төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Разил Вәлиев: “Белсәң ярый, ә белмәсәң?”

29 апрель 2016

“Ватаным Татарстан”, 29.04.2016

(46кб)

Бөек Тукайның туган көне җиткәч, барыбыз да татар теле дип дулкынланып алабыз. Сөйлибез, укыйбыз, татар баласының татарча җырлый алуына сөенәбез. Тик бәйрәм елга бер генә килә, ә татар теленең киләчәге нинди булыр? Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үзенең шул хактагы фикерләре белән уртаклашты.

– Узган гасыр башында татар теленең хәле, чыннан да, күп дигәндә ике йөз елдан соң юкка чыгачак, дип фаразларлык булган. Әлбәттә, моның иң төп сәбәпләреннән берсе – татар халкының берничә гасырга дәүләтчелектән мәхрүм калуы. 1920 елда Татарстан АССР төзелгәч кенә, дәүләт статусы бик чикле булуга карамастан, татар теленең үсеше һәм дәрәҗәсен ныгыту мөмкинлеге барлыкка килгән. Әйтергә кирәк, 1920-1930 нчы елларда татар теле шактый нык үсешкә ирешкән: эш кәгазьләре ике телдә башкарылган, газета һәм журналлар саны арткан, мәктәпләр, балалар бакчалары, театрлар ачылган... Ләкин шуннан соң ил җитәкчелегенең милли республикаларга һәм Союзда яшәүче халыкларның телләренә карата руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә үсеш туктала. Барлык халыкларны “совет милләте”нә берләштерү сәясәте Татарстанда милли мәктәпләр һәм матбугатның саны кискен кимүгә, союздаш һәм автономияле республикаларда эшләп килгән татарча театр һәм китапханәләрнең акрынлап юкка чыгуына китерә. Татар теленә ихтыяҗ һәм аны куллану даирәсе кысрыклана. Бары тик 1990 нчы елларда гына, илдә барган демократик үзгәрешләр йогынтысында, татар дәүләтчелеге яңарыш чорына керә.

Татар һәм рус телләренең дәүләт телләре буларак тигезлеген гамәлгә керткән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Законы һәм аны тормышка ашыру программаларының иң бөек казанышы, минемчә, республикада урнашкан тынычлык һәм үзара тату яшәү булды. Чөнки 90нчы елларда җәмгыять куйган таләпләрнең иң зурысы – татар теленә рус теле белән бертигез статус бирү иде. Ә бу сәяси таләпне игътибарсыз, җавапсыз калдыру Югославия яисә Донбасстагы кебек канкойгыч бәрелешләргә, чечен сугышы кебек фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде.

Бүген исә мин, хаклы рәвештә, татар теленең ике йөз елдан соң юкка чыгу мөмкинлеге турында фаразлар акланмады, дия алам. Соңгы елларда татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә бик күп эшләр башкарылды: туган телдә сөйләшүчеләр саны артты, татар телендә эшләүче һәм аерым фәннәрне татарча укыта торган мәктәпләр һәм гимназияләр саны 785кә җитте, республикада яңа татар балалар бакчалары ачылды; тәүлек буе эфирга чыгучы “Татарстан – Яңа гасыр” телекомпаниясе булдырылды, аның “ТНВ-планета” каналын бөтен дөнья татарлары карый ала; республикада татарча 80 газета һәм 34 журнал чыга; татар театры һәм сәнгатенең даны дөньяга таралды; ел саен дәүләт ярдәме белән татар телендә дистәләгән әдәби һәм фәнни китап бастырыла. 1992 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән оештырылган Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүгә зур өлеш кертә.

Ләкин шул ук вакытта, никадәр генә тырышсак та, татар теленең тулы хокуклы дәүләт теле булып бетмәвен танырга кирәк. Моның сәбәбе һаман шул – нәтиҗәле һәм эчтәлекле чын дәүләтчелегебез әлегә яралгы хәлендә генә калып килә. Ә тел ул дәүләтчелек белән бәйләнештә үсә.

Татар теленең статусын ныгыту юнәлешендә дәүләт хакимияте әлегә җитәрлек эшләп җиткерми. Мәсәлән, милли кадрлар әзерләүнең эзлекле системасы юк, телләр турындагы законны һәм татар телен үстерү программасын тормышка ашыруның механизмы эшләнмәгән. Бу нәрсәне аңлата?

