төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Табиб. Депутат. Хатын-кыз...

20 март 2015

“Сөембикә”, 2015, март

(67кб)

Светлана Михаил кызы Захарова – Татарстан парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссия җитәкчесе. Депутатлыкка “Бердәм Россия” сәяси партиясе исемлеге буенча сайланган. Һөнәре буенча – табиб, Медицина фәннәре кандидаты. Ике баласы бар: Дмитрий Казан дәүләт техник университетында беренче курста укый, кызы Динәгә 9 яшь. Аны сокландыра торган хатын-кызлар: Индира Ганди, Маргарет Тэтчер, Софья Ковалевкая, Валентина Матвиенко. Киенү стиле – классика, спорт киемнәре. Укый торган китаплары – медицинага кагылышлы әдәбият.

- Светлана Михайловна, Сез парламентка даими нигездә эшләүче депутат булып килердән элек Чаллы шәһәрендә табиб булып эшләгәнсез, поликлиниканың баш табибы вазыйфасын башкаргансыз. Социаль сәясәт комитетын җитәкләргә тәкъдим булгач кичергән хис-тойгыларыгызны хәтерлисезме?

- Ничек кенә хәтерлим әле... Комитет алып барырга тиеш булган эшләр белән танышканнан соң утырып еладым. Минем урында кайсы хатын-кыз еламас иде икән? Күз яшьләремне агызып күңелемне бушатканнан соң җиң сызганып эшкә тотындым. Комитетның эше закон проектлары әзерләү һәм Татарстан Республикасы законнарының, норматив хокукый актларының үтәлешен тикшереп тору гына түгел. Без сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, туризм, хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклау һәм социаль тәэмин итү, гаиләне, аналарны, аталарны һәм балаларны саклау, демографик һәм яшьләр сәясәте һәм тагын бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнәбез. Әлбәттә, бу темалар минем өчен ят түгел, чөнки Дәүләт Советына депутат булып сайланырдан элек мин Яр Чаллы шәһәре советында ике чакырылышта депутат булдым, социаль юнәлештә эшләдем.

- Яшегезгә караганда, Сез сәясәткә шактый иртә кереп киткәнсез...

- 1999 елда беренче тапкыр депутат мандатын алганда миңа 27 яшь иде. Ул чакырылышта 40 яшькәчә булган бердән-бер депутат. Мин депутатлыкка, сәясәткә керәм дип түгел, үзем табиб булып эшләгән участотка башлап ташланган поликлиниканы төзетеп бетерүдә файдам тияр дигән уйдан чыгып, коллегаларым белән киңәш-табыш иткәннән соң килдем. Безнең 4 нче поликлиника шәһәрнең иске бер бистәсендә урнашкан иде. Күпкатлы йортның ярымподвалында. Бер көнне безне су басты. Өске катта авария булган. Без – табиблар, авыруларны кабул итәргә тиеш вакытта су җыеп йөрдек. Шул вакытта тәмам йөрәгем сыкранды. Болай булырга тиеш түгел бит! Кешенең иң кыйммәтле байлыгы булган сәламәтлекне саклауга караш мондый булырга тиеш түгел! Коллегаларым белән киңәшләштек тә, мин депутатлыкка чыгарга булдым. Көндәшем зур бер предприятиянең генераль директоры иде. Сүзе үтә, акчасы җитәрлек, командасы зур. Һәм мин – участок табибы, акчаны күргән дә юк, хезмәт хакын да тоткарлап кына бирәләр, командам – бергә эшләгән табиблар. Мин үз пациентларыбызның теләктәшлегенә өметләндем һәм ялгышмадым. Ике турда узган сайлауларда көндәшемне 5 тавыш артык җыеп җиңә алдым.

Шуны аңладым, безнең эшебезне халык бәяли икән бит. Кайвакытта үз һөнәреңә карата начар сүзләр дә ишетәсең, эшең бәяләнми кебек тоела, күңел дә төшеп китә. Әмма әлеге тиңдәшсез көрәштә җиңеп чыкканнан соң мин шуңа тагын бер кат инандым – халык табибларның эшен күрә! Без туксанынчы елларда поликлиника каршында хатын-кызлар, ирләр, балалар сәламәтлегенә кагылышлы аерым мәктәпләр оештырган идек. Мәсәлән, климакс чоры җиткән хатын-кызларга үз сәламәтлекләрен ничек кайгыртырга? Хәзер инде Интернет бар, күп сорауларга җавапны аннан табарга була. Әмма компьютер аша мәгълүмат алу да белгеч белән күзгә-күз карап сөйләшүне алыштыра алмый. Без хатын-кызларны аерым бер вакытка чакырабыз, табиб лекция укый, киңәшләрен бирә. Ирләрнең дә үз проблемалары. Яшь әниләр өчен мондый аралашулар кирәк тә кирәк инде. Шулай итеп без үз тирәбездә яшәүчеләрне поликлиникага җәлеп итеп, аларны чирдән ничек дәваланырга гына түгел, ә авыруны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген өйрәтә идек. Хәзер мондый профилактика республика күләмендә алып барыла.

