Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар

Халык арасында эшләгән депутатны кешеләр таный

23 декабрь 2016

“Ватаным Татарстан” газетасы, №190, 2016 елның 21 декабре

(41кб)

ТР Дәүләт Советында Коммунистлар партиясеннән кемнәр генә депутат булмады! Килә тордылар, китә тордылар... Ә Хафиз Миргалимовның депутатлык стажы инде 12 елдан артып китте. Вакыт әллә ни үзгәртмәде аны: һаман да шул “таш астыннан чыккан” үтә тере, тиктормас Хафиз булып кала бирә. “ВТ”да аның сабакташлары эшли. Университетта укыганда “братлар белән фәләнне эшләдек, төгәнне эшләдек” дип еш сөйләгәннәрен бүген дә хәтерлиләр. “Бик туган җанлы иде ул”, – диләр. Х.Миргалимов белән әңгәмә әнә шул хакта башланып киткән иде дә инде.

– Мин Чирмешән районы, Бәркәтә авылыныкы. Гаиләдә сигез бала үстек, җиде егет, бер кыз. Бердәмлек – әти-әни тәрбиясе инде. “Дус яшәгез!” – дип тукып тормадылар. Әмма бердәм булмасак, зур гаиләне алып барырга кыен буласын сиздерәләр иде. Әти-әни гел эштә. Әнием Камилә колхозда чөгендер икте, әтием Гаяз – балта остасы. Кулыннан килмәгән эш юк иде аның. Ишек-тәрәзәләр дә эшләде, идән-түшәмнәр дә җәйде, бура да бурады. Авылда хөрмәтле кешеләр булдылар. Безне һәр эшкә күңел салып, җиренә җиткереп, җаваплылык тоеп эшләргә өйрәттеләр.

– Алдагы тормыш юлында арттан этүче булдымы? Сез – мишәрләр, бердәм халык бит. Аннан сезне университетта укыганда ук гел лидерлыкка омтыла иде диләр.

– Бердәм дә, ну бик үҗәт тә бит ул мишәр. Һәр эшкә үҗәтләнеп тотына, үҗәтләнеп эшли. Тормышта арттан этүче-төртүчем булмады. Лидерлыкка омтылу дигән уй башка да кереп карамады. Мондый сыйфат, бәлки, кечкенәдән бөтен эшне үземә башкарырга туры килү, мөстәкыйль булу белән бәйледер.

Хафиз Гаяз улының, инде коммунистлар партиясенең абруе әкренләп төшә, “коммунизм” дигән идеаль җәмгыятьнең матур бер хыял гына икәнлеге ачыкланган бер заманда, университетның фәнни коммунизм бүлегенә укырга керүе гаҗәп тоелды. Ул бу адымын мәктәптә укыганда ук тарих дәресләрен яратуы белән аңлатты үзе, әмма мине бик ышандырып бетерә алмаган иде. Сөйләгәннәрен тыңлый торгач, башыма барып җитте кебек. Барысы да ишле гаиләдә тәрбияләнү, үзең эшләп ашарга, бер-береңә булышып яшәргә өйрәнү нәтиҗәсе түгелме соң? Мондый гаиләдә бала күңеленә гаделлек орлыклары да бик иртә салына. Бу сыйфатларны Хафиз хәзер җәмгыять дәрәҗәсенә күтәрү уе белән яши һәм эшли кебек. Хәер, гаилә тәрбиясенең җәмгыять тормышында нинди зур роль уйнавын бүген дә һәркем таный.

Хафиз иптәшнең партия эшенә кереп китүе дә, үз партиясе исеменнән депутатлыкка баруы да очраклы түгел. Университетны тәмамлап, Чаллыда “Камдорстрой” трестында эшли башлагач, аны трестның комсомол оешмасы җитәкчесе итеп билгелиләр, аннан комсомол райкомына алалар. Мондагы беренче эш көннәрен кызык итеп сөйли ул: “Трестта эш сәгате кичке биштә бетә иде. Биш, алты, җиде тулды, халык һаман китми. Кичке сигезләрдә өйгә кузгала башладылар. Хатыным Фәйрүзә шалтырата: “Кая югалдың соң син?” – ди. “Монда ненормированный эш көне икән бит”, – мин әйтәм. Менә шул көннән бүгенгә хәтле эш көнем “ненормированный” инде минем”, – ди.

Чир китә, гадәт китми дигәндәй, Миргалимов бүген дә бүлмәдә утырып эшләүче чиновник түгел. Бу уңайдан моннан озак еллар элек депутатлыкка кандидат булган берәү белән сөйләшеп утыруым искә төште. Бик абруйлы кеше ул, бүген дә исән-сау, шөкер. Менә шул: “Депутатның эше – законнар язу. Ул кемгәдер фатир алырга, кайсыдыр авылда күпер төзәтергә яки юл салдырырга булышып йөрергә тиеш түгел”, – дигән иде. Моны Хафиз Гаяз улына да әйттем. Әлбәттә, бик аптырады ул. “Дәүләт Советы депутатлары” дип аталсак та, без бит – халык вәкилләре. Халык безнең өчен тавыш бирә. Законнар да бит яшәешебезнең һәр өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрне көйләү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максаты белән эшләнә. Без – халык белән хакимият арасында арадашчы да. Кешегә ярдәм итмәү аның безгә булган ышанычын акламау була түгелме соң?” – диде.

Бүген парламентның КПРФ фракциясендә нибары өч депутат. Бөтен халыкка барып җитү өчен Татарстанны өч өлешкә бүлгәннәр. Районнарда халыкны кабул итү өчен “анда бер, айга бер” генә юлга чыкмыйлар. Әле сөйләшеп утырганда да сәгатенә караштыргалады Хафиз иптәш. “Ашыгасыңмы әллә?” – дигәч: “Әйе, Мөслимгә, Чаллыга барасы бар, Фәрит Хәйруллович әйтте”, – ди.

