төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар



Нәсел саклаучы Рәхмәтуллин

24 ноябрь 2016

“Ватаным Татарстан”, /№ 168, 12.11.2016/

(62кб)

Депутатлар турында махсус язмалар әзерләүне күптән уйлап йөрдем. Халык аларны белеп бетерми, белсә дә, кайберәүләр күңелендә “халык хезмәтчеләре” турында тискәре фикер яшәп килә: бушка акча алып яталар, янәсе, бер эшләре дә юк. Мин депутатларны күккә чөеп мактарга да, бетереп ташларга да җыенмыйм, бары тик укучыларыбызны алар белән якыннанрак таныштырып барасы килә.

Бүген әңгәмәдәшем итеп Рауил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллинны сайлап алуым очраклы түгел. Беренчедән, аны Кукмара районы башлыгы вакытыннан ук белә идем, шуңа күрә гәпләшеп утыру җиңелрәк булыр дип уйладым. Икенчедән, бүгенге парламентта, Разил Вәлиевтән кала, татарча чыгыш ясаучы бердәнбер депутат ул. Зоотехник, колхоз рәисе, “Сөт комбинаты” директоры, район башлыгы булып эшләп депутатлыкка килгән Рауил Шәйдәүләт улы ни өчен “Телләр турында”гы Законыбызга шул хәтле тугрылыклы да, милли хисләрне күңелендә ни өчен кадерләп саклый икән соң?

Аның эш бүлмәсендә нәсел шәҗәрәсе эленеп тора. Моңа артык игътибар итмәгән дә булыр идем, әмма депутатлар бүлмәсендә нәсел агачын бик еш күрергә туры килми. Рауил Шәйдәүләт улы сүзен дә ерак бабаларыннан башлады. Аларның һәрберсе турында шактый мәгълүматлы иде ул. Мин исә бераз оялып утырдым, кая инде җиде бабамны белү? Сүзне икенчегә борырга теләп: “Исемегез сәеррәк, татарда “Рауил” дигән исем юк бугай бит”, – дидем. Бактың исә аның исеме Равил икән, үзе әйтмешли, 3-4 класс белемле силсәвит кешеләре ничек ишетелсә – шулай язып куйганнар.

Ә менә фамилиясе... Алар нәселендә “Рәхмәтуллин” фамилияле башка берәү дә юк икән, әтисе дә, балалар да “Сабиров” булып йөри. Хикмәт шунда, Рауил әфәнденең хатыны ягыннан бабасы – Рәхмәтулланың өч ир баласы да Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Шуннан соң ул Рауилнең әтисенә: “Кияү, бүтән ир балам юк, нәсел бетә бит, минем исемне фамилия итеп улыңа яздыр әле”, – дигән. Рәхмәтулла бабасы белән горурлана Рауил әфәнде. “Бабам бик булдыклы, һөнәрле кеше булган. Кибет тоткан, чүәк теккән, үз җирендә үз комбайны белән эшләгән. Ачлык елларны авыл халкына икмәк, алабута орлыклары өләшкән”, – ди. Шуңа күрәдер, “раскулачивание” дигәннәре яный башлагач халык Рәхмәтуллага авылдан бераз югалып торырга киңәш иткән. Берәү дә сатмаган, органнарга “җәвит” итмәгән бит! Мин Рауил әфәнденең нәсел барлап яшәве белән ана телебезне кадерләп саклавы арасында эчке бер бәйләнеш сизәм.

Бәндә баласының сыйфатлары, гадәтләре җиде буынга хәтле күчеп бара диләр бит. Кеше белән уртак тел таба белү, эш сөю, әти-бабаларына, туган телгә, татарның иң күркәм гадәт-йолаларына хөрмәт кебек сыйфатлар әнә шул геннардан, татарча әйтсәк, каннан киләдер. Аның әнисе Мусалия дә утыз еллап абыстайлык иткән. Мин очрашканда Рауил әфәнденең кайгылы көннәре иде: әнисе вафат булып, җидесен үткәрергә йөри иде ул.

– Әниегез аерым яши идеме?

– Юк, безнең белән. Әни кешене ничек ялгыз калдырасың инде. Ана бит ул...
– Сезнең улларыгыз да вафат булган икән. Исегезгә төшергән өчен гафу итегез инде.

– Язмыштырмы бу, юктырмы, тугач та үлделәр, табиблар дөрес карамаган диделәр. Берсе – Габдулла, икенчесе Шәфигулла исемле иде. Бер кыз белән калдык. Ярый әле Ходай ике онык бирде, берсе Кәрим, икенчесе Әмир исемле.