- Депутат булып сайлангач поликлинаканы төзеп бетерә алдыгызмы?

- Без ул эшне башкарып чыктык. Әмма депутат булып эшли башлагач мин социаль юнәлешнең медицина белән генә чикләнмәвен аңладым. Тормышта үзенә игътибар сорый торган өлкәләр шактый күп, алар кичектергесез икән бит. Депутат буларак миңа күптөрле сораулар белән киләләр. Кемнеңдер торыр җире юк, кемгәдер эш кирәк, сәламәтлек саклауга кагылышлы гозерләр дә бик күп... Тагын шунысы да бар, кайбер мәсьәләләр киң катлам кешеләргә кагылышлы булып чыга, бер кешенең мөрәҗәгатеннән чыгып башланган эшне хәл итеп, без күпләр проблемасын чишәбез. Аерым мәсьәләләр дә шактый һәм аларга барлык очракларда да булыша алам дию алдашу булыр иде. Әмма беркайчан да сиңа гозер белән килгән кешене үз проблемалары белән урамга чыгарып җибәрергә ярамый. Кайвакытта мәсьәләне уртага салып сөйләшкәндә аның дөрес куелмавын да аңлатып була. Кайчакларда бер утырып сөйләшү дә кешенең күңелен күтәреп җибәрә, аңа көч бирә.

- Татарстан парламентына депутатлыкка кандидат булып чыкканда Сез сәяси тормышта кайнаган, шактый чыныккан шәхес булгансыз...

- Мин ул вакытта поликлиниканың баш табибы идем. Эшем җайга салынган, гаиләм түгәрәк, ике балам үсеп килә... Бәлки минем бу адымымны аңламаучылар да булгандыр. Әмма кешенең геннарыннан килә торган лидерлыкка омтылу сыйфаты аңа ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калырга ирек бирми, һаман да күңелен җилкетеп тора. Мин Арыслан йолдызлыгында туганмын. Мөгаен, бу фактор да тормышыма үз йогынтысын ясамый калмыйдыр. Кечкенәдән оештыручы идем. Гаделлекә омтылу, дөреслекне табарга тырышу кебек сыйфатлар миңа мул бирелгән. Мин кеше ярдәменә өмет итә торган затлардан түгел, мин ярдәмне үзем күрсәтергә тиеш! Мөгаен, болар барысы бергә миңа табиб һөнәрен сайларга этәргеч биргәндер. Хәер, әнием Линуза Нестеревна – табиб, ул мине һәрвакыт үзенең дәвамчысы итәргә теләде. Ләкин мин хыялымда үземне укытучы, тикшерүче итеп тә күрә идем. Әнием минем бу теләкләремә каршы килмәде, әмма, врач булу өчен аеруча тырышып укырга кирәк шул, анда укулар бик авыр, дия торган иде. Бу исә минем мин-минлегемә тия, үземнең булдыра алганымны исбатлыйсым килә иде. Аннан соң тормышымдагы бер очракны хәтерлим, миңа 12-13 яшь булгандыр, әни командировкада иде, төнлә әбиебез авырып китте. Кан басымы уйный, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Ашыгыч ярдәм чакырдык. Шул вакытта үземнең бик тә көчсез булуымны тойдым.

- Сез әниегез юлын дәвам иткәнсез. Сезнекен дәвам итүче булырмы?

- Улымның табиб булуын бик теләгән идем. Үзенең дә нияте бар иде кебек. Әмма һөнәр сайлау вакыты җиткәч, “минеке түгел” диде. Инде өметем Динәдә. Кечкенә булса да күп кенә даруларны белә, авырулар белән кызыксына. Аннан соң кызымны кечкенәдән әбисе карады, аның йогынтысы көчле булды. Мин декрет ялларында озак утырмадым, ике атнадан эшкә чыктым. Бала табарга да эш урынымнан киттем дияргә була...

- Светлана Михайловна, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Табиб гомере буе укырга, өйрәнергә тиеш. “Укырга!Укырга!Укырга!” дигән сүзләр табибларга атап әйтелгән кебек. Чөнки бүген технологияләр бик алга китте, алар тиз арада яңарып торалар һәм бик күп яңа төр авырулар барлыкка килде. Табиб мәрхәмәтле, игелекле һәм таләпчән булырга тиеш. Авыру кеше үзен бик кызгана, бик ярата, әгәр таләпчән булмасаң, ул табиб кушканнарны үтәмәскә дә мөмкин. Табиб кешеләрне яратырга тиеш. Аларның күңелләренә юл табарга, авырудан тереләчәгенә ышаныч тудыра белергә тиеш. Һәрбер отличник табиб була алмый!