– Парламент рәисе кушкач бармый хәлең юк.

– Ә нәрсә? Мин оппозициядәге партиядән, дип гел киресен сукаларга тиешменмени?

– Сезне болай да хакимият җырын җырлауда гаеплиләр түгелме?

– Андыйлар да бар. Безнең илдә – бер хакимият, һәм без халык файдасына шул хакимият белән бергә эшләргә тиешбез. Изге эшнең партиясе була алмый.

– Шулай да, нәкъ менә коммунистлар партиясе исеменнән депутатлыкка баргансыз.

– Депутат булу уе ике ятып, бер төшемә дә керми иде. Чаллыда эшем дә яхшы иде. СССР таркалу, партия бетерелүне авыр кабул иттем. Зур трибунадан, Коммунистлар партиясе бетте, дип игълан итеп кенә кеше күңелендәге уйларны тамырыннан йолкып алып ату мөмкин түгел бит ул. Аннан соң, табигатьтә дә, җәмгыять тормышында да баланс, ягъни тигезләнеш кирәклеген һәм үсешнең, диалектика законнары буенча, каршылыклар аша барырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Без Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда җыелыш үткәрдек. 1996 елда КПРФка кушылдык.

Мине Чаллы партия комитетының беренче секретаре итеп сайладылар. 2004 елны партия исемлеге буенча депутатлыкка тәкъдим иттеләр. Үз гомеремдә мине бу эшкә куегыз, ”мине шунда сайлагыз”, дип бер мәртәбә дә тавыш куптарып йөрмәдем. 2007 елда Г.Зюганов тәкъдиме белән парламентыбызда фракция җитәкчесе итеп расландым. Кыскача менә шул.

– Дөресен әйткәндә, КПРФның абруе соңгы елларда бик күтәрелми. Парламентта да әллә ни майтара алмыйсыз кебек.

– Сан ягыннан аз булганга, безгә сыйфат ягын күбрәк кайгыртырга кирәк. Безнең һәрберебез 20-25 кеше өчен эшләргә мәҗбүр. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга: “Халык арасына ешрак чыгыгыз!” – дип әйтә килә, ә безнең кайтып кергән юк. Татарстаныбыз илдә иң абруйлы төбәкләрнең берсенә әй­ләнде. Әмма җитешсезлекләр дә, кул җитмәгән эшләр дә шактый бит әле. Без алар турында җитәкчелеккә халык сүзен җиткереп торабыз.

– Ә җитәкчелек нишли, колак саламы?

– Мин җитәкчеләребезгә хөрмәт белән карыйм. Мәсәлән, Президентыбызга да берничә мәртәбә хат язган булды. Рөстәм Нургалиевич бер генә үтенечне дә кире какмады. КПРФка түгел, сайлаучыга булышуын аңлаган җитәкчеләргә рәхмәттән башка ни әйтәсең инде?!

Рәхмәт дигәннән, Хафиз Гаяз улы бер гыйбрәтле хәл сөйләде әле. Каян икәнен әйтеп тормыйм, бер районнан хат килгән моңа. Сугыш ветеранының тол хатыны, бер әби: “Улым, йортыбыз тузып бетте, кышка керсәк, туңып үләрмен, ахрысы, килеп карап кит әле!” – дип язган.

Х.Миргалимовның үзе тотып карамыйча ышанмый торган егет икәнен беләм. Барган бу әлеге районга. Комиссия карарын укыган. Анда йорт нибары 20 процентка тузган дип язылган. “Бүрәнәләре шул хәтле черегән, кайбер урыннарда бармак төртсәң, бармак кереп китә иде”, – ди Хафиз Гаяз улы. Район җитәкчелегенең битарафлыгын сизгәч, ул иң югары оешмаларга мөрәҗә­гатьләр юллаган. Әлеге кыйссаның ахыры болай: бер тапкыр яңадан шул районга баргач, урамда: “Әй, Миргалимов...” дип кычкырган тавыш ишетә ул. Әйләнеп караса – теге әби моңа таба кызулый. Үзе бертуктамый рәхмәтләр укый.

– Сиңа рәхәт булып киткәндер инде.

– Миңа гына рәхмәт әйтте дисезме? Юк, депутатларга, Фәрит Мөхәммәтшинга, Рөстәм Миңнехановка, Владимир Путинга рәхмәтләр укыды ул. Чөнки федераль программа буенча район үзәгеннән аңа менә дигән фатир биргәннәр, ә авыл бакчасында бәрәңге, төрле яшелчә үстереп, матур гына яшәп ята икән әбиебез.

Ел ахырында депутатлар хисап тота, ниләр эшләгәннәре турында бәйнә-бәйнә сөйлиләр. Хафиз Гаяз улының, мин шулай эшләдем, дип күкрәк сукканын күргәнем юк. Үзеннән сорагач, әйтә, әлбәттә. Тик бернинди мактау өмет итми. Аның белән сөйләшеп утырганга да ике атнага якын вакыт узды, инде шул арада әллә ничә күрештек. Хәтта: “Мәкалә яздыңмы, кайчан чыга?” – дип тә сорамады. Ике көн элек кенә тагын күрештек. Мин: “Нихәл?” – дим. Ул: “Әйбәт, һаман да көрәшәбез”, – ди.

– Кем белән, нәрсә өчен?

– Көрәшнең башы гына була, ахыры булмый, – диде дә елмаеп куйды.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәгез:

Исемегез:
Сезнен фикер:
Код языгыз: