төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Туфан Миңнуллин: “Мин киләчәккә өмет белән карарга кирәк дип саныйм”

30 апрель 2015

(2009 ел башында алынган интервью. Беренче тапкыр чыгарыла)

(813кб)

Бу елның 2 маенда танылган әдип, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан ага Миңнуллинның бакыйлыкка күчүенә өч ел була. Әмма күңел аның юклыгына ышанмый. Татарстанда парламентаризм үсешен Туфан Миңнуллиннан башка күз алдына да китереп булмый. Ул – 1985-1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм дүрт чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланган олпат зат. Заманында СССРның халык депутаты булган. Парламентның утырышлар залында аның көр тавышы кайтавазы һаман да саклана сыман.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек барганда, 2009 елның февралендә, без Туфан Миңнуллин белән әңгәмә корган идек. Әмма ул язманы кулланырга җай булмады. Инде еллар үткәч без аны кабат тыңладык. Шунысы гаҗәпләндерде – бу сөйләшү кичә булган кебек, бүгенге вәзгыять турында кебек...

- Мин Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп "Бердәм Россия" партиясеннән күрсәтелгән кеше. Бүгенге көндә мин сайлаучылар белән очрашулар алып барам. Минем сайлаучыларым ул − дүрт район кешеләре: Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч. Очрашкан вакытларда еш кына миңа кризис турында сораулар бирәләр.

Бүген "кризис" сүзе күп кулланыла. Нәрсә ул кризис? Сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Кризистан чыгу юллары, кайчан? Мин ул сорауларның байтагына җавап бирә алмыйм. Беренчедән, икътисадчы түгел. Кризис сәбәпләрен, экономика законнарыннан чыгып, фәнни тел белән аңлата алмыйм. Һәм, әлбәттә, кризис озак дәвам итәрме, юкмы икәнен дә әйтә алмыйм, чөнки бик күпләр телевидение, радио, матбугат аша белеп баралар, хәтта илнең җитәкчеләре дә ул турыда анык кына сүз әйтә алмыйлар.

Күрәсең, әле бу күпмедер дәрәҗәдә көтелмәгәнрәк хәл булгандыр. Әйе, без аңарга әзер булмаганбыздыр, монысы аңлашыла. Мин, язучы, авылда туып үскән, бу дөньяда шактый гына яшәп, тормышның төрле якларын, төрле проблемаларын күргән кеше буларак, шул сорауларны үзем генә белгәнчә, гап-гади итеп аңлатырга тырышам.

Кризис ул − тормышыбызның бик үк әйбәт бармавы, яшәешебезнең проблемалары турында һәм яшәешнең шактый авыраюы турында сөйли торган бер барометр. Мин җавап биргән вакытта еш кына яшәгән юлыма карап җавап бирәм һәм, гап-гади генә итеп, ә кайчан соң без кризиссыз яшәдек дип әйтәм.

Үз-үземне белгәннән башлап, мин тормышның бик авыр чакларын кичергән кеше. Әлбәттә, мин тормышым гел авырлыктан гына торды дип әйтмим, төрле вакытлар булды, әмма ләкин халык тормышына күз салсам, анда рәхәт яшәдек дигән мизгелләр бик аз булды. Без еш кына, менә элек әйбәт иде, хәзер начар дип әйтергә яратабыз. Моннан 50 ел элек, 60 ел элек тормышыбызның ничек булганын, без еш кына онытып җибәрәбез. Мин, заемга яздырабыз дип, безнең гаиләдән акча таптырып заемга яздырган заманнарны беләм. Ул үз иркең белән язылырга тиеш дип әйтелә иде. Ләкин монда инде заемга мәҗбүри рәвештә яздырдылар. Шул чакта әнинең күз яше белән елаганын, әтинең аны юатканын хәтерлим. Мин сарыктан сөт саудырган заманнарны беләм. "Тавыкта фәлән кадәр йомырка салып, аны дәүләткә тапшырырга, ватанга, илгә хезмәт итәргә" дигән лозунглар белән безне алдаган вакытларны да беләм. Безнең берәр сарык сатып кайтканнан соң, аны налогларга түләп бетереп, безнең өскә кием алырга мөмкинчелек калмаганны да беләм. Әти-әни эшләп тапкан икмәкнең бөтенесен дә дәүләт тартып алганны, язгы чәчү вакытлары җиткәч, күп кенә колхозларның чәчүлекләре җитмәгәнен дә беләм.

Инде 60 нчы елларда балабыз тугач, Казанда яшәгәндә, икешәр көн буе балага сөт сатып алыр өчен чиратта торганыбызны да беләм. Хәтта үземнең күпмедер дәрәҗәдә акчам булгач та, Казан кибетләрендә әйбер булмагач, Мәскәүдән май, йомырка күтәреп ташыганны да беләм. Бервакытны Аяз Гыйләҗев белән Мәскәүгә баргач, ничәдер тартма төядек, бөтенесен сатып алдык та, Аяз Гыйләҗев, кайчан да булса мин шушы Мәскәүдән бер портфель тотып кына кайтыр көнем булырмы икән диде.

