төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 16 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Адым саен бер кыйбла

21 июль 2015

"Ватаным Татарстан", № 104, 16.07.2015

(61кб)

 

Татарстан Дәүләт Советының 8 июльдә узган утырышында колакларны торгызырлык бер закон проекты каралган иде. “РФдә мәгариф турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан бу проектның асыл мәгънәсе турында парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Проектның асыл мәгънәсен исә “мәгънәсезлек” дип бәяләргә мөмкин. Бу мәгънәсезлек нидән гыйбарәт соң? Комитет рәисе белән әнә шул хакта сөйләштек.


– Разил әфәнде, чыгыш ясаганда Сез, мәгариф турындагы законга үзгәрешләрне еш кертү хәерлегә түгел, дигән идегез. Россиядә милләтләргә карата тискәре мөнәсәбәт милләтләргә каршы эзлекле бер сәясәткә әйләнде түгелме?

– Кытайларда “Үзгәрешләр, реформалар чорында яшәргә язмасын!” дигән бик мәгънәле сүзләр бар. Безнең илнең исә реформалардан башы чыкмый. Һәр биш, яисә ун ел саен кыйблабызны үзгәртеп карамасак, тынычлап йоклый алмыйбыз, ахрысы. Мәгарифкә кагылган реформаларның исә иге-чиге юк. Менә мин инде шактый еллар Татарстан парламентында, һәм Россиянең мәгариф турындагы законына үзгәреш, төзәтмә кертелмәгән бер айны да хәтерләмим диярлек. Мондый эшләр хәерлегә түгел, дип ни өчен әйттем? Беренчедән, укытучы бит, балаларга белем, тәрбия бирүне иң беренче эшем, дип саный һәм бу шулай да. Әмма, бүген аның иң күп вакыты, көче төзәтелгән, үзгәртелгән законнарны өйрәнүгә, шул законнарга яраклашуга китә. Инде яңа законны өйрәндем, кабул иттем дип эшкә тотынуга, аңа тагын бер закон килеп төшә. Шулай итеп, укытучының белем, тәрбия бирү турында уйланырга вакыты да калмый. Күптән түгел безгә Россия Думасыннан мәгарифкә кагылышлы тагын бер закон проекты килеп төште.

– Һәм Сез аны “милли мәгарифнең тамырына балта чабу” дип бәяләдегез.

– Чөнки милли мәгарифкә шул хәтле кискен үзгәрешләр кертә башларлар дип күз алдына да китермәгән идем. Әле бит моннан тулыр-тулмас өч ел элек кенә Россиядә мәгариф турында өр-яңа, фундаменталь закон кабул иткән идек. Аның проектын тикшерүгә бөтен ил катнашты дияргә була. Россия халкыннан 20 меңнән артык тәкъдим керде. Шул исәптән, бездән дә. Һәм күп кенә тәкъдим-нәребез кабул да ителде. Федераль законга нигезләнеп, Татарстанның милли үзенчәлекләрен исәпкә алып, үз законыбызны да эшләдек һәм кабул иттек. Инде гамәлгә кергән, бүген яхшы гына эшләп килгән законга яңадан үзгәрешләр кертергә азаплану минем башыма сыймый. Дума депутатлары моннан өч ел элек нәрсә уйладылар икән? Әлеге үзгәреш-төзәтмәләрен ни өчен шул вакытта ук тәкъдим итмәделәр икән? Юкса Думада бүген дә шул ук депутатлар утыра бит.

– Күрәсең, алар “закон-закон уйнау”дан кызык табадыр. Шуны гына сорыйм әле: мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итүчеләр үзләре шушы өлкәдә профессионаллармы?

– Вячеслав Никонов – Думада мәгариф буенча комитет рәисе. Икенче автор – Ирина Яроваяның исә мәгарифкә бернинди дә катнашы юк, ул – юрист. Думаның куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты рәисе.

– Белүемчә, “милли мәгарифкә балта чабучы” әлеге закон проектын эшләүдә Думада утыручы безнең депутатлар да катнашкан. Кемнәр әле ул?

– Икәү алар. Дөресен әйткәндә, ул депутатларыбыз закон проектын җентекләп укып та чыкмагандыр кебек. Закон проектын эшләүчеләр ишле булса әйбәт бит. Шуңа күрә безнекеләргә автордаш булырга тәкъдим иткәннәрдер дә, болар, аны-моны уйламыйча, ризалык биргәндер дип уйлыйм. Чөнки, безнең яктан җилләр искәч, ниятләреннән кире кайттылар.

– Ярый, инде проектның асылына якын ук килик. Үзгәрешләр, төзәтмәләр кабул ителгән чакта, сүздә “Россиянең байлыгы” саналган милләтләрне нинди язмыш көтә?

