты язылды. Мин дә үз вариантымны яздым, ә дустым, депутат Дамир Сираҗиев аны парламент мөнбәреннән игълан итте. Әлбәттә, безнең вариант тулаем үтмәде. Килештерү комиссиясе төзелеп, өч варианттан бер уртак проект эшләнде. Мин Декла­рациядә төп урынны сәяси, икътисадый мәсьәләләр алып торыр дип уйлаган идем. Әмма тагын бер мәсьәлә – тел мәсьәләсе калкып чыгып, ул хәтта тора-бара төп проблемаларның берсенә әверелде.
Дәүләт теле тирәсендә кызу бәхәсләр башланды. Берәүләр Татарстанда татар теле генә дәүләт теле булырга тиеш диделәр. Икенчеләр рус теленә өстенлек бирде, өченчеләр ике теллелек ягында иде.

– Ә шәхсән үзегез?

– Минем проектта татар теленә өстенлек бирелгән иде. Титуллы халык исемен йөрткән республикада дәүләт теле – татар теле, ә рус теле аралашу теле, рәсми тел булырга тиеш, дигән идем. Бәхәсләрнең ничек тәмамлануын беләсез инде, бездә хәзер – ике дәүләт теле. Телләр турында закон кабул ителгәч, аны тормышка ашыру өчен дәүләт программасы эшләнде. Ул документта татар телен саклау һәм үстерүгә зур урын бирелгән иде.

– Хәтерләвемчә, Сезгә ул программаны яклап та шактый көрәшергә туры килде.

– Әйе, чөнки, программада татар теленә ни өчен күбрәк игътибар бирелә, дип шаулаучылар табылды. Миңа Югары Совет сессиясе утырышында җавап тотарга туры килде. Ул вакытларда син дә парламент хәбәрчесе идең бит инде, хәтерлисеңдер, мин үз чыгышымда татар телен гаиләдәге сырхау бала белән чагыштырдым. Ә сырхау балага игътибар һәрвакыт күбрәк, зуррак булырга тиеш, дидем.

– Мин әле суверенлык турында Декларация кабул ителгән көнне Сезнең Югары Совет бинасы белән Ирек мәйданында җыелган халык арасында арадашчы булып тыз-быз чабып йөргәнегезне һәм төн җиткәч, урамга чыгып: “Җәмәгать, Татарстанның бәйсезлеге турында документ кабул ителде!” – дип кычкырганыгызны да хәтерлим.

– Алайса, ул көннәрдә Ирек мәйданында меңләгән халык җыелуы, аларның шунда төн кунулары да исегездәдер.

– Әлбәттә, истә. “Азатлык!” дигән авазлар бөтен Казанга яңгырады. Депутатларны халыктан “саклау” өчен милиция кордоннары тезелешеп торганы да хәтердә.

– Шунсыз булмый иде. Чөнки җыелган халык суверенлыкка каршы сөйләгән депутатларның хәтта артларына тибә, йөзләренә төкерә иде. Шуңа күрә кайбер халык депутатлары Югары Совет бинасына милиция ясаган коридор аша кереп-чыгып йөрде.

– Разил әфәнде, Югары Совет ни өчен “Дәүләт Советы” дип үзгәртелде?

– Бу Россиянең Төп Законы кабул ителү белән бәйле, аның 5 нче маддәсендә Милли Республика – “дәүләт” дип язылган. Минемчә, дәүләтчелегебезгә ишарәнең парламент атамасында саклануы бер дә начар түгел. Хәзер күп республикаларның парламентлары “закон чыгару җыены” дип йөртелә бит югыйсә.

– Шул “дәүләт” исеме калса гына инде...

– Алай ук кистереп әйтмәс идем. Татарстанның Дәүләт Советы булу, парламентның дәүләт хакимиятендә лаеклы урын алуы күп нәрсә турында сөйли.

– Шулай да Югары Совет һәм бүгенге Дәүләт Советы арасында шактый гына аерма бар шикелле.

– Узган гасырның 90 нчы еллары күчеш чоры иде. Хәер, Россиянең бөтен тарихы “күчеш чорлары”ннан тора бугай. Кытайларда бер кызыклы гыйбарә бар, алар: “Күчеш чорында яшәргә язмасын!” – дияргә яраталар. Нишләмәк кирәк, җәмгыятьтәге үзгәрешләр халык тормышына да ниндидер йогынты ясамый калмый инде ул. Ул заманда республикада Президент хакимияте юк иде, иң югары дәүләт органы булып Югары Совет саналды. 90 нчы елларда халык мөстәкыйльлеккә омтылу рухы белән яшәде, депутатлар да шактый ук дәрәҗәдә халык басымын һәм халык яклавын тоеп эшләде, партия исемлеге буенча түгел, ә халык ихтыяры белән мандат алды дияр идем. Шуңа күрә, халык исеменнән сөйләү, халык исеменнән эшләү мәктәбен уздык, дип әйтергә буладыр.

– Сезне депутатлыкка кем тәкъдим итте?

– Мин ул елларда Республика фәнни китапханәсе директоры идем. Китапханә бинасының түбәсеннән су үтә, җылылык батареялары череп беткән, китап куярга урын юк, алар юеш подвалларда “саклана” һ.б. Кайларга гына бармадым, кайларга гына язмадым – мәсьәлә хәл ителмәде. Шуннан китапханә хезмәткәрләре һәм “халык фронты” вәкилләре әлеге проблемаларны парламент дәрәҗәсендә күтәрү өчен мине депутатлыкка тәкъдим иттеләр.