– Улларыгызның да, оныкларыгызның да исемнәре чын татарча, үзебезчә икән.

– Исем кешенең характерына, үз-үзен тотышына да йогынты ясый диләр бит. Анысы да бардыр, әмма, мин кеше тәрбияләүдә гаиләне һәрвакыт беренче урынга куям. Милли хисләр тәрбияләүдә дә, әлбәттә.

– Бу хакта күп сөйлиләр инде.

– Сөйләвен сөйлиләр дә, әмма шул күп сөйләүчеләрнең гаилә хәлләре турында кызыксынганыгыз бармы? Балалары, оныклары татарча белә микән? Кайберләре: “Рус мохитендә яшәргә туры килә бит”, – дип акланалар. Чит илләрдә гомер итүче кардәшләребез нинди мохиттә яши соң? Ана телен белмәгән кешене гарип дип саныйм мин.

– Мохит димәктән, сез эшләгән Кукмара районы милли яктан шактый чуар бит. Рәсми тел нинди иде?

– “Татар” дисәм ышанасызмы? Иң кызыгы мине, 30 яшьлек белгечне, татар, рус, удмурт, мари яшәгән “Интернационал” колхозына рәис итеп куйганнар иде. Миллилегемне сынау булды ул еллар. Нәрәд бирүне, җыелышларны нинди телдә алып барырга? Ике уйлап тормадым, ана телемне сайладым. Иң куанычлысы, “русча, яки удмуртча сөйлә, аңлашылмый бит” дип ник бер кеше әйтсен! Алай гына да түгел, халык татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә иде, удмуртлар еш кына кайбер татарны да уздырып җибәрәләр иде.

Сабантуйларын да, нигездә, татарча алып бардым, кайчагында башка милләт теленә дә күчеп ала идем. Башкаларның телен, милләтен, үзен хөрмәт итсәң, сиңа берәү дә үпкәләми, үзара сугыш-талаш та чыкмый.

– Кукмараның алдынгы районнардан саналып йөрүендә әнә шул дуслыкның өлеше дә зур булгандыр әле.

– Әлбәттә, “Гаугалы йортта бәрәкәт булмый” дип юкка гына әйтмиләр. Халык белән аңлашып яшәдек, аңлашып эшләдек. Бер мисал гына китерим әле.
Мин рәислек иткән “Интернационал” колхозы иң арттагы хуҗалыкларның берсе иде. Язгы-көзге кыр эшләренә йә техника, йә ягулык җитми. Хәтта терлекләргә кышка печән дә әзерләми торган булганнар. Шуннан халыкка әйттем: “Җәмәгать, һәр ун чүмәлә печәннең икесе үзегезгә бушлай булыр”, – дидем. Башта ышанмадылар, әмма печәнгә төштеләр. Икенче елны инде печән өсте җиткәндә авыл кешеләренең төрле җирдә яшәүче балалары, туганнары кайта башлады, печән өсте ниндидер матур бер бәйрәмгә әйләнде.

– Кукмара халкы милли яктан шактый чуар дигән идек. Дин тормышыбызга кире кайта башлагач, мәчет-чиркәүләр төзүгә керешкәч үпкәләү-рәнҗүләр булмадымы?

– Район башлыгы итеп куйгач күп тә үтмәде, бүлмәмә муллалар килеп керде. “Инде 20 ел мәчет салабыз, эшнең очы-кырые күренми, булыш әле, энем!” – диләр. “Ярый, төзербез”, – дип әйтсәм, бу алдау булыр иде. Шуңа күрә: “Моңа районның гына көче җитми, югарыдагы җитәкчеләр белән сөйләшермен”, – дидем. Өч көн узды микән, юк микән, поплар килеп кермәсенме? “Чиркәү кирәк”, – диләр. Аларга да кәсебенә керешергә вәгъдә бирдем һәм ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменә хат-гозер әзерләп куйдым. Бер баруымда президентка шул турыда сүз дә кузгаттым. Минтимер Шәрипович нәрсә диде дисезме? “Рауил, син башта чиркәү сал инде”, – диде.

– Үзебезнең татар үпкәләмәс дип уйлагандыр инде.

– Ни уйлаганын белмим, әмма чиркәү төзү турындагы документларга кул куйды. Өстәп, ул чактагы Премьер-министрыбыз Рөстәм Миңнеханов та акча бирде. Җитмәгәнен халык үзе өстәде. Шулай итеп чиркәвен дә, мәчетен дә салдык. Һәр икесенә бөтен милләт вәкилләре акча бирде, эшмәкәрләребез дә булышты.