Барлык уку йортларында татар телен рус теле белән тигез күләмдә укытуны һәм татар милли мәктәпләрендә барлык фәннәрне татарча өйрәтүне таләп итсәк тә, икенче яктан, без моның өчен мөмкинлекләрне кысканнан-кыса барабыз. Бер мисал: Казан университетында атаклы татар филологиясе факультетын яптылар. Шулай итеп, республиканың иң зур югары уку йортында татар теле арткы планга күчерелде. Һәм мондый хәл, ни кызганыч, башка уку йортларында да күзәтелә. Туган телебезгә мондый карашның нәтиҗәсе буларак, мәктәпләрдә һәм һөнәри уку йортларында татар теле укытучылары һәм фәннәрне татарча өйрәтүче белгечләр җитми. Кичекмәстән мондый вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә кирәк! Милли кадрлар әзерләү мәсьәләсендә шулай ук дәреслекләр проблемасы да аерым игътибарга лаек. Хәзерге вакытта гамәлдә булган дәреслекләрнең күпчелеге искергән, алар катлаулы, татарча сөйләшергә өйрәтә алмый, укучының җанын биздерә торган теоретик биремнәр белән тулган. Шуңа күрә аларны камилләштерергә һәм мөмкин кадәр гадиләштерергә кирәк.

Тагын бер проблема кадрлар әзерләү белән бәйле. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләүчеләр өчен икетеллелек таләпләре һәм шуңа бәйле кызыксындыру чаралары турында кагыйдәләр һаман юк. Ягъни башкарма хакимият органнары тарафыннан “Татарстан халыклары телләре турында”гы Законны гамәлгә ашыручы камил механизм эшләнмәгән. Әгәр дәүләттә эш кәгазьләре, документлар бер телдә генә языла икән, ул оешмаларда эшләүчеләр халык белән рус телендә генә аралаша икән – ике дәүләт теле тигез хокуклы дип әйтеп буламы? Әлбәттә, юк!

Тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылсаң да, хәзерге вакытта татар теле, дәүләт теле буларак та, республика халкының күпчелегенең туган теле буларак та, рус теленә нык оттыра. Чөнки дәүләт тарафыннан аңа ихтыяҗ тудырылмый. Хастаханәләрдә, кибетләрдә, спорт сарайларында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда, рекламада, электрон мәгълүмат кырында татар теленә караш – “белсәң ярый, белмәсәң дә зыяны юк” дәрәҗәсендә.

Хакимият органнарына татарча мөрәҗәгать иткән кешегә җавапны, бирсәләр дә, русча гына бирәләр. Мәктәпне татарча тәмамлаган баланы бердәм дәүләт имтиханын русча тапшырырга мәҗбүр итәләр. Югары уку йортына керә алган татар баласын анда русча гына укыталар. Кайда соң монда Конституциябез игълан иткән тигезлек? Кайда туган телдә белем алу иреге?

Дәүләт телләренең тигезлеге туында сөйләгәндә, аеруча шуңа басым ясыйсым килә: татар теленең дәрәҗәсен законда каралган югарылыкка күтәрү рус теленең мөмкинлекләрен һәм кулланылышын киметү хисабына эшләнергә тиеш түгел һәм ул алай эшләнә дә алмый. Сүз бары тик ике дәүләт теленең чын мәгънәсендә тигезлегенә ирешү турында бара. Иң зур гаделлек – тигез хокук һәм тигез мөмкинлек ул. Барлык дини китапларда язылган бу изге канун телләр тигезлегенә дә кагыла. Чөнки гаиләдәге ике кешенең берсе икенчесен аңламаса яисә аны хөрмәт итмәсә, анда бернинди тынычлык, туганлык булмаячак. Бер-берсенең телен һәм рухи дөньясын аңламаган күршеләр дә дуслаша алмаячак. Дүрт миллионга якын кеше яши торган Татарстан исә барыбыз өчен дә уртак йорт, уртак гаилә булсын өчен, анда яшәүчеләр бер-берсенең телен аңларга, бер-берсенең тарихын өйрәнергә, гореф-гадәтләрен белергә, мәдәниятен һәм динен хөрмәт итәргә тиеш. Ә телләрнең тигезлегеннән башка халыкларның тигезлеге дә тәэмин ителмәгән килеш калачак. Туган теле икенче планга күчерелгән халык үзен гел кимсетелгән халык итеп тоячак. Без менә шул вәзгыятьне төзәтергә телибез.