– Беренчедән, бердәм дәүләт имтиханнарының саны артачак. Белүегезчә, бүген төп фәннәр – рус теле һәм математиканың икесен дә рус телендә тапшыралар. Хәзер аларга рус әдәбияты һәм Россия тарихы да өстәләчәк. Аларын да бары тик рус телендә генә тапшыру кирәк булачак.

– Бер караганда, бердәм дәүләт имтиханнары саны артуның зыяны юк кебек.

– Бар шул. Аларны урыс телендә бирү мәҗбүрилеге үзе үк һәркемнең үз ана телендә белем алу хокукын чикли. Икенчедән, укучылар бөтен игътибарны бердәм дәүләт имтиханы биреләчәк фәннәргә юнәлтеп, башка фәннәрне үзләштерергә вакытлары азаячак. Укытучыларга да яңа мәшәкатьләр өстәләчәк. Инде килеп, әлеге фәннәр буенча “базовый”, ягъни төп дәреслекләр булдырылачак. Россия Конституциясенең 44 нче маддәсендә, мәгариф, укыту иреге дигән төшенчә бар. Ягъни, укытучы төрле дәреслекләрдән, төрле чыганаклардан файдаланып дәрес бирә ала. Якынча укыту планы бар. Дәреслекләр күп булса да, без Россия мәгариф стандартларыннан чыгып китә алмыйбыз. Шуңа күрә кайберәүләр коткы салуынча, Россиянең иминлегенә, бөтенлегенә берни дә янамый.

Мәгариф турындагы Россия законына үзгәрешләр тәкъдим итүчеләр башкача уйлый икән. Россия тарихы буенча бердәм дәреслекләр булмаса, тарих дөрес укытылмаска мөмкин, имеш. Һәр төбәк, халык үз тарихын язса, бу хакыйкатькә туры килми икән бит. Мин моның белән тулысынча килешә алмыйм. Бүген һәркемгә уртак һәм бердәнбер дәреслек язып кына, идеаль дөреслек табу мөмкин түгел. Проект тәкъдим итүчеләр асыл хакыйкатьнең урталыкта ятуын, бәхәсләр аша тууын йә онытып җибәргәннәр, йә онытырга телиләр.
Мәсәлән, мин Россия тарихы турында бер төрле уйлыйм, син – икенче төрле. Кайсыбызның хаклы икәненә кем бәя бирә ала? Бары тик Аллаһы Тәгалә генә. Ясалма рәвештә кемнедер башкалардан өстен кую табигать законнарын боза. Ә җәмгыять табигать законнары буенча яшәргә тиеш, шул чакта гына ул камил була.

Инде бердәм дәреслекләр чыгып, без бер калыпта гына фикерли башлыйбыз икән, нәрсә килеп чыга? Француз шагыйре һәм драматургы Виктор Гюго әйтмешли: “Бөтен кеше бер төрле уйлаган җирдә беркем дә уйламый”, – килеп чыга. Конституция буенча да бүгенге җәмгыятебездә фикер төрлелеге булырга тиеш. Инде фикер төрлелеге, сүз иреге рөхсәт ителгәч, дәреслекләр дә төрле булырга тиеш. Аларда һәр милләтнең, һәр халыкның үзенчәлекләре исәпкә алынырга, укытучыга үзе кулай тапкан дәреслекләрне сайлап алу мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Әгәр безнең балаларыбыз Татарстан, татар һәм республикабызда яшәүче башка халыклар турында дәресләрдә бернинди мәгълүмат ала алмый икән – бу дөрес түгел. Россиядә 196 тел бар, 59 телдә мәгариф системасы эшли, аларны бар калыпка ничек сыйдырып бетерәсең?

– Фикер төрлелеге, әлбәттә, ни сөйләсәм – шул ярый түгел инде ул.

– Әйткәнемчә, без Россия мәгариф стандартлары, белем бирүнең якынча планы кысаларыннан болай да чыкмый идек. Сүз бары тик хакыйкатькә төрле юллар белән якын килү турында бара. Төрле халыклар Аллага да төрле юллар белән бара бит.

Аннан соң тагын бер фикер әйтим әле. Бездә бит мәктәпләр дә, балалар да төрле. Бар зиһенлеләре, бар бераз артта калганнары. Бар аерым фәннәр буенча тирәнрәк белем бирә торган мәктәпләр. Боларны ничек бер калыпка кертергә, бер шаблон буенча язылган дәреслекләр белән ничек укытырга? Закон проектында моның ише сорауларга да җавап юк.

– Әлеге проектта укытучы белем биргәндә өстәмә чыганаклардан файдаланырга тиеш түгел, дип кистереп язылмагандыр бит?