Халкыбыз тормышның бөтен авырлыкларын кичерде. Авыл белән нинди генә экспериментлар ясамадылар. Аны авыл, колхоз дип тә карадылар, соңрак аны таратып та карадылар, менә бүгенге көндә без колхозлаштыруның, крестьянны җирдән биздерүнең афәтләрен күрәбез.
Менә бүген ришвәтчелек, взятка, фәлән-төгән дип әйтәләр. Взятка элек тә бар иде, ул яңа гына башланган әйбер түгел. Мәсәлән, без Мәскәүгә барганда (мин ул вакытта Татарстан язучылар союзы председателе идем), турыдан-туры, что-нибудь привез, Туфан Абдуллович, дип сорыйлар иде. Ришвәтне турыдан-туры сорау башланган иде. Ягъни, бүгенге проблемалар дип сөйли торган мәсьәләләребез күптән безнең белән бергә янәшә атлыйлар.

Бүген тормышны мин аллы-гөлле дип әйтә алмыйм. Халык җилкәсенә өелгән проблемалар шуның кадәр күп, бигрәк тә авыл кешесенә. Нишләргә белмәгәннән анда күп төрле реформалар, эзләнүләр бара. Ничек итеп менә шушы ничәмә еллар, ничәмә гасырлар буе дәвам иткән авыл кешесенең мескенлеген, мокытлыгын аның матди хәленә чыгаруы турында уйлану бара. Уйлануларның нәтиҗәсе буларак нәрсәләргәдер ирешәбез дә кебек.

Бүген проблемалар җитәрлек. Мин үзем "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән булсам да, сайлаучылар алдында безнең бөтен әйберләр дә ал да гөл дип әйтә алмыйм. Ул табигый, чөнки безгә бик авыр мирас калды. Менә шушы авыр мирастан ничек итеп чыгарга, ничек итеп бу авырлыктан котылырга турында эзләнү бара.

Бүген безгә, бигрәк тә язучы, милләтебез турында уйлаучы буларак миңа, Мәскәүнең телгә карата мөнәсәбәте ошап бетми. Без аңарга каршы көрәшәбез, исбатлыйбыз, Дәүләт Советыннан монда килеп аңлашырга да тырыштылар, Президентыбыз да үзенең сүзен әйтте. Ләкин ул да бүгенге генә мирас түгел.

Уйлап карасак, 80 нче елларда бездә бернинди үзгәртеп кору да юк иде, Президент та юк иде, ул вакытта ил белән Коммунистлар партиясенең Генераль Секретаре җитәкчелек итә иде, ул чын мәгънәсендә Президент вазыйфаларын үти иде. Шул вакытта инде Казанда бер татар мәктәбе дә калмаган иде. Үзгәртеп кору вакытында без бик күп татар мәктәпләрен ачуга ирештек. Әлбәттә, әзер булмагач, аларны төрле биналарда ачарга мәҗбүр булдык. Алар укытырга әзер түгел иде. Бүген бу проблема да безне бик нык борчый.

Мин бүген еш кына ничек, нәрсә эшләргә турында уйланам. Әлбәттә, минем иң төп уйланганым ул − халыкның, азмы-күпме булса да, изелүләрдән котылып, үзен кеше итеп яшәргә тырышуы. Әйе, депутат буларак, мин әле дә фикерләремне трибунадан әйтеп торам.

Проблемалар бик күп. Әмма ул проблемаларны бүген читтән карап кына сүгеп утыру җиңел. Мәсәлән, мин бүген, бөтенесен дә уздырып, Россия Президентыннан башлап, үзебезнең Президентка хәтле тәнкыйтьли алам. Менә дигән итеп тәнкыйтьләп, илне тегеләйгә алып баралар, болайга алып баралар, менә без фәлән-төгән дип әйтеп барам. Һәм шул ук вакытта уйлыйм да: кешенең һәм җәмгыятьнең җитешсезлеген күрү бик җиңел, ә менә нишләргә? Без үзебез ничек монда? Үзебезне ничек тотабыз? Очрашулар вакытында эш юк, авылда эш юк дигән сүзлләрне мин еш ишетәм. Әлбәттә, шулай, эш юк. Ә без шушы эш булсын өчен ни эшлибез? Без гел кемдер безгә эшләп бирергә тиеш дип өйрәндек. Адәм баласы үзе ни эшләргә тиеш? Еш кына без ул турыда уйламыйбыз.

Минем әни, мәсәлән, иртән сәгать өчләрдә, дүртләрдә "тор оятсыз, инде өстеңә кояш төшә, үзең тырышмасаң, сине кем ашатыр" дип уята иде. Менә без бераз гына көтәргә өйрәндек. Менә тормыш алдыбызга җаваплылык китереп чыгаргач, каушап калдык, еш кына яшәргә без сәләтсез.
Авылда, мәсәлән, җир булган килеш, эшсез дип әйтүне мин аңлап бетерә алмыйм. Әлбәттә, аерым профессия кешеләрен, мәсәлән, укытучыларны, табибларны, бүген син тамагыңны үзең туйдыр дип урамга чыгарып җибәрергә ярамый. Аларның белемнәре, профессияләре бар. Әмма ләкин гади кешенең, әйтик, производство белән шөгыльләнгән кешенең бүген уйларга мөмкинчелекләре бар.