Мин кеше организмын өскә кигән кием белән тиңлим. Без киемне каралган саен юабыз, үтүклибез, сүтелеп китсә - тегәбез, тишелсә - ямыйбыз. Органнарыбыз эчтә, әмма алар да пычрана, туза, тишелә. Аларны да киемне пөхтә тоткан кебек карап, саклап тотарга кирәк. Ярый ла киемне алыштырып була. Органнар исә безгә гомергә бер генә бирелә. Без аларга аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Кеше шуны аңламый, сәламәтлеген саклау өчен тырышмый икән, табиб үзе генә берни эшли алмый. Мин үз пациентларыма шул хакыйкатьне аңлатырга тырыша идем.

- Бүгенге көндә халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә ниләргә ирешелде һәм нинди кичектергесез проблемалар бар?

2014 елда Татарстанда демографик күрсәткеч шатландыра, 8200 кешегә артканбыз. Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк, республика күләмендә диспансеризация уздыру да үзенең уңай нәтиҗәсен бирде.
Авылларда сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар артты. Узган елда бу тармакка казна 2,3 млрд. сум акча бүлеп бирде. 2014 елда 78 фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

Узган җәйдә башкалабызда Анҗела Вавилова исемендәге иганәче фонды инициативасы белән Балалар хосписы ачылды. Аны төзү өчен 121 млн.сум акча тотылды, шуның 70 млн. сумы – хәйрия акчасы.

2014 елның маенда Казанда Республика кан үзәге ачылды. Бу – Россиядә иң заманча үзәк, елына 30 000 литр тирәсе донор каны әзерләнә.

Казанда калкан бизләрендәге яман шешне радиоактив йод ярдәмендә дәвалый торган радионуклид терапиясе бүлеге ачылды.

Әмма дәваханәләрне белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кискен кала. Кадрлар кытлыгын хәл итү максатыннан хөкүмәт шундый программа эшләде – дәүләтнеке булган медицина учреждениеләренә (хастаханәләргә, поликлиникаларга) эшкә урнашучы табибларга фатир мәсьәләсен хәл итү өчен 500 мең сум акча бирелә. Бу программа нигезендә ике йөзләп табиб эшкә кереште инде, шуларның 133е Россиянең башка регионнарыннан килгән. Авыл җирләрендә эшли башлаган “земский врач”ларга 1 миллион сум акча бирелә.

Кадрлар нигездә Казан дәүләт медицина университетында әзерләнә. Моннан тыш Казан федераль университетынның медицина факультетында 50 студент «дәвалау», белгечлеге буенча максатчан программа нигезендә белем ала. Әлеге белгечләр, укып бетергәннән соң биш ел дәвамында республика сәламәтлек саклау оешмаларында эшләргә тиеш була.

Әлбәттә, сәламәтлек саклау тармагында хәл ителәсе мәсьәләләр шактый, безнең комитет аларны һәрдаим күз уңаенда тота. Мәсәлән, инвалидларга яшәү, сәламәтлекләрен кайгырту, уку, эшләү, күңел ачу өчен уңайлы мөхит тудыру. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен кабул ителгән “Уңайлы мөхит” программасы үтәлешен тикшергәндә кайбер кимчелекләргә тап булдык – биналарны проектлаштырганда һәм аны тапшырганда инвалидлар өчен уңайлы мөхит тудыруга таләпләрне үтәүнең катгый системасы юк, проектлаштыручылар арасында бу аспектны исәпкә алып эшли белүчеләр дә бармак белән генә санарлык. Бу мәсьәләгә җәмәгатьчелек тә битараф түгел, теләсә-кем гарипләнергә мөмкин. Без бу программаның ничек тормышка ашырылуын һәрдаим күзәтеп барачакбыз.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә яман шеш белән авыручыларның артуы безне бик борчый. Диспансеризацияләр вакытында бу төр авыруларның беренчел статиядә билгеле булулары аларга тиз арада ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тудыра, әлбәттә. Бу очракта аларның күбесен тулысынча терелтергә мөмкин. Әмма бу авыру бик тиз арада тулысынча дәвалауны таләп итә. Авырткан аяк белән сызлана-сызлана булса да яшисең әле ул, ә бу чир белән озак тарткалашып булмый. Әлбәттә, бу өлкәдә дә медицина үсештән туктап тормый. Башкалабызда атом-төш белән (Центр ядерной медицины) дәвалау үзәге ачылды. Әмма шунысына да күз йома алмыйбыз, республика онкодиспансерында тикшеренү, химия терапиясе курсларын үтү өчен чиратлар барлыкка килде. Инде Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдә дә бу төр дәвалау үзәкләрен ачу, булганнарын киңәйтү сорала. Белгечләр бар, махсус биналар кирәк. Мәсьәләне якын арада комитет утырышына чыгарырга ниятлибез. Безне ишетерләр дип өметләнәм.

