төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Фәрит Мөхәммәтшин: «Республикабыз язмышы өчен үзебез җаваплы — мөстәкыйльлек менә шул инде ул»

11 сентябрь 2015

«Казан утлары», 19.08.2015

(143кб)


Татар халкы тарихындагы иң кызыклы, әһәмиятле һәм күренекле вакыйгалар үзебезнең дәүләтчелегебезне торгызу белән бәйле. Егерменче гасыр азагында күзәтелгән катлаулы сәяси һәм иҗтимагый вазгыятьтә бу ачык чагылды. Сез үзегез дә 90нчы елларда булган вакыйгаларның шаһиты, аларның эчендә кайнаган сәясәтче, дәүләт эшлеклесе. Дәүләтчелегебезне торгызу юнәлешендә бу елларда ирешелгән төп нәтиҗәләрне билгеләп үтсәгез иде...


— 1990 елларда безнең җәмгыятьнең сәяси активлыгы нинди дәрәҗәгә җитүен хәтерлисездер. Ә Татарстанны дәүләт буларак төзүгә карата нинди генә карашлар юк иде?! Республиканың шул елны сайланган 12нче чакырылыш Югары Советын гына карагыз! Аңа кискен ярышта, көрәштә сайланган депутатлар килде. Алар бар нәрсәне дә тамырдан үзгәртергә әзер иделәр һәм үзгәрешләрне кичекмәстән уздыру теләге белән яндылар. Сәяси кризис үтә кискен иде: бер яктан — тулы мөстәкыйльлек, хәтта Россиядән аерылып чыгуны таләп итүче радикаль татар фиркаләре вәкилләре, икенче яктан — элеккеге совет-партия хакимияте мирасыннан бер селтәнүдә арынырга өндәгән «Народовластие» төркеме депутатлары.

Мондый шартларда, вакыты-вакыты белән, республиканың киләчәге кыл өстендә калган чаклар да булгалады. Югары Совет утырышлары радио һәм телевидениедә турыдан-туры тапшырыла иделәр. Республика шул утырышлардагы бәхәсләр, дискуссияләр белән яшәде. Барлык депутатларны да халык таный иде. Яклыймы яисә инкарь итәме, килешәме яисә каршы киләме, әмма депутат үзенең нинди генә фикерен белдермәсен — бу республика өчен мөһим вакыйгаларда катнашу иде. Ул еллардагы Югары Совет кайнап торган казанны хәтерләтте. Микрофонга 10-12 кеше чиратка тезелә иде. Ләкин бу тәҗрибәнең республикага киләчәктә файдасы тиде. «Татарстан» һәм «Народовластие» төркемнәре якынча тигез булганлыктан, компромисска килми торып карар кабул итү мөмкин түгел иде. Әмма безнең барыбыз өчен дә бер генә нәрсә уртак иде — республикада һәм тулаем илебездә демократик, хокукый дәүләт төзи башлау теләге.

Хәл шулкадәр катлаулы иде ки, хәтта татар депутатларының бер өлеше Милли Мәҗлес дип аталган милли парламент оештырды. Аның башында Тәлгать Абдуллин торды. «Күләгә» хөкүмәте дә бар иде. Әлбәттә, әлеге оешмаларның хокукын беркем дә юридик яктан танымады, ләкин аларның фикердәшләре шактый күп булды. Аларга Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар да теләктәшлек белдерде. Катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен, без төрле төркемнәргә керүче депутатларны җыйдык. Бер якта — «Народовластие» вәкиле Иван Грачёв, каршыда — Милли Мәҗлестән Тәлгать Абдуллин һәм Фәүзия Бәйрәмова, шулай ук Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм мин. Ә депутатлар таралышкач, без Шәймиев белән бергә фикер алыша идек. Шулай итеп, сәяси процесс тукталып тормады. Без Минтимер Шәрипович белән бер йортта яши идек. Кичке уннарда ул миңа эндәшә: җәяү кайтыйк, ди, ял итүебез булыр. Ә кайтышлый тагын баш ватабыз: нишләргә? Ничек дөресрәк булыр? Чөнки һәр як та үзенчә хаклы бит. Милли җанлы татар депутатларының «тел онытылып бара, милли мәктәпләр бетте, мәдәниятнең мили үзенчәлекләре югала» дигән сүзләре, чынлап та, дөреслеккә туры килә иделәр бит. Ләкин шул ук вакытта моннан радикаль нәтиҗәләр ясау җәмгыятьне куркыныч упкынга этәргәнен дә күреп тордык — Россиядән аерылып чыгуны таләп итүчеләр аны «күрше дәүләт» дип атый башладылар. Руслар пошаманга төште: президент һәм парламент шундый кискен позициягә күчмәсме, янәсе... Ләкин республика президенты да, җәмгыятебез дә, парламент та фаҗигале хәлләргә алып бара торган капма-каршылык юлына төшмәде. Ә бит тыныч тормышка нигезләнгән потенциалы да, шулай ук җимергеч куәте дә гадәттән тыш зур иде безнең җәмгыятьнең.