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:


07 июнь 2017 :: Андрей
Равноправие языков невозможно без системы ответственности за незнание языка.
25 май 2016 :: Марат
Раз татарский язык является государственным в Татарстане, то он должен соответствовать данному статусу... А пока он не в полной мере соответствует этому! Взять только ЕГЭ. Почему в национальных республиках ЕГЭ сдают только на одном языке русском!?
25 май 2016 :: Вера
Я поддерживаю Татарстан в вопросе поднятия статуса татарского языка... Сегодня татарский хоть и имеет статус государственного, но он сильно уступает русскому и говорить о равноправии сейчас ещё рано! А Дмитрию раз вы живёте в Татарстане ( согласно федеральной конституции и конституции Татарстана- Татарстан государство) вы обязаны знать государственные языки, а не нравится, добро пожаловать в регионы где татарский не нужен... Я русская и изучаю татарский через сайт " Ана теле"!
24 май 2016 :: Дмитрий
Очень плохо, что татарский язык преподается в школах РТ всем без разбора. Татарам он конечно необходим, плохо не знать свой родной язык. Но для чего он нужен русским детям? Зачем им забивать голову, предметом который им не нужен. Это неизбежно приводит к дополнительной нагрузке на родителей, необходимости найма репетиторов, потери времени, которого в школах и так всегда не хватает. Кому и для чего все это надо? С этой точки зрения - для чего тогда ограничиваться только школой, давайте учить уже и всех взрослых граждан РТ? Для чего в РТ устроили эту "обязаловку"?
11 май 2016 :: Илье
О чем Вы говорите,когда в славном КФУ закрыли татарский факультет,а сейчас перестали готовить учителей точных наук на татарском языке,идёт процесс закрытия и переименования татарских кафедр.
11 май 2016 :: Илья
Ну тогда Валееву не надо было так однозначно говорить что в Татарстане нет возможности получить высшее образование на татарском, пример КГАСУ опровергает принципиально слова Валеева. Я не знаю как обстоят дела с обучением на татарском в других вузах, но опять же, пример КГАСУ говорит о том что никто не мешает и другим вузам последовать примеру КГАСУ, т.е. вопрос находится на местном уровне, все законы есть, нужна добрая воля самих руководителей вузов, к тому же Валееву, Минобру Татарстана.
11 май 2016 :: Илье
Да,в КГАСУ одна группа студентов, около 20человек, по инициативе преподавателей некоторые предметы изучают на татарском языке. В этом они показали хороший пример другим вузам. Что сказать,молодцы! Но в Татарстане около 200 тысяч студентов! Сравните числа 200000 с 20!? Поэтому Валеев абсолютно прав в том,что в республике нет возможности получения высшего образования на родном татарском языке.
10 май 2016 :: Илья
"Высшее образование татарские дети могут получить только на русском языке. " Вот тут Валеев ошибается---Эта цитата с сайта КГАСУ---
На пороге третьего тысячелетия татарский язык стал вторым государственным языком Республики Татарстан, а в вузах РТ началось преподавание на татарском языке. Наиболее активными участниками этого движения стали преподаватели технического вуза − Казанского государственного архитектурно-строительного университета (КГАСУ). Как оказалось, именно техническая интеллигенция смогла осознать объективную необходимость использования татарского языка не только в гуманитарном, но и в техническом образовании и в научной деятельности.

Практически с самого начала обучение на татарском языке в КГАСУ ведется на билингвальной основе, ставящем своей целью подготовку инженеров-строителей, использующих в профессиональной деятельности оба государственных языка Республики Татарстан. Тем самым осуществляется интеграция национальной системы образования в профессиональное образование. Одновременно ведется работа по терминологическому обеспечению татарского языка, совершенствованию научного стиля, т.е. идет работа по развитию самого татарского языка.
05 май 2016 :: Диляра
Прекрасная статья!

Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.