– Юк үзе. Әмма, өстәмә мәгълүмат алу өчен шулай ук бер калыпта язылган ярдәмлекләр, кулланмалар чыгачак. Алар да, нәкъ дәреслекләр кебек үк, 5 төрле экспертиза узып, федераль исемлеккә кертеләчәк. Бүген республика дәреслекләр алу өчен ел саен 300 млн сум акча тота. Киләчәктә уку ярдәмлекләре алу өчен дә бюджеттан өстәмә акча кирәк булачак, акча ата-аналар кесәсеннән дә чыгачак. Аның гомуми күләме 500 миллион сум булырмы, 600ме, әллә 1 миллиардмы – хәзергә берәү дә әйтә алмый, чөнки проект эшләүчеләр акча санауны кирәк тапмаган.

– Башка федераль дәүләтләрдә мәгариф системасы ниндирәк?

– Мәсәлән, Германиядә 16 төбәк бар һәм 16 төбәктә 16 төрле уку-укыту системасы, димәк, дәреслекләр дә бик күптөрле. АКШта, Швейцариядә дә шул ук хәл. Аларда милли республикалар да юк, әмма дәреслекләр төбәк, штат үзенчәлекләрен искә алып эшләнә. Кыскасы, мәгариф турында бу федераль закон проекты, тәкъдим ителгән рәвештә гамәлгә керсә, цивилизацияле илләрдә кабул ителгән принциплардан читкә китү булачак. Ягъни, элекке Совет чорындагы бердәнбер идеологиягә кире кайтып, бер дәүләт, бер совет халык, бер тел (урыс теле) булган җәмгыятькә әйләнәчәкбез.

Бүген гамәлдә булган закон буенча, уртак уку-укыту планын эшләүдә Россия төбәкләре катнаша ала һәм үз тәкъдимнәрен кертә ала иде. Яңа закон проекты исә бу хокукларның барысын да юкка чыгарачак. Бөтен проектларны, программаларны эшләү хокукы бары тик Мәскәүгә генә биреләчәк. Тагын бер зур куркыныч бар: милли республикаларда туган телне һәм әдәбиятны укыту сәгатьләре бик нык кыскарырга мөмкин. Чөнки бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра торган фәннәр саны арткач, кыскартуның, гадәттәгечә, милли тел, әдәбиятлар хисабына булу куркынычы бар.

– Сез өстәлегезгә, әле 2002 елны ук В.Путинның туган телгә мөнәсәбәтле сүзләрен аерым кәгазьгә зур итеп язып куйгансыз. Россия Президенты күп-милләтле илдә туган телне өйрәнүгә киртә куюны “ахмаклык һәм саташу” (полная дурь и бред) дип бәяли. Туган телне өйрәнүне кыскартуга юл куймаска чакыра. Закон чыгаручылар Президент сүзләрен дә аяк астына салып таптыйлар булып чыга түгелме?

– Син үз соравыңа өлешчә үзең җавап та бирдең бугай. Милли мәгарифкә каршы законнар кабул итеп халыклар арасында ызгыш чыгару, канәгатьсезлек хисе уяту юлы белән дәүләтнең бербөтенлеген саклап буламы? Мин әле кайчак моның ише законнар илне җимерү өчен кемнәрдер тарафыннан махсус эшләнми микән дип, “көфер” уйларга да бирелеп куям. Бер караганда, бу проект авторларын аңлап та була кебек, аларның, бәлки, Россияне таркалмый торган, ныклы дәүләт итәселәре киләдер. Әмма кешене көчләп яраттыру мөмкин түгел. Халыкча әйтсәк, көчләп ачылган күздә нур булмый.

Бер философның әйткән сүзләре искә төште әле. Кем икәнен хәтерләмим, Конфуций түгел микән. Шул акыл иясе: “Әгәр кешегә ирек бирсәң, ул сиңа бәйле була. Ә бәйләп куйсаң – иреккә омтыла”, – дигән. Россияне илдә яшәүче халыкларны ниндидер кысаларга куып кертеп түгел, ә ирек биреп берләштерергә, ныгытырга кирәк. Мин, мәсәлән, үземне ихтирам итмәгән кешене ихтирам итә алмыйм. Халык белән дәүләт арасында да үзара ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиеш...

Инде әңгәмәгә нокта куяр алдыннан шуны әйтик: Татарстан депутатлары Думадан килгән әлеге закон проектын кире какты. Разил Вәлиев әйтүенчә, әлегә аны Кавказдагы бер республикадан кала, башка милли төбәкләр дә хупламаган. Татарстан парламенты депутатлары исә көз көне милли республикаларның парламентлары, Мәгариф министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы вәкилләрен Казанга чакырып, шушы закон проекты хакында “түгәрәк өстәл” уздырырга ниятли.


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.