Аннан соңгы чирек гасыр вакыт ачык күрсәтте: татар халкы, Татарстан халкы мөстәкыйльлеккә ирешүнең канкойгыч радикаль юлын түгел, ә сөйләшү-килешүләргә нигезләнгән цивилизацияле тыныч юлын сайлап, үзенең сәяси өлгергәнлеген раслады. Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы мәгълүм Декларация кабул ителгәннән соң, республикабыз, татар халкы үз дәүләтчелеген кору һәм ныгыту өчен зур мөмкинлекләргә иреште.

Аның беренчесе һәм иң әһәмиятлесе — Татарстан Конституциясе. 1992 елда кабул ителгән Конституция өр-яңа шартларда үзебез корган дәүләтнең үзебез язган Төп законы булды. Хәтерегездәдер, совет чорында РСФСРга кергән барлык республикаларның конституцияләре, игезәкләр кебек, бер-берсенә охшаш иде. Аларда республикаларның атамалары гына төрле. Ә безнең төп закон Татарстанның демократик дәүләт булуын дөньяга танытты — бу татар халкының берничә гасырлык хыялы иде.

Әлбәттә, соңгы 25 елда Татарстан дәүләтчелеген торгызу юнәлешендә ирешелгәннәр турында сөйләгәндә, бу вазгыятьнең фәкать формаль ягы белән генә чикләнергә ярамый. Әйе, Конституциябез бар, Декларация һәм референдум нәтиҗәләре бар, Россия Федерациясе белән үзара вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә бар, флаг, герб, гимн кебек дәүләт символлары бар. Ләкин дәүләтчелекнең асылын реаль мөмкинлекләр, эш-гамәлләр, социаль-икътисади казанышлар, мәдәниятнең, мәгарифнең, сәнгатьнең яңарыш кичерүе дә тәшкил итә әле. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге вәкиллекләре, 2013 елгы Универсиада, әле генә уңышлы үткәрелгән Су спорты буенча дөнья чемпионаты, күпсанлы халыкара сәнгать фестивальләре, куәтле нефть химиясе, машина һәм авиатөзелеш сәнәгате — болар барысы да дәүләтчелекнең мөмкинлекләрен һәм дәрәҗәсен күрсәтә.

— Татар иле дигәндә, без дәүләт буларак Татарстан Республикасын да, бөтендөньяга сибелеп яшәүче берничә миллион милләттәшебезне дә күзаллыйбыз. Асылда Татарстан дәүләт эчендәге дәүләт булып тора. Шуңа күрә мондый шартларда безнең мөстәкыйльлегебезне үз кануннарыбыз гына түгел, ә Россия Конституциясе, аның кануннары да гарантияләргә тиеш. Ә чынбарлыкта ничек? Татарстанның мөстәкыйльлеге тарихка вакытлы гына күренеш булып кереп калмасмы?

— Дөрес игътибар иттегез: дәүләт эчендәге дәүләт. Федератив дәүләт унитар дәүләттән шундый төзелеше белән аерыла да инде. Моннан егерме биш ел элек Югары Совета иң күп куертылган сорауларның да берсе республиканың хокукый субъектлылыгы турында булды — Татарстан Россия Федерациясенә керәме, юкмы? Без ачыктан-ачык игълан иттек: беркая да китәргә җыенмыйбыз. Республиканың икътисади, мәдәни, интеллектуаль, аграр һәм кадрлар куәтен исәптә тотып, көн тәртибенә Советлар Союзы составында союздаш республика статусы таләбе генә куелды.