- Светлана Михайловна, безнең җәмгыятьтә хатын-кызның төп проблемалары нинди? Аларны чишәргә нәрсә комачаулый?

- Без соңгы елларда аерым социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә - ятим балаларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, гомумөн, тормышы китек булганнарга игътибарны арттырдык. Бу кирәкле гамәл. Әмма гап-гади тормыш алып баручы традицион гаиләләр ничектер бер читтә кала бирә. Алар күзгә-башка ташланмыйча үз көйләренә матур гына яшиләр, эшлиләр, балалар тәрбиялиләр...

Шундый гаиләләр – илнең терәге бит. Без аларны күрергә, җәмгыятьтә аларның мөһимлеген һәрдаим сөйләп торырга, үрнәк итеп күрсәтергә, яшь буынны алар мисалында тәрбияләргә тиешбез., Аларның да проблемалары бар, алар аны сөйләп йөрми, үзләре хәл итәргә тырыша.

Гаиләдә авыр хәлдә калган хатын-кызның иң зур проблемасы - китәр җире булмау. Алыйк исерек ир белән торган ике балалы хатынны. Ул бу ирдән бүген китәр иде, барыр җире юк. Аны кайда көтеп торалар? Ярый ла барып сыенырга аны аңлаучы ата-анасы, туганнары булса... Бездә психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшли, әмма анда барып кунып калып булмый. Бездә, хәтта, бомҗларны кундыру үзәкләре бар, әмма төн уртасында исерек ире куып чыгарган хатынга кунып чыгар урын юк. Каядыр китеп эш табып, фатир табып яши башлаганчы барып баш куяр урын юк. Бу мәсьәлә, шулай ук, дәүләт игътибарын сорый.

- Югары дәрәҗәләргә ирешкән хатын-кызларга беркадәр саграк, хәтта, әйтер идем, шикләнебрәк тә карыйлар. Ир-егетләр дә дистанция сакларга тырыша...

- Шулайрак шул... Эшлекле костюм кигәч сине хатын-кыз дип уйлаучылар кими. Югыйсә, эшлекле хатын-кызлар башкалардан әлләни аерылмый инде. Өйгә кайткач халат кияләр, ашарга пешерәләр, савыт юалар. Мин атнага алты көн эшлим, якшәмбене тулысынча балаларыма багышларга тырышам.
Еш кына Чаллыга әти-әни янына кайтып киләбез, туганнар белән аралашабыз. Безнең гаилә бик дус, тату. Һәм, әйтергә кирәк, катнаш гаилә. Минем әнием татар, әтием рус милләтеннән. Әнинең әнисе Хәят һәм карт әби гел безнең белән яшәделәр, безнең белән татарча гына аралаштылар. Карт әби биш вакыт намаз укый торган карчык иде, белгән кадәр догаларны ул өйрәтеп калдырды. Минем Ислам диненә тартылуыма балачактан ишетеп үскән шул догалар сәбәпче булгандыр дип беләм. Хәер, әнием дә мөселманча йолаларны үтәп яшәргә тырыша. Ул әтинең әнисе – бабушкага карата да бик мәрхәмәтле, яхшы килен булды. Бабушка чиркәүгә йөри иде. Шуңа күрә мин милләтара, динара ыгы-зыгыларны аңлый алмыйм, бер-берең белән килешеп яшәү өчен мондый аерымлыклар киртә була алмый. Язмышым шулай булгандыр, мин дә рус егетен яр иттем. Балаларымда ике телгә карата да тигез мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

Ике телне дә белүем миңа табиб булып эшләгәндә дә бик ярдәм итте. Татар карчыклары яратып, Светлана кызым дип дәшәләр иде. Чынлыкта, сер итеп кенә әйткәндә, минем мулла кушкан исемем – Гөлчәчәк.

Хатын-кыз, ничек кенә көчле булмасын, янында үзеннән көчлерәк иңнәр тоярга тиеш. Без, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, барыбер ир-егетләр ярдәменә, аларның игътибарына мохтаҗ. Безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән төп миссия - гаилә кору, сәламәт, инсафлы балалар табып үстерү. Лидерлыкка омтылган кызлар колагына шуны әйтәсем килә: кияүгә чыгуны соңга калдырмагыз! Эш бәхете – бер бәхет, гаилә бәхете – тулы бәхет! Без дөньяга бәхетле булыр өчен туган!

Әңгәмәдәш – Чулпан Әхмәтова


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.