– Район-авылларда мәчетләр, чиркәүләр һаман төзелә тора. Ә халык ничек йөри, кызыксынганыгыз бармы?

– Дөресен әйткәндә, гыйбадәтханәләргә кеше аз йөри әле. Мине борчыган ике нәрсә бар. Беренчесе – мин ислам динен генә алам инде, диннең бизнеска, акча җыюга таба авыша башлавы. Икенчесе – муллаларның дин нигезен төпле белмәве һәм шушы наданлык халыкның диннән күңеле кайтсын өчен бер сәбәп булырга мөмкин. Менә мин Коръәнне тулысынча укып чыктым, тәмам үзләштердем, өйрәнеп беттем димим. Шуны аңладым, Коръән – безнең яшәү рәвеше һәм моны аңлату өчен дин әһелләре тирән белемле булырга тиеш.

– Сез намазда түгелдер?

– Намазда. Кызым Алсу, киявем, хатыным да – намазда.

– Хатын димәктән, кайбер җитәкчеләрнең гаиләсе “ир – баш, хатын – муен” дигән әйтемгә тугрылыклы булып яши. Ягъни башны муен теләсә кайсы якка бора дип әйтүем.

– Төрттерүегезне аңладым. Мин хатыным – Заһидәгә бик рәхмәтлемен. Гомер буе тыйнак булды. Минем эшемә беркайчан да кысылмады. Эшкә матур итеп озатып калды, кайтканда каршы алды. Бүген дә шулай. Өй яны хуҗалыгында да бергә эшләдек: сыер, сарык, каз асрадык, әле сугымлыкка өч үгез дә тота идек. Аннан: “Кеше фәлән алган, төгән алган...” – кебек сүзләрне беркайчан да ишетмәдем.

– Район башлыгы урыныннан китү кыен булмадымы?

– Мин урынга ябышып ятмадым. Без – атнасына җиде көн эшләп өйрәнгән буын һәм, дөресен әйткәндә, бераз ардырган иде дә. Икенчедән, миңа: “Рауил, озакламый сиңа 65 яшь тула, барыбер китәргә туры киләчәк, депутатлыкка бармыйсыңмы? Мәҗбүр итмибез, эшлим дисәң, эшлә”, – диделәр. Депутат булуны үз өстемә зур җаваплылык алу дип кабул итәм мин. Бит безнең артта меңләгән халык.

– Сез закон текстларын тәңгәлләштерү буенча комиссия рәисе. Халыктан: “Законнар ни өчен татарча да язылмый?” – дигән сүзләр ишеткәнегез юкмы?

– Бар, әлбәттә. Бездә ике дәүләт теле дә бердәй эшләргә тиеш. Тик, минем уйлавымча, бездә, парламентта дип әйтүем, законнар язу өчен татар телен камил белүче белгечләр җитми. Законнар язарга читтән кеше чакырта алмыйбыз бит инде. Кайчандыр лингвистика үзәге оештыру турында сүз булган, әмма ул сүздә генә калган. Ул үзәкне хәзергә тәрҗемә бүлеге алыштыра инде.

– Ә нишләргә?

– Бу сорауга кистереп кенә җавап бирүе кыен. Иң элек бездә татар теленә ихтыяҗ тудырырга кирәк. Ә моның өчен һәр татар үз теле өчен җаваплылык тоярга тиеш. Әгәр парламентта Разил Вәлиевтән кала тагын бер генә депутат – Рауил Рәхмәтуллин гына татарча чыгыш ясый диләр икән, моңа борчылырга кирәк. Депутатларыбызның иң күбе – татар. Шуларның егерме-утызы гына булса да үз телендә чыгыш ясаса иде. Үзебез телләр турында закон чыгарабыз, үзебез шуны үтәмибез.

– Һәм моның өчен кешене җавапка да тартып: “Ник татарча сөйләми¬сең?” – дип депутатның авызына да сугып булмый.

– Горурлык җитми, горурлык. Шәхсән үзем өчен туган нигез, туган як, туган тел, әти-әни, әби-бабай кадере, милләтем белән горурлану – буш сүзләр түгел.

Рауил әфәнде белән саубуллашу алдыннан нигәдер икебез дә стенадагы шәҗәрәгә күз салдык. Бер уйлаганда, һәр нәсел татар дигән халыкның аерылгысыз бер өлеше бит.

Автор – Риман Гыйлемханов

“Ватаным Татарстан”, /№ 168, 12.11.2016/


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз:



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.