Мөстәкыйльлек вакытлыча күренеш түгелме дигәннән, шуны әйтәсем килә: икътисади потенциалы ныгыган саен, Татарстанның сәяси абруе да үсә бара. Республикабызның дәүләт статусы Мәскәүдәге кайбер сәяси клоуннарның Россия субъектларының барысын да бер төрле губерниягә әйләндерү турындагы демагогияләрен нигезсез итә. Нык үсеш алган һәм даими тотрыклы системага салынган, инновацияләргә нигезләнгән, бөтен федерациягә үрнәк булган сәнәгый, фәнни, мәдәни инфраструктурасы булган Татарстанны дөньяда яхшы беләләр, Россия Федерациясе составындагы республика буларак таныйлар. Аның дәүләт органнары белән исәпләшәләр.

Без — үзенә нинди законнар кирәклеген үзе билгели торган федератив субъект. Россиянең уртак хокукый кырына керүне без баркайчан да тулысынча кабатлау яки тәңгәлләштерү буларак кабул итмәдек. Федерация субъектларының барысында да бертөрле законнар була алмый.

Бүгенге катлаулы икътисади кризис һәм кискен халыкара сәяси шартларда федераль үзәкне шактый күп вәкаләтләрдән азат итәргә була. Ул чакта үз хаталарың өчен Мәскәүне тәнкыйтьли алмыйсың инде. Минемчә, бүген Россиядә мондый системага (Европада аны субсидиарлык принцибы дип атыйлар — хакимият барлык дәрәҗәдә бөтен көченә һәм нәтиҗәле эшли) күчү мөмкинлеге бар. Ләкин, кызганычка каршы, бу процесс озаккарак сузылды.

— Сентябрь аенда үтәчәк сайлаулардан соң республика җитәкчесенең атамасы үзгәрә. Бу — Татарстанда Президентлык институты бөтенләй бетә дигән сүзме?

— Сентябрьдә без Татарстан Президентын сайлаячакбыз. Ә президентлык институтының да, республиканың иң югары дәүләт җитәкчесе атамасының да язмышы турында федераль үзәк белән сөйләшүләрнең тәмамланганы юк. Әлеге сөйләшүләрдә безнең позиция Россия Конституциясенә, Татарстан Конституциясенә, Россия белән Татарстан дәүләт хакимият органнары арасындагы Килешүгә нигезләнә. Шуңа күрә Татарстанның җитәкчесе башкача аталачак икән дип кистереп әйтергә ашыкмагыз!

— Татарстан — Шартнамә нигезендә федераль үзәк белән вәкаләтләрне реаль бүлешкән бердәнберреспублика. Бу вәкаләтләрнең язмышы киләчәктә ничек булыр икән?


— Россия Федерациясе дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турында 1994 елда кабул ителгән һәм 2007 елда яңартылган Шартнамә Россия тарихында яңа сәяси чорның башлануын аңлата, дияр идем, чөнки мондый хәлнең әлегә кадәр булганы юк иде. Бу тарихи документ реаль федератив дәүләтнең ничек төзелергә тиешлеген ачык күрсәтте.

Шартнамәдә сүз Татарстанга вәкаләтләр тапшыру турында түгел, ә аларны үзара бүлешү һәм бер-береңә тапшыру турында бара. Ул буйсыну-буйсындыруга яисә вертикаль принципка түгел, ә симметриялелек принцибына нигезләнгән. Кызганыч, документның бу гадәттән тыш мөһим ягына бүген игътибар итүче юк диярлек. Шартнамә республика һәм федераль үзәк мәнфәгатьләрен килештерүче, Татарстанның милли-тарихи үзенчәлекләрен исәпкә алучы универсаль коралга әйләнде. Ул Татарстанда яшәүче барлык халыкларның һәм милләтләрнең үсеше һәм рухи яңарышының хокукый нигезе булып тора.

Татарстанның милли-дәүләтчелек төзелешен реформалавы, социаль-икътисади үзгәрешләр буенча мөстәкыйль курста торуы башта кискен тәнкыйтькә дучар ителде. Соңрак исә без кулланган яңалыклар федераль үзәк тарафыннан кабул ителде һәм башка субъектлар арасында алдынгы тәҗрибә буларак таратылды. Халыкны адреслы cоциаль яклау белән дә, исерткеч эчемлекләр җитештерүгә дәүләт монополиясе урнаштыру белән дә, тузган торакны бетерү программасы белән дә, җинаятьчелеккә каршы көрәш белән дә шулай булды.