– Әлбәттә, китапханәгә булышу өчен генә түгелдер, чөнки сезнең үтә милли җанлы егет икәнегезне халык ул чакта ук белә иде.

– Ә җитәкчелек артык миллилектән шүрли иде. Мине башта район, аннан соң партия өлкә комитетына чакырдылар: “Кандидатураңны алмасаң, эшеңнән алабыз”, – диделәр. Ә мин: “Кандидатурамны кире алсам, депутатлыктан баш тартсам, моны китапханә хезмәткәрләре, гомумән, мине тәкъдим иткән халык ничек аңлар соң?” – дидем. Шулай, уртак фикергә килмичә, аерылыштык.
Халык сүзе, халык фикере белән түрәләр дә исәпләшергә мәҗбүр иде ул елларны. Депутатлар арасында да төрле максатлы кешеләр булып, бик зур бәхәсләрдән соң гына уртак фикергә килә идек. Виктор Гюго әйтмешли: “Бөтен кеше бер- төрле уйлаган җирдә берәү дә уйламый”. Шуңа күрә элекке парламент эшчәнлегендә сүз иреге, фикер хөрлеге яшәвен мин зур казанышларның берсе дип исәплим. Аннан соң, әйткәнемчә, ул елларда халык та тамак кайгысыннан битәр, ил, республика кайгысы, аларның киләчәге турында күбрәк уйлый иде. 

– Әлбәттә, ул чорда вәзгыять тә башкачарак иде, Сез әйткәнчә, һәр татар күңелендә яшәгән дәүләтчелек хисләренең ташкын булып бәреп чыккан чаклары иде бит.

– Ил, Татарстан, халык язмышы белән бәйле иң әһәмиятле законнар, карарлар Югары Совет утырышларында кабул ителде. Суверенлык турында Декларацияне әйттем инде. Моңа телләр турында һәм милли мәгарифкә кагылышлы законнарны, Конституциябезне дә өстәр идем. Федераль үзәк белән ике арада төзелгән Шартнамә үзе генә дә ни тора! Федератив шартнамәгә кул куймавыбыз нәтиҗәсендә Россиянең Төп Законына федераль хакимият белән үзара килешүле мөнәсәбәтләргә кагылышлы өстәмәләр кертергә мәҗбүр булдылар.

– Бер шигырегездәге “...йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм” дигән сүзләр гел тел очында әйләнеп тора. Разил Вәлиев үзгәрдеме?

– Җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәркемгә йогынты ясамый калмый инде ул, әмма минем төп кыйблам үзгәрмәде дип саныйм. Мин һаман да шул Разил. Кайчан хезмәттәшләрем дә: “Син гомер буе бер үк сүзне сөйлисең, фикереңне үзгәртмисең”, – диләр. Ни өчен шулай диюләрен чамалыйсыңдыр инде.

– Әлбәттә. Чирек гасыр буе парламентта татарча чыгыш ясаучы да Разил Вәлиев бит әле.

– Мәрхүм Туфан абый да бар иде. Бер кызык нәрсә әйтимме? Күптән түгел урысча чыгыш ясарга туры килде, чөнки тәрҗемәче юк иде. Киңәшмә ахырында минем янга килделәр дә: “Разил, сиңа нәрсә булды?” – диделәр. Ә 90 нчы елларда еш кына: “Нишләп татарча сөйләп баш катырасың? Депутатларның күбесе аңламый бит”, – диләр иде.
Күрәсеңме, шул арада минем татарчама ничек күнегеп беткәннәр. Шөкер, яңа сайланган парламентта менә дигән итеп татарча чыгыш ясаучылар бар. Мәсәлән, Рафис Борһанов, Альберт Хәбибуллин, Рауил Рәхмәтуллин татарча теләсә кемне “сатып җибәрә” ала. Мин гомер буе татар мохитендә яшәдем һәм хәзер дә үз тирәмдә шундый мохит тудырырга омтылып яшим.

– Әңгәмә башында: “Безның хыяллар югары иде”, – дидегез. Бу хисләр хәзер сүрелмәдеме?

– Юк, бары тик җәмгыятьтәге вәзгыятькә карап эш алымнары гына үзгәрде. Бүген урам йөрүләр, “Азатлык!” дип кычкырулар юк диярлек. Парламент законнарга, халыкара хокук нормаларына таянып та күп эшләр башкара ала. Без шулай эшләргә тырышабыз да. Татарстан Югары Советы эшчәнлеге бүгенге парламент эшчәнлеге өчен җирлек тудырды, республика үсешенең кыйбласын билгеләүдә, илнең киләчәгенә дә шактый ук дәрәҗәдә йогынты ясады, дип курыкмыйча әйтә алам.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
2018 нче елга һәм 2019-2020 нче елларның планлы чорына республика бюджеты хакында
"Татарстан" радиосы “Депутат каналы” тапшыруы (14 ноябрь, 2017 ел.)
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына<!-- __tat__ Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына -->
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
16 июль 2018
06 июль 2018
05 июль 2018
05 июль 2018
02 июль 2018
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.