Авылда бүген берәүләр менә дигән итеп яши, икенчеләре эш юк дип ята. Дүрт бала тапкан, эчеп йөри ул. Нигә дисәк, эш юк. Менә бу мәсьәләләрдә мин инде берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Бу дөньяда туганбыз икән, тормыш ул беркайчан да җиңел булмады һәм булмаячак, аны өмет итәргә ярамый. Аның өчен тырышырга кирәк, иҗтиһат итәргә кирәк. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәлам хәдисләрендә дә һәрвакыт шушы әйтелә: иҗтиһат ит, тырыш, тырышкан кешегә була.

Без бераз гына үзебезнең хокукларыбызны аңлыйбыз, ә бурычларыбызны еш кына аңлап бетерә алмыйбыз.

Менә бүген авылларда очрашканда бер кызыклы әйбер килә: балалар аз туа, менә мәктәпләребезне ябабыз дип. Менә мин шаккатам. Кайбер авылларда, әйтик, утызар, алтмышар бала, әле мәктәпкәчә яшьтәге, кайберәүләрдә бер бала да тумаган.

Бер авылда булдым, әйтәләр, менә безгә чишмәне карарга кирәк. Шушыны берничә кеше кабатлады. Мин сорау бирдем. Авылыгызда үткән ел ничә бала туды? Берәү дә тумады. Ә быел? Берәү дә тумады. Соң, мин әйтәм, нигә чишмәне карарга, чишмәне карауның бүген мәгънәсе юк, чөнки утыз елдан соң авылыгыз булмый бит сезнең. Нәрсәгә кирәк ул чишмә бүген? Менә бераз гына ул проблемалар турында да уйлагыз. Яшәргә телибез икән, без ул турыда да уйларга тиешбез. Ягъни, үзебездән бик нык җаваплылык сорала. Безгә, тагын бер кат әйтәм, берәү дә китереп бирмәячәк. Менә һәрбер бала, һәрбер кеше шушыны белергә тиеш. Яшәргә тырышу, хезмәтнең төрле формаларын эзләп табу, үзеңә шөгыль таба алу − бүгенге проблемаларның берседер.

Кыскасы, кризис бүген генә туган проблема түгел. Ул дистә еллар буе безне озатып барган проблемалар, шуңарга күрә бүген бик үк каушап төшергә дә ярамый. Без түземле халык. Бигрәк тә мин инде − авыл кешесе. Мин авыл кешесенең проблемаларын ныграк беләм дип уйлыйм. Бүген авыл кешесенә кризисның турыдан-туры тәэсире ул хәтле көчле түгел, чөнки авыл кешесе үзе үстергән ризыкны файдалана ала. Бу очракта безгә, безнең хөкүмәткә дә күбрәк бәяләр мәсьәләсен уйларга кирәктер. Авыл кешесенең хезмәтен бәяләү. Менә анысы бездә бүгенгә хәтле җитеп бетми. Элек авыл кешесен бөтенләй санга сукмыйлар иде.

Мәгълүм булганча, хәтта бөек Лениныбыз да авыл кешесенә бик үк ышанырга ярамый дип әйткән. Авыл кешесенә мөнәсәбәт еллар буе шушылай килгәндә, бүген дә аның дәвамы бара. Мин инде кандидат буларак һәм сайланган очракта, бары тик шуны күздә тотып, аз гына булса авыл кешесенә ярдәм итү өчен тырышырга омтылам.

Әлбәттә, минем "Берәм Россия"дән булуым бер дә аптыратырга тиеш түгел. Ул әле яшь партия. Әле күп әйберләрне ул үзенең өр-яңа программасына кертә алмый, әле күпмедер дәрәҗәдә ул элеккеге партияләрнең эшен дә, юлын да кабатлый. Бәлки, безгә заманга бераз гына яңачарак карарга кирәктер. Элеккеге яшәгәннәрне бүгенгеләргә үрнәк итеп алмаскадыр. Әгәр дә элеккеләр халык тормышына зыян китергән икән, халык тормышын җиңеләйтүгә файдасы тимәгән икән, башка юл эзләргә кирәктер.

Менә мин, җыеп әйткәндә, киләчәккә өмет белән карарга кирәк дип саныйм. Өметен югалткан кеше − яшәргә сәләтсез кеше. Безнең тормышны, кабатлап әйтәм, беркем дә яшәмәячәк, бары тик үзебез яшәячәкбез. Моңарга без әзер булырга тиеш.


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


03 ноябрь 2017 :: айгуль
мин дэ сезне сузлэргэ кушылам

Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.