Шартнамә 2007 елда яңартылды һәм федераль закон белән расланды. Элек кайбер федераль министрлыклар, безнең таләпләргә карамастан, төрле сылтаулар табып, Шартнамә таләпләрен үтәми кала алалар иде. Ә Федераль закон барысы өчен дә мәҗбүри: Татарстан өчен дә, федераль министрлыклар өчен дә. Шулай итеп, җаваплылык ике якка да төшә.

— Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов кайчандыр: «Акчасы кайсы телдә сугылса, кайсы телдә пичәтләнсә — дәүләт теле, дәүләт үзе шул була», — дип язган иде. Мөстәкыйльлек турында өндәмәләр алгы планга куелган вакытларда Татарстанның үз акча берәмлеген булдыру турында тәкъдимнәр ишетелгәли иде. Сезнеңчә ничек, бу таләп хәзер актуаль була аламы?

— Яшермим, ул вакытларда да мин мондый фикерләргә каршы булдым. Дәүләтчелекне бары тик милли-региональ акча берәмлеге кебек формаль күрсәткеч белән генә аңлату һич дөрес түгел, минемчә. Федератив дәүләт шартларында төбәкләрнең үз акча берәмлеге дигән нәрсәне бөтенләй күз алдына китереп булмый. Бердәм сәүдә-икътисад, бердәм хокукый кыр... һәм кайсыдыр субъектның үз акча берәмлеге — бу бернинди логикага да сыймый, моның бернинди хаҗәте дә юк. Аннары, карагыз әле, бөтен дөньяда глобальләшү процессы бара, Европа илләренең абсолют күпчелеге уртак валютага күчте, ләкин берсе дә финанс яисә сәяси мөстәкыйльлеген югалтмады — барысы да милли дәүләтләр буларак үсүләрен дәвам итәләр. Ахыр чиктә, камилләшкән товар әйләнеше өчен валютаның, дәүләт облигацияләренең, компанияләр акцияләренең, банк вексельләренең һәм башка кыйммәтле кәгазьләрнең нинди телдә язылган булуы мөһим түгел.

— Татарстан — Россиянең иң куәтле донорларының берсе. Бу үзебез эшләп тапканны күпләп бүлешү, үзебезгә тигән өлешне чикләү түгелме?


— Чынлап та, Татарсан гадәттән тыш икътисади куәткә ия. Бездә елына 1,5 трлн. сумлык товар җитештерелә һәм хезмәт күрсәтелә. Республиканың 2015 елгы бюджетының керем өлеше 174 млрд сум тәшкил итә. Федераль бюджетка ел саен керткән өлешебез бик зур. Әлбәттә, без яхшы аңлыйбыз: Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамә нигезендә федераль үзәккә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү өчен республика үз керемнәренең шактый зур өлешен Мәскәүгә биреп барырга тиеш. Әмма шунысы бар: вәкаләтләрне финанс белән ныгыту — бер хәл, ә менә федераль үзәкнең әлеге вәкаләтләрне нәтиҗәле үтәве — икенче нәрсә. Бу юнәлештә эшлисе бар әле, федераль үзәк белән республика арасындагы финанс-бюджет мөнәсәбәтләрен камилләштерү таләп ителә.

— Татарстан елына йөзәр миллион тонна нефть чыгарып ятканда, шәһәрләребез төссез, авылларыбыз юлсыз, газсыз иде... Шөкер, газлы булдык. Әмма бик күп мәсьәлә әлегәчә хәл ителеп бетмәгән: эш һәм торак белән тәэмин итү, юллар салу, эшкуарлыкка шартлар тудыру һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү, экологик хокукларны тәэмин итү һ.б.

— Алай димәгез! Татарстан беренче чиратта нәкъ менә нефть ярдәмендә бүгенге Халкыбыз — таянычыбыз. Казан, Ирек мәйданы. 1991 ел. казанышларга ия булды бит — моны танымау мөмкин түгел. Кайбер мәсьәләләр, чынлап та, әлегә хәл ителеп бетмәгән, ләкин тулаем алганда, Татарстанда халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бик күп эш башкарыла. Шәхсән мин үзем кешеләрнең мәнфәгатьләрен телевизордан карап, радиодан ишетеп яисә газеталардан укып кына белмим. Республика җитәкчеләренең кайсысын гына алма — барыбыз да даими рәвештә районнарга, шәһәрләргә чыгып йөрибез, коллективлар белән очрашабыз, кешеләр белән аралашабыз, урыннардагы җитәкчеләр белән вазгыятьне анализлыйбыз. Мәсәлән, 2014 елны Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек барган көннәрдә без халыктан берничә мең теләк-тәкъдим кабул иттек. Алар барысы да тикшерелде, өйрәнелде, күбесе үтәлде яки үтәлеп бара. Соңгы елларда Татарстанда йөзләгән Мәдәният йорты, клуб, фельдшерлык-акушерлык пункты, мәктәп, балалар бакчасы, тораклы полиция бүлеге бинасы, бихисап Спорт сарае һәм мәйданчыклары ачылды һәм ремонтланды. Һәрбер авылны район үзәге белән тоташтыручы юллар салу программасы уңышлы үтәлеп килә. Торак төзелеше буенча Татарстан бөтен илдә алдынгылардан санала. Аерым категориягә кергән кешеләрнең чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып, кече мәйданлы яисә арендага бирелә торган фатирлар салу күләмен арттыру планлаштырыла. Шул ук вакытта социаль ипотека программасы буенча да ел саен йөзәрләгән гаилә фатир ала.

Эш белән тәэмин итү һәм эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләрен республика җитәкчелеге һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Әйе, илдәге финанс-икътисади кризис шартларында кайбер предприятиеләр эшләүчеләр санын киметергә мәҗбүр. Ләкин эшсезлек дәрәҗәсе алай ук кискен тормый әлегә. Киресенчә, күп кенә урыннарда кытлык күзәтелә. Аеруча эшче һөнәрләренә ихтыяҗ зур. Бөтен кешегә юрист яки икътисадчы булырга димәгән ләбаса!

Тагын шунысы бар: бездә эшкуарлык өчен шартлар тудырылган. Эшлә генә! Үзеңнең кече яисә урта бизнесыңны оештырыр өчен районнарда индустриаль парклар зур мөмкинлекләр тудыра, анда үз эшен башлап җибәргән эшкуарлар салымнарның күбесеннән азат ителә. Шулай ук авыл җирендә фермерлык, гаилә фермасы, шәхси ярдәмче хуҗалык кебек формада эшләүчеләргә дә дәүләт тарафыннан ярдәм итәргә тырышабыз.

— Дәүләтчелегебезнең төп билгесе — ана теленең дәүләт теле булуында. Шунда ук аның белем һәм фән теле, әдәбият һәм сәнгать теле булуы өчен дә хокукый нигезләр кирәк. Берничә чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булган Туфан ага Миңнуллин, башка милли зыялыларыбыз телебезне мәктәпләргә, милли мәгариф стандартларына бәйле дип тәкрарлап килделәр. Сезнең белән бу әңгәмәбез август аенда, укытучыларның традицион август киңәшмәсе үткән көннәрдә басылып чыгачак. Милли мәгарифне саклап калу, үстерү буенча алда нинди хокукый адымнар ясалыр?

— Татарстанда тел сәясәте хакимиятнең барлык тармакларының — Президентның да, Министрлар Кабинетының да, Дәүләт Советының да — игътибар үзәгеннән төшкәне юк. «Татарстан халыкларының телләре турында»гы законны без 1992 елда ук кабул иттек. Ә 2004 елда республика парламенты әлеге закон нигезендә «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм башка телләр турында» закон кабул итте. Республикада 2008 елда Дәүләтнең милли сәясәте концепциясе гамәлгә кертелде. Бу юнәлештә дәүләт программаларын үтәр өчен республика бюджетыннан ел саен бик зур күләмдә акча тотыла. Бер генә мисал китерәм. Күптән түгел, июль башында гына, республиканың ике телдә иң уңышлы эшләп килүче 50 балалар бакчасына берәр миллион сумлык һәм егермесенә бишәр йөз мең сумлык грантлар тапшырылды.

Дәүләт Советы, гомумән, татар теленең дәүләт теле буларак үсешен законнар белән тәэмин итү юнәлешендә күп эш башкара. Бу аңлашыла да, чөнки парламентта соңгы егерме биш ел эчендә милли әдәбият һәм сәнгатебезнең күренекле вәкилләре эшләде һәм эшләп килә: Сез телгә алган Туфан Миңнуллин, шулай ук Разил Вәлиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим...

Әлбәттә, без татар халкының киләчәген милли мәгарифне үстерү, милли мәктәпләрне саклап калу белән бәйләп карыйбыз. Шуңа күрә федераль үзәкнең милли үзенчәлекләрне юкка чыгаруга илтә торган инициативалары, гамәлләре бездә зур борчылу тудыра. Бердәм дәүләт имтиханнарын мәктәп укучыларының бары тик рус телендә генә тапшыруы белән дә, югары уку йортларында татарча белем алу мөмкинлеге булмау белән дә без килешә алмыйбыз. Хәл шуңа барып җитте ки, татар теле буенча фәнни диссертацияләрне хәзер русча яклаталар — эшмени бу?!

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты буенча сыйфатлы укытучылар әзерләү дә гаять кискен проблема булып тора. Башкалабыз Казан университетларында татар педагогик кадрлары әзерләнми хәзер, андый факультетлар Чаллы белән Алабугада гына калды. Шуңа күрә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм мили мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевның Милли педагогика институты зарурилыгы турындагы фикере белән мин тулысынча килешәм. Сыйфатлы һәм әзерлекле педагоглар булдырмый торып, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуны да яхшыртып булмаячак, татар теленең гомуми кулланылыш дәрәҗәсендә популярлыгы да үсмәячәк.

— Сез рәсми чыгышларыгызда, очрашуларда еш кына Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов исемнәрен атыйсыз... Гаиләгез белән театрларда еш күренәсез. Парламент Рәисенең, гомумән, китап укырга, әдәбият яңалыклары белән танышып барырга вакыты каламы?

— Әлбәттә, мин депутат язучыларның иҗаты белән яхшырак таныш, чөнки алар миңа якынрак бит. Классик әдипләр турында әйтеп тә тормыйм, аларның фикерләре, нинди генә чор булуга карамастан, һәрвакыт актуаль булып кала бит. Театр карап та, бүгенге язучыларның әсәрләрен укып та мин иҗатчыларның нәкъ менә шул сыйфатына игътибар итәм. Очрактан файдаланып, шуны әйтер идем: «Казан утлары» журналы татар әдәбиятын пропагандалауга да, язучыларыбызны барлауга да, милли әдәбият әсәрләрен саклап калуга да бик зур өлеш кертә. Бу матур сүзләр минем фикер генә түгел. Ул — татар халкының искиткеч зур хәзинәсе.

— Зур рәхмәт, Фәрит Хәйруллович! Сездә тормыш тәҗрибәсе дә, һөнәри, акыл тәҗрибәсе дә мулдан. Шуларны китап итеп язып, киң катлау укучылар белән уртаклашасыгыз килмиме?

— Дөресен генә әйткәндә, ниндидер дәрәҗәдә тәҗрибәм бар икән — мин аны яшереп, кайчан да булса мемуарлар язармын дип җыеп ятмыйм. Язган китапларым, мәкаләләрем шактый. «Татарстан Республикасы: иң яңа тарих. Вакыйгалар. Комментарийлар. Бәяләр», «Әтием турында хатирә», «Мөхәммәтшин. Беренче чыганак» һәм башкаларның барысында да күпмедер күләмдә минем тормыш юлым, дөньяга карашым, тәҗрибәм чагылган. Ә киләчәк турында сөйләгәндә, кем белгән, бәлки хатирәләр язылыр.

— Адәм баласы кем генә булмасын, аның язмышы туган халкы белән бәйләнгән. Һади Такташның «Җир уллары трагедиясе»ндәге Кабил: «Халкымның язмышында мәңгелек михнәт күрәм, кайдадыр очмак булам да, юл табалмый интегәм», — дип гаҗизләнә. Халкыбыз һәм республикабызның соңгы чирек гасырда ирешкәннәре үз юлыбызны табуны дәлилли кебек. Тагын 25 елдан Татарстанның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

— Купшы сүзләр сөйләп тормыйм. Үз илемне, республикамны, халкымны яратучы һәм хөрмәт итүче кеше буларак, Татарстанның киләчәген ничек күз алдына китерә алам инде мин? Әлбәттә, гөрләп яши торган республика, тормыш дәрәҗәсе мул булган халык, дус һәм тату гомер кичерүче милләтләр. Боларның барысына да бүген нигез салына, ул нигез нык, ышанычлы булыр, өметләребез акланыр дип ышанам.

Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.